Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран...
Шәмсия Җиһангирова

* * *
Зарлана да зарлана, дип
Әйтсә әгәр берәү – кемдер,
Минем бер генә шигырь дә
Андыйлар өчен түгел!
Бу дөньяга яралуым,
Мөгаен, бушка түгел! –
Зардан түгел, моңлылыктан
Мөлдерәп тора күңел.
“Елый белсә, җырлый белер...”
Димиләр юкка гына. –
Шигырь булып түгелүем
Түгелдер бушка гына!
Шигырь аңламаганнарның
Җан дуслары мин түгел!
Бар язганым – моңлылырга,
Зарлылар өчен түгел!
* * *
Мөэмин Рамазан ае бүген:
Әнкәй уразага кергәндер,
Кояш уянганчы сәхәр ашап,
Намазлык өстенә менгәндер...
Бер-бер артлы шулай укыгандыр
Икендесеннән соң ахшамын,
Ясигыны үткәч, пешергәндер
Биш кешелек итеп ашларын.
Дүрт кызына бетмәс бәхет сорап,
Бер Тәңрегә сәҗдә кылгандыр;
Чандыр кулын каш өстенә куеп,
Олы юлга карап торгандыр.
«Шәмсия булмаса, Әлфиясе
Кайтып килер...» – диеп көткәндер.
«Авыз ачкач, кичке ашны бергә
Ашарбыз...» – дип өмет иткәндер...
«Бала күңелләре – далада...» – дип,
Эчтән генә уйлап куйгандыр.
«Ярый... исән генә йөрсеннәр...» – дип,
Үз-үзен юаткан булгандыр...
Бөтен авыл йоклап беткәч кенә
Әнкәемнең уты сүнгәндер...
Көне буе уйлар уйлый-уйлый,
Төшләрендә ниләр күргәндер.
...Мөэмин Рамазан ае бүген –
Әнкәй уразага кергәндер...
* * *
“Халык мәхәббәте” дибез дә бит,
Ә халыктан аны кем сорар?!
Хәер, үлгәч нигә кирәге бар?!
Җан тәнемнән аерылып инде
Җиде күк тарафка юл чыгар...
Безне алай зурлап озатмаслар,
“Халык...”ныкын озаткан кебек...
Кемдер күз яшенә бөялгәндә,
“Ә... әйе шул, ул да бар иде...”, – дип,
Эчтән генә торырлар көлеп.
Катлы-катлы дан-дәрәҗә җыеп,
Орден-медаль белән түш тулып,
Төрле-төрле лауреатлар булып,
Үлгәнче үзенә һәйкәл куеп
Яшәүчеләр дөрес яшәде.
Ә без һаман “Яхшы түгел...” дидек –
Үз исемеңне әйтеп сөйләүне.
Куйган хезмәтеңне күреп алып,
Тиешле урында сүзен табып,
Көттек кемдер бәя биргәнне.
“Сора!” дисәләр дә, сорамадык,
“Бир!” дигәндә бирә белмәдек...
Намусыңа хыянәтсез яшәү,
“Алла белер...” диеп берни дәшмәү –
Акыллылык түгел, юләрлек!
“Заманасы...” дибез, бу замана
Бик тә җайлы – җайлый белгәнгә.
“Хуҗаларга” тәлинкәләр тотып,
Кирәк җирдә почмак саен посып,
Калкан итеп "җайсыз" дәшмәүне –
Яшәүчеләр дөрес яшәде...
* * *
Ел фасылы алмашынган саен,
Уйланам мин һаман, уйланам.
«Яшьлек үтте...» – диеп уфтанмыймын,
«Язлар булды!» – диеп куанам.
Көзләрендә сары төскә чумган
Агачларга барып сыенам.
«Гомер уртасына җиттем...» – димим,
«Көзләргә җиттем!» – дип сөенәм.
Үтеп китәр гомер, үтеп китәр,
Беркем аннан читтә калмаган. –
Язмышыма мең рәхмәтләр укып,
«Кышларга җиткер...» – дип ялварам.
* * *
Нигәдер күземнән яшь кипми,
Җанымның ярасы җуелмый.
Ятларга сыенып елыйм мин,
Ни эшлим ятларга сыенмый?!
Күшеккән җанымны җылытам,
Җылытам ятларга сыенып...
Гомеремнең яртыдан артыгын
Яшәдем сөюдән тыелып.
Чәчелде, таралды хисләрем,
Сыеныр бер кеше тапмыйча...
Күңелем учагын сүндердем
Су сибеп... утларын якмыйча.
Сүнгән шул учактан күшегәм,
Җылынмый күңелем, җылынмый...
Яшәүгә өметем сүнмәгәч,
Ни эшлим ятларга сыенмый?!
Бураннар
Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран,
Юлларымны йөгерә-йөгерә
чистартып куйган.
Колач җәеп каршы алды
нәкъ синең сыман –
Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран...
Синнән китәр юлларымда өермә буран,
Юлларыма өем-өем көрт сарып куйган.
Җибәрмәде, кире борды
нәкъ синең сыман –
Синнән китәр юлларымда өермә буран...
Нигә икән юлларымда шул ике буран
Чиратлаша һаман-һаман
язмышлар сыман:
Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран,
Синнән китәр юлларымда өермә буран...
Алданмагыз
(Ярым шаярып)
Иртән әтәч кычкырганга
Өч уяндым, бер тордым.
Өч тапкыр “Әлхәм” укыдым,
Уңсын дип гомер юлым.
Сайладым гомер юлының
Йә уңнарын, йә сулын.
Шул юлларны узган чакта
Бер яндым да өч туңдым...
Өч абындым, өч сөрлектем,
Өч алдандым, бер уңдым.
Бер уңганга өметләнеп,
Дәлше яшәргә булдым.
