Изге Коръәндәге фәнни ачышлар
Җомга вәгазе

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, бүгенге вәгазебез Изге Коръәни-Кәрим китабы белән дәлилләнгән фәнни ачышлар турында булыр.
Аллаһы Раббыбыз Үзенең китабында Коръәннең илаһи килеп чыгышын раслаучы галәмәтләрне күрсәтергә вәгъдә итә. Әлбәттә, Коръән табигый яки техник фәннәр проблемаларына багышланган фәнни хезмәт түгел ул. Ләкин анда телгә алынган география, геология, астрономия, химия, физика, биология, медицина һәм башка фәннәр белән бәйле фактлар хәзерге галимнәрне Коръәннең фәнни потенциалы кешелек дөньясына иңдерелгән чорга ирешкән белем дәрәҗәсеннән күп тапкыр артыграк булуын танырга мәҗбүр итә. "Аларга офыкларда һәм үз нәфесләрендә аятьләребезне күрсәтәчәкбез дә, алар беләчәкләр ки, ул (Коръән) хак. Синең Раббыңның һәрнәрсәгә шаһит булганы җитәрлек түгелме?” (“Фуссыйләт”, 53).
Коръәни-Кәрим китабы сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) VII нче гасырда иңдерелә. Һәм бу белемне Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең сәхабәләренә тапшыра. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) вәхи алган заманнарда гарәпләр әдәбиятта һәм шигърияттә бик оста була. Алар еш кына шигъри конкурслар оештырып, үз телләрен камиллек дәрәҗәсенә җиткерәләр. Ләкин Коръән юлларын ишеткәч, алар телнең искиткеч матур һәм сәнгатьле булуына шулкадәр гаҗәпләнәләр ки, кайбер галимнәр Коръәннең кешеләргә йогынтысын тасвирлап, аның тылсымлы тәэсиренә ишарә итә. Ул чор кешеләренең телне белү осталыгы югары дәрәҗәдәге камиллеккә ирешкәнгә, Коръәннең лингвистик үзенчәлекләре аның илаһи килеп чыгышының төп дәлиленә әверелә була.
Без фән гасырында яшибез. Аның тиз үсеше нәтиҗәсендә кешелек дөньясы күп уңышларга иреште һәм фәнне хакыйкатьне эзләүдә төп чара итеп куллана. Әмма Коръән үзенең гаҗәеп табигатенең өзлексез булуы һәм аңарда моңарчы күрелмәгән белем күләме белән бүген дә бу чыннан да иҗат итүче сүзе һәм аның белеменнән бернәрсә дә яшерелмәгән булуын исбатлый.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Ий, Аллаһының Рәсүле! Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештер! Әгәр Коръән хөкемнәрен ирештереп бетерсәң, Аллаһы йөкләгән пәйгамбәрлек бурычын үтәгән булырсың, әмма ирештереп бетермәсәң – пәйгамбәрлек бурычын үтәмәгән булырсың” (“Аш яулыгы”, 67).
Ул заманда фән примитив дәрәҗәдә була әле. Кешеләр кояшның җирне урап узуына һәм җирнең китларга ябышкан булуына чынлап торып ышана. Шул наданлык фонында Коръәни-Кәрим китабы иңдерелә, анда төрле өлкәдәге фәнни фактлар турында сөйләнелә. Әмма Коръән ул гыйльми китап түгел, ул - Аллаһы Тәгалә кисәтә торган изге китап, анда алдагы тормыш, Кыямәт көне, кылган гамәлләр өчен җаваплылык турында гыйбрәтле хикәяләр һәм үткән буыннар тарихы, кешенең эчке дөньясы хакында бәян ителә, гыйбрәтләр һәм искәрмәләр китерелә.
Кемдер, Коръән тексты яңа ачышлар белән бергә үзгәрергә мөмкин, дип әйтер. Ләкин бу мөмкин эш түгел, чөнки Коръәни-Кәрим Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) исән чакта ук языла. Аның үлеменнән соң берничә ел узгач язылган күчермәләрнең берсе хәзер Үзбәкстанның дәүләт музеенда саклана. Һәм бу күчермәнең тексты бөтен дөнья буенча таралган гарәп телендәге Коръән текстлары белән төгәл туры килә. Бүген без Коръәндәге белемне Аллаһы Тәгалә генә киметә алуын раслаучы кайбер фәнни фактларны гына китерербез.
Тереклекнең судан килеп чыгуы
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: "Әллә кяферләр җир белән күкнең бербөтен булуын күрмиләрме? Һәм без аларны аерып, судан барлык тереклекне барлыкка китердекме? Иман китермәсләр микәнни?" (“Әл-Әнбия”, 30). Без барыбыз да суның тереклек чыганагы булуын беләбез. Ләкин 7 нче гасырда чүлдәге Гарәбстанда бу турыда кем белгән?
