Өлкә ифтарына әзерләнәбез

Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләрем!
Әлһәмдүлилләһи шөкер, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Юрьевич Русских һәм Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте -мөфтият, күпсанлы бизнесменнарыбыз, волонтерлар ярдәмендә өлкә ифтарына әзерлек эшләре дәвам итә. Өлкә ифтары җомга көнне, 13 мартта Ульяновскиның иң зур спорт сараенда - «Волга-Спорт-Арена»да узачак.
Хәзерге вакытта азык-төлек һәм кирәкле материаллар юнәтү, чараның программасын булдыру эшләре ахырына якынлашып килә.
Аллаһыга шөкер, хәзер инде күркәм традициягә әверелгән ифтарыбызга хөрмәтле Губернаторыбыз Алексей Русских һәм күрше регионнар вәкилләре - безнең ифтарны бик тә хаклы рәвештә дипломатия ифтары итеп кабул итүче шәрәфле кунаклар килергә җыена. Безнең ифтар ислам мәдәнияте белән татар тәртибе, гореф-гадәтләре һәм йолаларының күркәмлеген, тирәнлеген телевизор белән интернеттан күпкә яхшырак күрсәтә. Туган илебез Россиядә яшәүче төрле милләт вәкилләренең һәм мөселман дәүләтләреннән килеп безнең вузларда белем алучы студент яшьләрнең - меңләгән дин кардәшебезнең бергәләп авыз ачуы һәм иңгә-иң куеп, бер сафка басып намаз укуы - әйтеп бетергесез зур шатлык, олы бәхет. Йөзләгән волонтер һәм хәйрияче, малтабарлар Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү ниятендә Аллаһы Тәгалә юлында уртак эшкә үз өлешләрен кертәләр. Изге эшкә сез дә кушылырга ашыгыгыз, хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Хәләл малыгыз һәм киңәшләрегез, көчегез белән ярдәм итегез!
Өлкә ифтарын үткәрү өчен сәдака акчаларын исәп-хисап счетына һәм шулай ук Сбербанктагы картага күчерергә мөмкин: +7 (937) 870-33-30 (Руслан Маратович Х.), “ИФТАР” дип язарга онытмагыз!
Белешмәләр өчен телефон: +7 (905) 349-75-34 (Алиакберова Эльмира Рамил кызы).
Аллаһы Тәгалә игелекле эш-гамәлләребезне һәм сәдакаларыбызны кабуллардан кылсын!
Руслан ГАЙНЕТДИНОВ,
“Өлкә ифтары-2026”ны оештыру комитеты рәисе урынбасары.