Инде, әтәч кычкырды дип,
Йокымнан иртә тормыйм,
Кат-кат догалар укымыйм,
Кабул булмас дип уйлыйм.
Алданмагыз: әтәч, диеп,
Бәхет теләп кычкыра...
Тавыкларын уята ул –
Бар кычкыруы шуңа...
Кичер колларыңны...
Адәми зат бу фани дөньяга
Килә, диләр, сыналыр өчен....
Илаһи Зат биргән сынауларны
Үтәр өчен җитәрме көчең?!
Җавап тапмый аптырыйсың һаман –
Уңда дөреслекме, сулдамы?
Бу дөньядан китми йөрүләрнең
Төп сәбәбе әллә шундамы?!
Тезләнәсең, кирәк-кирәкмәсә,
Җыен әтрәк-әләм алдында...
Баш орасың Күктән иңгән түгел,
Кемдер язган фани канунга.
Шул канунга гына буйсынасың,
Аллаһ кануннарын онытып.
Ант итәргә әзер адым саен
Изге Коръән китабын тотып.
Гомереңдә бер генә булса да
Ачып карадыңмы син аны?! –
Аңлар өчен канун аермасын
Фани белән бакый дөньяның.
Ни гаҗәптер: гомер җитми кала
Сайлар өчен дөрес юлларны...
Йә, Аллаһу, кичер кануныңа
Буйсынмаган безне - колларны...
Тамырыңны бел, татар!
Татар углан! Беләсеңме тамырың,
Каян килмеш, кая таба барырың?
Кай нигездән синең нәсел-ыруың,
Нинди илдә, нинди жирдә торуың?
Болгар бабаң киек аткан җирдер бу,
Алтын Урда чәчәк аткан җирдер бу!
Акбүз атны чабышында иярләп,
Йәүгир ирләр яуга чапкан җирдер бу!
Таш гасырдан, борынгыдан, электән
Тамырларың шушы җиргә береккән.
Казах, үзбәк, кыргыз, башкорт, ногайлар…
Татар белән бер тамыр, бертуганнар.
Каракорым, Болгар, Биләр, Казаның…
Бар җиһанда шөһрәт алган ханнарың:
Тимеркотлы, Туктамыш, Җәләлетдин,
Олуг Мөхәммәт, Сафагәрәй, Үтәмеш…
Тамырларың Чыңгызханга да киткән –
Ауропаны Азиягә беркеткән.
Гади аучы император булмыштыр, –
Татар булсаң, бу хакта да белеп тор.
Кол Галиләр, Кол Шәрифләр җан аткан…
Килә-килә Тукайларга тоташкан.
Йәүгир ирләр, затлы нәсел тамырың!
Тарихларда шанлы исем алырың!
Нәселеңне, кемлегеңне бел, татар!
Хәтер китсә, тамырыңны көл каплар!
Үкенмәмен
Үкенмәмен нигә туганыма:
Үзем булалмастай чакларда да
Үзем була алсам!
Авырлыклар килсә, егылмыйча,
Аягүрә калсам.
Үкенмәмен җирдә яшәвемә:
Кызыксыз тоелган нәрсәне дә
Кызык итә алсам.
Зарланмыйча, уфтанмыйча гына
Гомер итә алсам.
Үкенмәмен нигә яндым диеп:
Башкаларныкына охшамаган
Матур шигырь язсам,
Шул шигырем белән ир-егетне
Шагыйрь итә алсам!
Үкенмәмен җирдән китүемә:
Үземнән соң миннән әйбәтрәк
Балаларым калса!
Җан дусларым килеп каберемә
Бер уч туфрак салса...
Исәп-хисап
Кылган эшләр, ай-һай, хәйран икән!
Хисапсыз күп булган...
Исән чакта искә алмый, үлгәч
Исләр китә торган.
“Без бөек!” дип лаф ормыйча гына,
Кылдык бөек эшләр,
Буйга сузсаң, Айга җитәр иде
Алган “биеклек”ләр.
Безнең өчен нәфрәт гел юк иде,
Игелекләр генә!
Эче тулы нәфрәт йөрткәннәрдә
Иман бардыр димә.
Һәрбер эшкә инсаф күңел белән,
Ныклап тотынылды...
Олыгаелса да, ихласлыктан
Күңел гел яшь булды.
Шөкер, Ходам нечкә күңел биргән,
Биргән сизгер йөрәк; –
Кемнәрнеңдер зарын аңлар өчен,
Шиксез, шулар кирәк!
Тотар өчен үз-үзеңне бәйдә –
Кирәк каты кул да!
Шулай яши алам, дисең икән, –
Тотын минем кулга! –
Әйдә, уртак юлга!
Кыйбла һаман шунда
Үзем булып яшәү әйбәт тә бит!
Яңа заман үзгәрүне сорый.
Монда нәселдәнлек гаепледер... –
Юк! Булмагач, булмый инде, булмый!
“Җитте, диләр, йөрмә туры сөйләп,
Бераз гына як-ягыңа кара...”
Күпме карасаң да, файдасы юк!
Бары уфтанырга гына кала.
“Үзгәр!” диеп әйтеп тә тормагыз! –
Дөрес яшәмәвем яхшы беләм.
Сүзегез хак! Үзгәрергә кирәк! –
Яңа тормыш башлыйм дүшәмбедән.
Мин гел шулай, һәр якшәмбе саен,
“Дүшәмбедән” диеп, тынычланам.
Ә дүшәмбе көнне... уянам да...
Элеккечә үзем булып калам.
Һәр көнемдә, карап кыйбла якка,
Бетмәс шөкер итәм бер Аллага. –
Таулар күчә, илләр юкка чыга...
Кыйбла һаман үз урынында кала.