Милләтара татулыкны күз карасыдай саклыйк!

Өлкә Хөкүмәте йортында Губернатор Алексей Русских җитәкчелегендә Милләтләр советының чираттагы утырышы узды. Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган киңәшмәгә милли телләрдәге газеталарның редакторлары да чакырулы иде.
Төбәгебез башлыгы Алексей Русских белдерүенчә, өлкәдә яшәүче халыкның 95 проценты үзен, беренче чиратта, россияле итеп саный, ә милли бердәйлек (идентичность) 92 процент тәшкил итә, бу күрсәткеч буенча без ПФОда лидер булып исәпләнәбез. Губернатор милләтара бердәмлекне ныгытуга зур өлеш кертүләре өчен автономияләр һәм милли оешмалар активистларына рәхмәт белдерде.
“СВО зонасында төрле милләт вәкилләре чын геройлык үрнәге күрсәтәләр. Безнең илебез нәкъ менә күпмилләтле булуы белән көчле”,- дип ассызыклады Алексей Русских.
Ульяновск өлкәсенең эшләр идарәсе белгече Игорь Крупенников 700 кеше катнашында үткәрелгән сорашып белешү нәтиҗәләре белән таныштырып үтте. Әлеге социологик тикшеренүдә катнашучыларның 3 проценты гына милләтара мөнәсәбәтләр сферасында проблемалар бар дип саный. 16 проценты – чегәннәргә, 19 проценты Төньяк Кавказдан килүчеләргә карата тискәре мөнәсәбәттә. Димитровград һәм Ульяновск шәһәрләрендә, Мәләкәс, Яңа Малыклы районнарында яшәүчеләрнең 57 проценты - милләтара нигездә, 34 проценты дини нигездә низаглар, ягъни конфликтлар килеп чыгуы ихтимал дип исәпли.
Ә Губернатор администрациясенең милли һәм дини мәсьәләләр буенча идарәсе башлыгы Сергей Паховский Дәүләт милли сәясәте стратегиясен тормышка ашыру, аерым алганда, терроризм һәм экстремизм күренешләренә каршы көрәш темасына тукталды.
“Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте мәчетләрендә халыкка җиткерелгән җомга вәгазьләре терроризм һәм экстремизм, радикаль ислам күренешләрен профилактикалауга, традицион гаилә кыйммәтләрен җәелдерүгә юнәлдерелгән. Шул ук вәгазьләр атна саен өлкәдә иң зур тираж белән чыккан “Өмет” газетасында басыла һәм социаль челтәрләр аркылы таратыла”,- дип белдерде Сергей Паховский.
Халыклар бердәмлеге елы – ул халыклар дуслыгы елы түгел, аның кысаларында үткәреләчәк милли-мәдәни чаралар халыкларны аермасын, киресенчә, берләштерсен иде, диде идарә начальнигы.
Ульяновск өлкәсенең мәгърифәт һәм тәрбия министры Наталья Семенова Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештыралачак чаралар планы белән таныштырды. “Без бергә” (“Мы вместе”) дип аталган туган як тарихын өйрәнү конкурсы, ана теле укытучыларының төбәкара форумы, “Иң яхшы ана теле укытучысы” бәйгесе, “Идел буе халыклары мәдәнияте” профильле сменасы әнә шундыйлардан. Мәктәптә балаларның “Дини культура һәм дөньяви этика нигезләре” курсын өйрәнү мөмкинлеге бар, диде өлкә министры.
Өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова сөенечле хәбәре белән бүлеште: традицион милли бәйрәмнәр – Сабантуй, Акатуй белән Шумбратны үткәрү өчен быел да бюджеттан акча бүлеп биреләчәк. Милли автономия белән берлектә районнарда Татар теле һәм мәдәнияте көннәре үткәрәбез, шушы көннәрдә генә Б.Тарханов исемендәге төбәкара театрлар фестивале тәмамланды, дип белдерде Евгения Сидорова.
Ә Димитровград шәһәре башлыгы Сергей Сандрюков җирле татар автономиясенең шушы арада гына СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуы – “УАЗ” автомобиле җибәрүе турында җиткерде. Ульяновск район хакимияте башлыгы Валентин Наумов та үзенең чыгышында татар-мөселман халкы тормышын ачыклап үтте. Ишеевканың “Ислам нуры” мәчете каршындагы мәдрәсәдә балалар һәм яшьләр өчен белем бирү программасы тормышка ашырыла. Тиздән районда татар балаларының иҗат конкурсы үтәчәк. Район мәктәпләрендә белем алучыларның 17 процентын татар балалары тәшкил итә, аларның бер өлеше үзенең ана телен түгәрәкләргә йөреп өйрәнә.
Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафинның чыгышы да Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иде.
“Ульяновск өлкәсе ана теле укытучыларының форумы һәм “Губернаторский” мәдәният сараенда иҗат коллективларының милләтара концерты оешкан төстә, югары дәрәҗәдә үтте. Быел без шахмат һәм футбол буенча милләтара турнирлар уздырдык, беренче тапкыр Җиңү паркында Масленица бәйрәмендә катнаштык, халыкны мичтә пешкән татар коймагы белән сыйладык”,- дип белдерде Рамис Сафин.
Төбәкнең әрмән автономиясе җитәкчесе Арсен Абрамян 20 меңнән артык милләттәшенең СВОда катнашуы турында горурланып сөйләде. Арсен әфәнде һәм шулай ук еврей мохтарияте рәисе Игорь Дабакаров тирәнтен уйланылган, зирәк милли сәясәт алып барулары өчен Губернатор Алексей Русских белән аның эчке сәясәт буенча урынбасары Александр Коробкога рәхмәт белдерделәр. Ә немец автономиясе җитәкчесе Ирина Самойлова Ульяновскиның тимер юл транспорты техникумында үткәрелгән истәлекле чара – Халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы хакында сокланып сөйләде. Татар, чуваш, мордва автономияләре, “Русский дом” оешмасы тырышлыгы белән искиткеч зур бәйрәм гөрләп узды, диде ул.
Ульяновск дәүләт университеты проректоры Татьяна Кириллова студентларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә региональ диния нәзарәте белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе белән бүлеште.
“Безнең университетта мөселман илләреннән килгән күп кенә студентлар белем ала. Шулай бервакыт аларның намазлыкларын теләсә кайда җәеп гыйбадәт кылулары турында хәбәр таралды. Өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин алар белән әңгәмә корганнан соң, андый очраклар хакында ишетелгәне юк”,- диде проректор.
Ульяновск техник университеты һәм Ульяновск дәүләт аграр университеты вәкилләре дә РДУМ белән тыгыз элемтәдә торулары турында хәбәр иттеләр. Гарәп филологиясе һәм ислам фәннәре профессоры шәех Абдурраззак ас-Саади белән очрашуда 400дән артык студент катнашты һәм яшьләр арасында терроризм белән экстремизмны профилактикалауга юнәлдерелгән бик тә нәтиҗәле чара килеп чыкты, диде аграр университет ректоры вазыйфаларын башкаручы Андрей Павлушин.
Губернатор Алексей Русских Милләтләр советы утырышына йомгак ясап, хәзерге вакытны үтә дә катлаулы чор дип атады, шуңа күрә милләтара тынычлыкны күз карасыдай сакларга өндәде. Бүген Ульяновск өлкәсендә милләтләр арасында татулык хөкем сөрә, безнең өчен бу бик тә кадерле, диде төбәгебез җитәкчесе.
Исхак ХӘЛИМОВ.