Ифтарлар халыкны берләштерә

19 февральдә Сенгилей шәһәренең “3005 нче мәхәлләсе” мөселман дини оешмасында изге Рамазан ае башлануына багышланган мәҗлес узды. Ифтар ашы мәчетнең имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Залалетдинов җитәкчелегендә үтте.
Күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесендә йөздән артык кеше катнашты. Мөселман кардәшләребез тоткан уразаларның, биргән сәдакаларның, хәләл малларга үткәрелгән ифтарларның кабул булуын, Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны гафу итүен сорап дога кылдылар. Бердәмлек һәм бергәлек рухы хөкем сөргән табын артында алар изге айда мөмкин кадәр күбрәк игелекле гамәлләр кылу, мохтаҗларга ярдәм итү кирәклеге турында сөйләделәр. Имам-хатыйб Рәмис хәзрәт үзенең кыскача вәгазендә ураза тотуның төп максатларына тукталды. Менә алар: рухи яктан чистарыну, ихтыяр көчен ныгыту, якын кешеләргә карата шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә омтылу.
Ифтардан соң дин кардәшләребез күптән түгел генә рәсми рәвештә ачылган мәчеттә 20 рәкәгать тәравих намазын укыдылар. Имам-хатыйб Рәмис хәзрәт изге теләкләр теләп һәм дога кылдырып, мөселман кардәшләребезне мохтаҗ кешеләр турында кайгыртучанлык күрсәтергә, туганлык җепләрен ныгытырга, ачу саклап йөрмәскә һәм барлык кешеләрне дә кичерергә, гафу итәргә, Коръән китабын күбрәк укырга һәм һәрчак догада булырга өндәде.
Сенгилей шәһәре мәчетендә Рамазан аенда ифтар ашлары көн саен узачак, дип хәбәр итте Рәмис хәзрәт.
Гөллия АЛЫМОВА,
Сенгилей районы.