Безнең көчебез - бердәмлектә!

Шушы көннәрдә генә төбәгебез мөселманнары тормышында мөһим, тарихи вакыйга булды - Ульяновск өлкәсе мөфтияте мәҗлесенең чираттагы утырышы узды. Әлеге утырыш ике этапта үтте һәм Ульяновск өлкәсенең барлык имам-хатыйбларын да берләштерде.

Бу көнне төбәкнең дини лидерлары мөһим, тарихи карарлар кабул итү һәм какшамас бердәмлекне раслау өчен бергә җыелдылар.

Утырышның беренче өлеше Көньяк мөхтәсибәтләрнең төп җәмигъ мәчетендә - Новоспасское район үзәгенең “Наилә” мәчетендә (Горшенин урамы, 43) узды. Анда өлкәнең көньягында урнашкан алты районның - Новоспасское, Барыш, Николаевка, Павловка, Радищево һәм Иске Кулаткы районнарының имам-хатыйблары катнашты.

Утырышның икенче өлеше Ульяновскиның “Ак мәчет”ендә (Роза Люксембург урамы, 33Б) үтте. Бу утырышка Ульяновск, Димитровград, Новоульяновск шәһәрләре, Мәләкәс, Чардаклы, Иске Майна, Яңа Малыклы, Ульяновск, Чынлы, Вешкайма, Инза, Карсун, Сенгилей һәм Майна районнары имам-хатыйблары килгән иде. Динисламыбыз тирәсендә берләшкән дин әһелләре бер залга җыелды.

Мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин көне-төне Ислам диненә тугрылыклы, чын фидакарьләрчә хезмәт итүче, үзләренең вәгазьләре һәм игелекле эш-гамәлләре белән кешеләрнең иманын ныгытучы, калебләрен сафландыручы, төбәгебезнең төрле почмакларында мәчетләр төзеткән һәм хәзерге вакытта Аллаһы йортлары  салдыручы имамнарга ихлас күңелдән олы һәм чиксез рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Мөфтият мәҗлесенең чираттагы утырышы көн тәртибенә мөһим мәсьәләләр куелган иде:

Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте уставына өммәтнең бердәмлеге турында мөһим пунктны кабул итү;

Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең президиумы әгъзаларын раслау;

Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең ревизион комиссиясе әгъзаларын раслау;

Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзаларын раслау.

Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәте уставының 1.7.1 нче пункты нигезендә түбәндәге карар бертавыштан кабул ителде - Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте һәм Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте составыннан чыгу каралмаган, чөнки бу изге китабыбыз Коръәни-Кәрим нигезләренә каршы килә: “Барыгыз бергә Аллаһның арканына ныклап ябышыгыз һәм аерылмагыз...” (3:103).

Мәчетләрне мөфтиятләр составыннан чыгару, мөселманнарны бүлгәләү буенча фетнәләр чоры тәмамланды.

Түбәндәге карарлар бертавыштан кабул ителде:

Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең яңартылган президиумы составы расланды;

Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең ревизия комиссиясе составы расланды;

Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе итеп Марат хәзрәт Садуакасов расланды;

Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең баш казые итеп Марат хәзрәт Хәбибуллин расланды.

“Биләр” мәдрәсәсе ректоры Фәнис хәзрәт Гиниятуллин утырышта катнашучыларны сәламләп, төбәгебездә ислам белеме бирү системасын үстерү буенча планнары белән бүлеште.

Балалар үзәге директоры Ильяс хәзрәт Тлявлин шәһәр мәктәпләрендә “Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре” модулен сайлау буенча ата-аналар җыелышлары үткәрү буенча башкарылган эшкә нәтиҗә ясады. Бу - яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә мөһим юнәлешләрнең берсе, диде хәзрәт. Ул шулай ук Коръән,  динислам һәм фикһ нигезләрен өйрәнергә теләүче балаларны җәйге ял сменаларына чакырды. Җәйге каникулларын файдалы итеп үткәрергә җыенучы сабыйлар өчен менә дигән мөмкинлек бу!

Мөфти Илдар хаҗи утырышның ахырында дин әһелләренә болай дип мөрәҗәгать итте: “Алга барыгыз! Авырлыклардан, сынаулардан курыкмагыз, Аллаһының арканына ябышыгыз, һәм Ул сезне беркайчан да ярдәменнән ташламас. Безнең көчебез - бердәмлектә, Аллаһы Раббыбызга, илебезгә, халкыбызга чын ихластан хезмәт итүдә. Аллаһы Тәгалә сезнең һәрбер адымыгызга, һәр сүзегезгә һәм һәрбер игелекле гамәлегезгә бәрәкәт бирсен!”

Бу көн безнең өммәтебез тарихына бердәмлек, рәхмәтле булу, шөкрана кылу һәм яңа башлангычлар көне буларак кереп калачак.

Аллаһы Раббыбыз безнең хезмәтләребезне, изге гамәлләребезне кабуллардан кылсын, иманыбызны ныгытсын, калебләребезне сафландырсын һәм Ислам нурын таратып, алга барырга насыйп итсен.

Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.