Мәчет халыкны берләштерә

Сенгилей шәһәре мәчетендә изге Рамазан аеның соңгы көннәрендә район ифтары узды.
Мөселман кардәшләребез күпләп яшәгән Сенгилей шәһәрендә узган елның ахырында яңа мәчет ачылган иде. Кыска гына вакыт эчендә сафка бастырылган Аллаһы йортында биш вакыт намаз уку һәм дини белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Яңа уку елыннан мәчет карамагында татар теле курслары да ачып җибәрергә ниятлибез, дәреслекләр һәм пединститут тәмамлаган белгеч бар, ди мәхәлләнең имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Залалтдинов. Әлеге дини оешма районның "Добрый дом "Новые грани" психоневрология интернаты һәм балалар, үсмерләр өчен "Ручеек" социаль приюты белән тыгыз элемтәдә тора. Мәхәллә активистлары гает көннәрендә шушы учреждениеләргә барып, инвалидларны һәм ятим сабыйларны азык-төлек наборлары белән шатландыралар, хәләл ризыклар белән сыйлыйлар.
Изге Рамазан аенда мөселман кардәшләребез мәчеттә тәравихлар укып, ашханәдә көн саен диярлек ифтарлар үткәргәннәр. Район күләмендә оештырылган күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесенә Сенгилейда яшәүче милләттәшләребез белән беррәттән, Силикатный, Красный Гуляй һәм Тушна авылларыннан да вәкилләр килгән иде.
Дин кардәшләребез чишмә суы һәм хөрмә җимешләре белән авыз ачканнан соң, өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин җитәкчелегендә ахшам намазын укыдылар.
Аннары мөфти хәзрәтләре шәригать кануннарын үтәп, динебез кушканча яшәү кирәклеге турында вәгазь сөйләде һәм мәчетне торгызу эшләрен башлап йөргән Рәмис хәзрәт Залалтдинов белән мәхәллә әгъзаларына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Сенгилей район хакимияте башлыгы Михаил Самаркин белән депутатлар Советы рәисе Александр Кудряшов та мөселман кардәшләребезгә рәхмәтләрен юлладылар. Актив гражданлык позициясенә ия булган Рәмис хәзрәт район тормышында катнаша, бер генә патриотик чарадан да читтә калмый, яшь буынга төпле фикерләрен җиткерә, диде Михаил Самаркин. Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин тынгысыз йөрәкле Рәмис хәзрәт Залалтдиновның дин һәм милләт эшләрен бергә алып бару осталыгын билгеләп үтте. Ул хакимият органнары һәм мәхәллә халкы белән кулга-кул тотынышып эшли, шуның нәтиҗәсе буларак Сенгилей шәһәренең иң матур урынында өр-яңа мәчет торгызып куйды, диде өлкә мохтарияте җитәкчесе. Ә "Өмет" газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов тарих сәхифәләрен барлап, әлеге җирләрнең заманында Идел Болгарстаны дәүләте территориясенә керүе һәм бу тирәдә мәчетләр булуы, күп гасырлар үткәннән соң шушы төбәктә яңадан биек манаралы Аллаһы йортының калкып чыгуы турында сөйләде. Мәҗлеснең шәрәфле кунагы - Сенгилей цемент заводы генераль директоры Илдус Сагитов яңа гына ачылган мәчетнең барлык мөселманнарны да берләштереп, аларга дөрес юлны күрсәтеп, традицион ислам кыйммәтләре сагында торуын теләде. Рәмис хәзрәт Залалтдинов район җитәкчеләренә һәм өлкә мөфтиятенә, шулай ук мәхәллә халкына, төрле милләт һәм дин вәкилләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә таянып, бердәм булып эш итсәк кенә алга бара алабыз, диде хәзрәт.
Аннары дин вә канкардәшләребез ифтар ризыклары белән сыйландылар һәм тоткан уразаларның кабул булуын, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп дога кылдылар.
И.ХАСИБОВ.