МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ...

(Башы 6, 13, 27 февраль саннарында).
1970–1975 елларда Әбдери сигезьеллык мәктәбендә укыган вакытта укытучылар һәм класс җитәкчеләре еш кына үзгәреп торды. Берничә директор алышынды. Әлбәттә, бу күренеш безнең укуыбызга күпмедер тискәре йогынты ясады. Укучылар һәм укытучыларның бер-берсенә ияләшү процессы озак барганлыктан, кайбер фәннәрне үзләштерүдә өзеклек барлыкка килде, эзлеклелек югалды. Шулай да, мәктәпкә үз хезмәтләренең нәтиҗәсе белән кызыксынмаучы “вакытлы” штат тутыручылар килгәләп-киткәләүгә карамастан, мәктәптә укыту турында начар сүз әйтә алмыйм. Дәреслекләр гади булса да, укытучылар үз дәресләрен кызыклы итәргә, дәреснең санаулы минутларын нәтиҗәле итеп уздырырга омтылдылар. Һәр теманы әлеге фәнне яраттырырлык итеп аңлаттылар. Әлегә кадәр кайбер дәресләрне хәтерлим, чөнки алар шулкадәр мавыктыргыч иде. Минем үземә аеруча Камалова Фәнүзә апа дәресләре бик ошый, безнең телдә әйтсәк, “кызык” иде. Ул 5 сыйныфтан башлап 8 сыйныфка кадәр безгә ботаника, зоология, анатомия һәм химия фәннәрен укытты. Шулай ук Фәрдәнә Сәлахованың - татар теле һәм әдәбияты, Мәрьям Гайсина һәм Сания Сабированың – рус теле һәм әдәбияты, Галина Пятайкинаның география дәресләре сизелми дә үтә иде.
Безнең укытучыларыбыз – гади авыл укытучылары – ата-аналар һәм укучылар тарафыннан һичкем белән чагыштыргысыз хөрмәткә ия затлар булды. Алар безнең өчен бердәнбер диярлек белем чыганагы иде. Ә бөтен уку-укыту процессы формаль истә калдыруга гына түгел, ә тирән аңлауга юнәлдерелде. Укытучыларыбызның күбесе үзләре укыта торган фәннең фанаты иде. Хәтта тоташ идеологияләштерелгән тарих фәнен дә укучы аңына зыян салмаслык итеп тәкъдим итә алдылар. Әти һәм бабай булгач, шуны әйтә алам: безнең заманда мәктәп – мәктәп иде, кайбер укытучыларыбыз кырыс һәм кызу канлы булса да, алар гадел һәм таләпчән иде. Мәктәптә катгый вертикаль җитәкчелек хакимлек итте: директор, уку-укыту бүлеге мөдире, сыйныф җитәкчеләре. Һәркем өчен бертөрле төгәл программа бар иде. Әти-әниләр, үз чиратында, мәктәп карарын шик астына куймадылар, киресенчә, үз балаларыннан тәртип таләп итеп, укытучылар белән бер сүздә булып, аларга белем бирергә, балаларына белем алырга ярдәм итәргә тырыштылар. Бу безнең мәктәп елларыбызга аерым тотрыклылык хисе бирде.
Безнең буын, шул исәптән безнең сыйныф та «алга киткән социализм» чорын кичүче совет җәмгыятенең идеологик һәм әхлакый традицияләрендә тәрбияләнде. 1967 елның октябрендә, Бөек Октябрь инкыйлабының 40 еллык юбилеен зурлап бәйрәм иткән елны, без – беренче сыйныф укучылары, октябрятлар булдык, хәтерләвемчә, ун-унбишебезнең күкрәгенә яшь В.И.Ульянов-Ленин портреты төшерелгән биш очлы кызыл йолдызчыклар ялтырый иде. И шул кытлык заманнары! Барыбызга да значок җитмәү сәбәпле, калганнарыбызга аларны соңрак бирделәр. Шушы йолдызчыклар безнең өчен беренче аерымлык билгесе, горурлык билгесе иде. Безнең сыйныф октябрятлар командиры (вожатые) җитәкчелегендә 5әр кешелек «йолдызчыкларга» бүленде. Өлкәннәрдәге кебек җыеннар, фикер алышулар һәм йөкләмә кабул итүләр булды. Шулар арасында яхшы укырга, мәктәпне яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, намуслы, дус булырга, хезмәтне яратырга дигән бурычлар да бар иде.
