Абдулла авылы алга атлый

Чардаклы районы Абдулла авылы, замана җилләренә бирешмичә, гел алга атлый. Өлкәдә алдынгылардан саналган "Алга" колхозы - авыл хуҗалыгы производство кооперативы бай тарихлы әлеге авылны тулы канлы тормыш белән яшәтә.

"Алга" хуҗалыгына шушы җирдә, шушы туфракта туып үскән үз эшенең чын остасы, илебез патриоты Самат Солтан улы Насыйров бик тә уңышлы җитәкчелек итә. Ул туган авылын замана белән бергә атлату, милли һәм дини рухны саклап калу өчен көчен дә, тырышлыгын да, вакытын да, саулыгын да, хәләл малын да һич кызганмый. Хәзерге вакытта колхозның барлык чәчүлек җирләре дә тулысынча эшкәртелә. Абдулла кырларында күкрәп үскән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, шулай ук көнбагыш белән кукуруза ел саен рекордлы уңыш бирә. Хуҗалыкның замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган машина-трактор паркында бары тик чит илдән кайтартылган яңа техника гына күрергә мөмкин. Аларда яшь һәм урта яшьтәге югары квалификацияле механизаторлар, шоферлар эшли. Ир-егетләрнең шәһәргә китеп бармыйча, авылда төпләнеп калуының сәбәбе билгеле - "Алга" җитәкчелеге төбәкнең әйдәп баручы промышленность предприятиеләрендәге кебек үк югары хезмәт хакы түли. Самат Солтан улы авылдашларына рәхәтләнеп ял итәргә урын булсын өчен элеккеге мәктәпнең спорт залын төзекләндереп, мәдәният учагы - клуб ачып җибәргән. Хәзер төрле очрашулар, җыелышлар һәм яшьләр өчен күңел ачу чаралары менә шушы клубта уза. Авылның сәнгатьне яратучы кешеләре үзешчән театр оештырганнар. "Абдулла йолдызлары" театр коллективы үзенең осталыгын сынап карап, быел Б.Тарханов исемендәге төбәкара театрлар фестивалендә катнашырга һәм тамашачы мәхәббәтен яуларга да өлгерде. Үткән елда Казан артистларын, читтә яшәүче авылдашларын чакырып, Авыл көнен зурдан кубып уздырдылар. Авылыбызның тарихын кабат барлап чыктык, хезмәт алдынгыларын һәм ветераннарыбызны хөрмәтләдек, бер күрешү - үзе бер гомер бит, ди "Алга" җитәкчесе Самат Насыйров.

Изге Рамазан аенда ифтар ашларын зурлап үткәрү дә Абдулла авылында күркәм традициягә әверелеп бара. Быел да аны оештыруга бәйле чыгымнарны "Алга" хуҗалыгы үз өстенә алган. Мәчеткә намазга йөрүчеләрне, авылның Ак әбиләрен, район хакимияте башлыгын, өлкә һәм район татар автономиясе җитәкчеләрен авыз ачарга чакырганнар иде. Кырык эшен кырык якка ташлап, өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин да килеп җитте. Ул Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү, хәләл юл белән тапкан малдан мохтаҗларга өлеш чыгару, Туган илебезне дошманнардан саклау кирәклеге турында вәгазь сөйләде. Хөрмәтле мөфтиебез җитди яңалыгы белән дә уртаклашты: Абдулла авылының элеккеге мәктәбе бинасында "Биләр" мәдрәсәсенең филиалын ачу күздә тотыла. Анда динебезнең киләчәге - шәкертләр белем алачак. Район башлыгы һәм "Алга" хуҗалыгы җитәкчесе белән әнә шул хакта уртак фикергә килдек, дип хәбәр итте Илдар хаҗи. Ә Чардаклы район администрациясе башлыгы Юрий Нестеров мөселман дини оешмаларының халыкка рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирү, экстремизм һәм терроризм, радикаль ислам күренешләрен профилактикалау юнәлешендә зур эш алып барулары хакында сокланып сөйләде. Мәчетләр СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда, башка хә йрия акцияләрендә дә актив катнашалар, диде глава. Ул "Өмет" газетасының cоциаль челтәрләрдәге аккаунтлары белән һәрдаим танышып баруы, аларда яңалыклар оператив рәвештә урнаштырылуы турында да җиткерде. Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин исә "Алга" хуҗалыгы җитәкчесе Самат Насыйровның милләтебез алдындагы хезмәтләрен югары бәяләде. Ул туган авылын яшәтеп, милли мәдәниятебез белән гореф-гадәтләребезне саклап калып үстерүгә зур өлеш кертә, нәкъ менә аның кебек җитәкчеләр һәр татар авылында булсын иде, диде автономия рәисе. Татар автономиясенең Чардаклы район советы җитәкчесе Җәүдәт Мубинов та ифтарны зурлап оештыручыларга рәхмәтләрен ирештерде. Ә "Өмет" газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов Абдулла татарларын атна саен җомга вәгазьләре басылып чыккан бердәнбер татар басмасына язылырга өндәде.

Мөхтәрәм дин әһелләре - "Биләр" мәдрәсәсе ректоры Фәнис хәзрәт Гиниятуллин, Чардаклы районы имам-мөхтәсибе Усман хәзрәт Айбулатов һәм "Биләр" мәдрәсәсе мөгаллиме Рөстәм хәзрәт Дәвләтбаев тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләп, Коръән сүрәләре укыганнан соң, мәҗлестә катнашучылар күмәкләшеп авыз ачты һәм Илдар хаҗи җитәкчелегендә ахшам намазын укыды. Аннары мул табын артында ифтар ризыклары белән сыйландылар. Күркәм мәҗлес Абдулла авылы халкына бәрәкәтле тормыш, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек насыйп итүен теләп дога кылу белән тәмамланды.

Исхак ХӘЛИМОВ.