Организмнар - күзәнәкләрдән, ә күзәнәкләр, нигездә, судан тора. Мәсәлән, стандарт хайван организмы цитоплазмасының (күзәнәкнең төп материалы) 80%ы биология дәреслекләрендә су буларак тасвирлана. Бу факт микроскоп уйлап табылгач кына ачыла.
Күкне саклау
Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай ди: “Без күкне саклаулы түбә иттек, әмма алар аның галәмәтләреннән йөз чөерәләр” (”Әл-Әнбия”, 32).
Җирне саклауда күк йөзе хәлиткеч роль уйный. Ул җирне кояшның үлемгә китерерлек нурларыннан саклый. Күк булмаса, кояш нурлары җирдәге бөтен нәрсәне юкка чыгарыр иде. Ул җирне уратып алган саклагыч юрган яки киндер кебек эш итә. Чөнки күк йөзеннән тыш температура цельсий буенча 270 градус тәшкил итә. Әгәр бу температура җиргә килеп җитсә, бөтен нәрсә шунда ук туңар иде. Һәм бу күкнең күп функцияләренең кайберләре генә әле.
Таулар
Коръәндә болай диелә: "Без җирне ятак итмәдекмени, тауларны казык итмәдекмени?” ("Әнбә", 6-7).
Казыклар – ул тауларның формасын төгәл тасвирлау. Геофизик Фрэнк Пресс үзенең «Җир» исемле китабында таулар казыклар кебек җиргә «кадалган» дип белдерә. Мәсәлән, биеклеге 9 км булган Эверест җир астына 125 кмдан аскарак китә. Тауларның мондый үзенчәлеге турында бары тик 20 нче гасыр башында, плиталар тектоникасы теориясе үсеш алганнан соң гына билгеле була.
Галәмнең киңәюе
Коръәндә болай дип әйтелә: “Без күкне кодрәт ярдәмендә күтәрдек, һәм без аны киңәйтәбез” (“Аз-Зарият”, 47).
Галәмнең киңәю факты соңгы йөзьеллыкта гына ачыла. Стивен Хокинг «Вакытның кыскача тарихы» китабында: «Галәмнең киңәюен ачу 20 нче гасырның иң бөек интеллектуаль революцияләренең берсе», - дип яза.
Кояшның орбитасы
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: "Ул - төнне дә, көнне дә, кояшны да, айны да яралтучы. Барысы да орбиталар буйлап йөзә" ("Әл-Әнбия", “Пәйгамбәрләр", 33).
Кояшның хәрәкәтсезлеге һәм аның тирәсендә планеталарның әйләнүе турындагы гипотезаны беренче тапкыр Николай Коперник 16 нчы гасырда тәкъдим итә. Бу гипотеза галимнәр тарафыннан 20 нчы гасырга кадәр хуплана. Ләкин соңгы гасырдагы тикшеренүләр күп кенә яңа нәрсәләрне ачты, шул исәптән кояшның орбита буенча хәрәкәт итүен. Шулай итеп, Коръәндә иңдерелгән хакыйкать галимнәр тарафыннан танылу һәм раслау тапты.
Коръәннең могҗизасы - аның текстларында
Коръәннең могҗизалары кешелек өчен торган саен ачыграк күренә бара һәм ачылышлар китабының тексты авторы гади кеше була алмавы бер-берсенә каршы килми: күп кенә яшерен белемнәр кешеләргә фәкать күп гасырлар үткәч кенә аңлашыла башлый.
Сүрә һәм аятьләрнең сүзләре, текстлары бертөрле могҗизалы сыйфатларга ия. Алар, догага әверелеп, кешегә гаҗәеп тәэсир итә.
Мөселман үзенең догасында Коръән текстларын – аять-сүрәләрне кулланып, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорый, авыру вакытында, хәлсез һәм савыгуга мохтаҗ булганда, догада үзенең өметен ихластан белдерә.
Догалар ярдәмендә дәвалану могҗизасы соңгы елларда табибларның игътибарын аеруча җәлеп итә: фәнни медицина журналларында доганың кеше сәламәтлегенә, шул исәптән психик сәламәтлеккә көчле йогынтысы турында мәкаләләр ешрак күренә башлады. Америка медиклары дин тотучылар арасында депрессия һәм стресс очраклары, көн саен дога кылмаганнарга караганда, күпкә азрак булуын ачыклаган. Аллаһы Тәгалә изге китабында кешелеккә дин тотучыларның аңа ярдәм сорап нинди сүзләр белән мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүматны җиткергән.
Коръән могҗизалары күпкырлы, аларның барлык чагылышлары да кешелеккә билгеле түгел, һәм көннән-көн изге Коръән китабының Аллаһы сүзе, кешелек цивилизациясе белгән иң гаҗәеп могҗиза булуына дәлилләр табылып тора.
Вәгазебезне «Та Һа" сүрәсендәге (25-28 аятьләр) дога белән тәмамлыйбыз: "Ий, Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Телемдәге төенне чиш. Сүземне яхшы аңлый алсыннар”.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.