Инвалидларның күңелен күрделәр

Сенгилей шәһәренең “3005 нче мәхәллә” мөселман дини оешмасы ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгыртучанлык күрсәтә.

Сенгилей мәчете имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Залалтдинов җитәкчелегендәге дини оешма авыруларга, өлкән яшьтәге һәм авыр тормыш ситуациясенә эләккән кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча масштаблы хәйрия инициативасын эшләтеп җибәрде. Оешма активистлары шушы акция кысаларында “Добрый дом “Новые грани” психоневрология интернатында булып кайттылар. Алар әлеге интернатта тәрбияләнүче инвалидларга хәләл ризыклар илтеп тапшырганнар.

Кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтүләре өчен психоневрология интернаты администрациясе “3005 нче мәхәллә” мөселман дини оешмасына рәхмәт белдерә. Шундый акцияләр материаль файда китерү белән генә чикләнмичә, интернатта көн күрүчеләрнең күңелләрен дә күтәреп җибәрә. Безне онытмаганнар икән әле, җәмгыять безнең турыда исендә тота һәм ярдәмгә килергә әзер, ди алар.

“Шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек традицияләре, якыннар турында кайгыртучанлык күрсәтү - мәдәни һәм рухи мирасыбызның мөһим өлеше. Ихлас күңел белән ясалган кечкенә генә адым да кемгәдер файда китерергә, мохтаҗ кешене шатландырырга һәм дөньябызны бераз гына булса да яхшырак, игелеклерәк итәргә мөмкин. Мохтаҗлар язмышына битараф булмаган кешеләр ярдәмендә без хәйрия акциясенең географиясен киләчәктә киңәйтергә ниятлибез”,- ди Рәмис хәзрәт Залалтдинов.

Гөллия АЛЫМОВА,

Сенгилей районы.