Өченче сыйныфта укыганда авыл клубының зур сәхнәсендә безне тантаналы рәвештә пионер сафларына кабул иттеләр. Пионерга кабул итүне 1970 елның 22 апреленә, Совет дәүләтенең беренче җитәкчесе В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу көненә туры китерделәр. Безнең күбебезнең күңелендә пионер оешмасы якты эз калдырды: кызыл галстуклар, беренче совет космонавты Юрий Гагарин исемендәге пионер дружинасы, тантаналы җыеннар һәм походлар, быргы һәм барабан, металлолом һәм макулатура җыю, авылдаш ялгыз картларга ярдәм итү.
Жиденче сыйныфта укыганда, 14 яшь тулгач, кайберәүләребез ВЛКСМ сафларына бастык. Комсомолга кергәндә мәктәпнең комсомол комитеты әгъзалары алдында басып торганда кичергән дулкынлануыбызны һәм аларның ВЛКСМ уставы һәм дөньядагы иҗтимагый-сәяси вәзгыять турында биргән катлаулы (ул көнге тәэсирләр буенча – мәкерле) сорауларын бүгенге көнгә кадәр хәтерлим. Минем үземә, мәсәлән, уннан артык сорау бирелде. Ләкин комиссия әгъзаларының барлык сорауларына төгәл җавабым бар иде, шулай итеп, кайберәүләренең сораулар белән “батыру” ниятләрен кире кага алдым. “Сорау бирдемме – бирдем” өчен бирелгән формаль сорауларга да җавап бирдем. Минем комсомол билеты яшьлегем истәлеге буларак озак еллар сакланды. Ул елларда училищеларга, техникумнарга, бигрәк тә югары уку йортларына укырга керү өчен комсомол оешмасы характеристикасы кирәк иде. Бу документта мөрәҗәгать итүченең шәхесе һәм аның иҗтимагый эшчәнлегенең активлыгына бәя бирелде. Ләкин без комсомол сафларына формаль рәвештә кермәдек. Бездә Туган илебезгә файдалы, кирәкле кешеләр булу, мәгънәле яшәү максаты бар иде.
1975 елның 24 маенда мәктәптә безнең өчен соңгы кыңгырау яңгырады, сирень чәчәкләренең хуш исенә чорналган саубуллашу кичәсе узды. Бу барыбыз өчен дә мөһим вакыйга булды. Соңгы кыңгырау Әбдери сигезьеллык мәктәбен тәмамлаучыларның күбесе өчен символик вакыйга гына түгел, ул безнең мәктәп тормышы белән бөтенләйгә хушлашуыбызны, балачак белән саубуллашуны аңлата торган чара иде. Соңгы кыңгырау - шулай ук яңа дөнья төзү өчен зур юлларга чыгар алдыннан үтәргә кирәк булган бер чик, һәм ул чикне үткәндә күңел кыллары тибрәнми калмый. Укытучыларбызның безне озаткандагы күз яшьләре, шулай ук укучыларның мәктәп белән хушлашкандагы яшьле күзләре хәзер дә күз алдында тора.
