Балалар бакчалары һәм авыл клублары яңартыла

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских сишәмбе көнне Иске Кулаткы районында эшләде. Төбәгебез башлыгы район үзәгенең “Гөлчәчәк” балалар бакчасында һәм Иске Зеленай авылы мәдәният йортында капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышты, шулай ук социаль контракт нигезендә үз эшен башлап җибәргән Рөстәм Салихов белән күрешеп сөйләште.

Иске Кулаткы район үзәгенең “Гөлчәчәк” балалар бакчасында (мөдире - Татарстанның атказанган укытучысы Лилия Богданова) ремонт эшләре дәвам итә. Мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе беренче тапкыр капиталь рәвештә яңартыла. Губернатор сабыйларның әти-әниләре белән бергә яңарту эшләренең темплары белән танышты. Бүген бу балалар бакчасына 70 нәни йөри.

- “Гөлчәчәк”не тагын да уңайлырак һәм куркынычсызрак итү, яңа җиһазлар сатып алу максаты куябыз. “Гаилә” илкүләм проекты буенча түбәсе белән фасадын, отмосткаларын яңартырга булдык. Педагоглар һәм ата-аналар бергәләп бүлмәләрнең дизайн-проект әзерләгәннәр. Биредә яңа пищеблок белән физкультура залы булдыру күздә тотыла,- диде Алексей Русских.

Иске Кулаткы районы Ульяновск өлкәсенең җирле инициативаларга булышлык күрсәтү программасында актив катнаша. Быел конкурс нәтиҗәләре буенча районның 9 проекты, шул исәптән “Чишмә” балалар бакчасы территориясен төзекләндерү, ут белән яктырту һәм тәрәзәләрен алмаштыру проекты җиңеп чыккан. Әлеге проектларны финанслау максатында өлкә казнасыннан 10 миллион сум акча бүлеп бирелә. Губернатор Алексей Русских Иске Зеленай авылы мәдәният йортында булды - өлкә программасы буенча биредә ремонт эшләре дәвам итәчәк. Шулай ук “Газпром” ширкате торак пунктны газлаштыру эшләрен алып бара.

Быел төбәгебездә яшәүче 4 меңгә якын кеше социаль контракт төзегән.

- Район хакимиятләре башлыкларын халык белән активрак эшләргә өндим: әлеге чара күп кенә гаиләләргә үз эшләрен башлап җибәрергә ярдәм итә. Мәсәлән, Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә гомер итүче Рөстәм Салихов балыкчылык белән шөгыльләнергә тәвәккәлләгән - форель балыгы җитештерә. Рөстәм белән хуҗалыгын үстерү планын билгеләдек,- дип белдерде Губернатор.

Алексей Русских шулай ук Радищево һәм Иске Кулаткы район хакимиятләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.

- Безнең бурычыбыз районнарга муниципаль үсеш нокталарын, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы тармагындагы нокталарны үстерергә ярдәм итүдән гыйбарәт. Бу хәзерге вакытта эшләп килүче предприятиеләргә ярдәм күрсәтүне һәм яңа юнәлешләргә этәргеч бирүне күздә тота. Чәчүлек мәйданнарын әйләнешкә кертү һәм яңа үсеш нокталары өчен участоклар бирү, шул исәптән әллә ни зур булмаган фермер хуҗалыкларына булышу максатында җирләргә ревизия ясарга куштым,- диде регион башлыгы.

Киңәшмәдә юлларны ремонтлауга, урамнарны яктыртуга, торак-коммуналь хуҗалыгы инфраструктурасын яңартуга һәм төзекләндерүгә кагылышлы проблемалы мәсьәләләр каралды.