“Татар халкының риваятьләре - күлләр төбәгенең үзәгендә”
Чардаклы районында “Татар халкының риваятьләре - күлләр төбәгенең үзәгендә” дип исемләнгән грант проекты старт алды.

17 февральдә “Татар халкының риваятьләре - күлләр төбәгенең үзәгендә” дип аталган масштаблы грант проектын тормышка ашыруга старт бирелде. Без аны “Гаилә шәҗәрәсе” конкурсы белән башлап җибәрдек. Әлеге кызыклы һәм мавыктыргыч конкурс анда катнашучыларга үзләренең нәсел агачларын төзергә, шәҗәрәләрен тирәнтен өйрәнергә ярдәм итәчәк.
Конкурсның максаты - гаилә тәрбиясе традицияләрен ныгыту, милли мәдәниятне саклап калу һәм яшьләрдә үз тарихы белән горурлану хисе тәрбияләү. Бәйгедә катнашучыларга үзләренең нәсел тамырларын, буыннан-буынга тапшырылып килгән риваятьләрне җентекләп өйрәнеп, гаилә агачын төзергә тәкъдим ителә.
Әлеге чара хәзерге буын яшьләре өчен аеруча кирәкле һәм мөһим дип саныйбыз, чөнки алар гаилә кыйммәтләренең әһәмиятле булуы турында еш кына онытып җибәрәләр. Конкурс буыннар бәйләнешен саклап калырга, гаиләләрдәге өлкән буын вәкилләренә һәм ата-бабаларыбыздан мирас булып күчкән милли һәм дини гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итәчәк.
Бу конкурска теләге булган һәрбер кеше кушылып, күпмилләтле дәүләтебезнең мәдәни мирасын саклап калуга булышлык итүче уникаль проектның бер өлешенә әверелә ала.
Татар мәдәнияте фестиваленә әзерләнәбез
27 январьда Чардаклы районының Иҗтимагый палатасы әгъзалары “Татар халкының риваятьләре - күлләр төбәгенең үзәгендә” дип аталган проектны тормышка ашыруга багышланган чираттагы киңәшмәдә катнашты.
Әлеге киңәшмәгә район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Д.А.Родионов, Чардаклы районы татар автономиясе рәисе Җ.А.Мубинов, районның чуваш автономиясе җитәкчесе И.И.Мишина чакырулы иде.
Проектның “Мәдәни команда”сы (Чардаклы районының поселокара китапханәсе) В.Р.Залялетдинова җитәкчелегендә татар мәдәнияте фестиваленең этапларын планлаштыруга кереште.
Әлеге проект фольклор һәм гореф-гадәтләр, йолалар аркылы татар халкының уникаль үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итәчәк. Алар безнең күлләр төбәге тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Бик тиздән Чардаклы районы халкы һәм хөрмәтле кунаклар риваятьләр һәм милли колорит мохитенә чумачак!
Проект Россия Президенты Владимир Путинның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Әлеге фонд мәдәният, сәнгать һәм креативлы (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларга грантлар белән булышлык күрсәтү системасының операторы булып исәпләнә. Фондның конкурсларында катнашу шартлары белән фондкультурныхинициатив.рф дип аталган сайтта танышырга мөмкин.
Венера ЗАЛЯЛЕТДИНОВА,
Чардаклы районының поселокара китапханәсе директоры, Чардаклының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.