1970 еллар уртасында илдә барган иҗтимагый-сәяси һәм икътисади процесслар безгә мәктәпне тәмамлаганнан соң аңлы рәвештә һөнәр сайлау мөмкинлеге тудырды, колхоз рәисләре боерыкларыннан һәм әти-әниләрнең һөнәри тәҗрибәләре кысасыннан чыгарга күпмедер юл ачты. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 22 сыйныфташтан 18ебез авылдан төрле җирләргә китеп барды. Безнең арабызда бишлегә һәм дүртлегә укучылар күп булса да, сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң икебез (Р.В.Шәйдуллин - Рязаново совхоз-техникумы, В.В.Шәкүров - Сергиевск зооветеринария техникумы) техникумга юл тоттык, калган ундүртебез педагогика, медицина юнәлешендәге һәм һөнәри-техник училищеларга керделәр. Дүртебез белем алуны күрше Чиялемар авылы урта мәктәбендә дәвам иттерде. Шулай ук өчебез (Р.В.Шәйдуллин – Казан дәүләт университеты, тарих фәннәре докторы, профессор; Р.М.Гайсин – Мәскәү дәүләт тау институты, техник фәннәр кандидаты, доцент; Ә.С.Мөхәммәдиева - Самара дәүләт университеты) югары уку йортларын тәмамлады. Сыйныфташларымның барысы да, арадан С.И.Юсупова, З.М.Сабирова, Ә.Ф.Нуретдинова, Ә.С.Кобетдинова, Ә.Р.Шаһвәлиева, Ә.И.Шәкүрова, Н.С.Сабитова һәм тагын берничә сыйныфташымны аерып әйтәсем килә, үзләренең уку-белем алу, шулай ук укыту-белем бирү мөмкинлекләрен тормышка ашыра алмады, бәлки, теләкләре булмагандыр. Әлбәттә, сыйныфыбызның күрсәткечләре бик әйбәт, Әбдери сигезьеллык мәктәбенең безгә кадәрге һәм бездән соңгы чыгарылышларыннан бер сыйныф та безгә якынлаша һәм узып китә алмады кебек.
Сыйныфташларым арасында төрле һөнәр ияләре, шулар арасында галимнәр дә (Р.В.Шәйдуллин, Р.М.Гайсин), укытучылар да (Р.М.Гайсин, Ә.С.Мөхәммәдиева, Ә.Ф.Нуретдинова, Р.В.Шәйдуллин), медицина хезмәткәре (Ә.С.Кобетдинова), ветеринар (В.В.Шәкүров), эшче һәм сатучылар да (Х.М.Галимов, М.М.Мортазин, Г.Н.Мостафина, З.М.Сабирова, С.Х.Сәгыйров, Т.И.Хәммәдиев, Р.М.Хәнәфиева, Ә.Р.Шаһвәлиева, Ә.И.Шәкүрова, С.И.Юсупова), эшмәкәр дә (Ә.Ю.Кәбирова) бар. Язмыш төрлебезне илебезнең төрле шәһәр һәм өлкәләренә – Мәскәүгә (1), Казанга (2), Самарага (9), Ульяновскига (2), Димитровградка (1), Оренбург өлкәсенә (1) алып китте. Безнең арада, озак булмаса да, авылда эшләүчеләр дә булды (Д.С.Әюпов, Х.М.Галимов, Ш.Ш.Гатауллин, С.Х.Сәгыйров, В.В.Шәкүров). Биш сыйныфташыбыз (Д.С.Әюпов, С.Х.Бахитова, Ш.Ш.Гатауллин, И.С.Мәҗитов, Н.С.Сабитова) инде мәңгелектә. Рухлары шат булсын дип телик.
Әйе, еллар чаба. Илле ел эчендә һәрберебез үзебезгә язган тормыш юлыбызны үттек, төрле сынау-авырлыклар да кичердек. Тырышлыгыбызның шатлык-әҗерен дә күрдек, шөкер. Сыйныфташыбыз Роберт Гайсинның мәктәптән соңгы тормышы, сыналып та сынмавы һәм ирешелгән уңышлары аеруча соклану уята. Аның миңа язган хатыннан, үз рөхсәте белән, түбәндәге юлларны китерәм: «Исәнме, Рафаил! Мин Мәскәү тау институтын тәмамладым (физика-техника факультеты), аннары өч ел Себердә (Кузбасс), Распадская шахтасында геофизик булып эшләдем. Ульяновскига кайттым, тугыз ел “Авиастар”да инженер-радиорегулировщик булып хезмәт иттем. Хезмәт хакын түләми башлагач, эштән киттем, ел ярым төрле эшмәкәрлек белән шөгыльләнгәннән соң, учхозга күчтем. Анда да хезмәт хакын түләүнең рәте беткәч, авыл хуҗалыгы фермасына эшкә урнаштым. Монда да хезмәт хакын аннан-моннан гына түләделәр. Нәрсә урлыйсың – ул синеке иде. Мондый тормыш бер дә канәгатьләндермәде һәм Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең физика кафедрасына ассистент булып урнаштым, 2003 елда Казанда кандидатлык диссертациясе якладым, доцент булдым. 2008 елда үзем элек тәмамлаган Мәскәү тау институтына күчтем. 2021 елга кадәр шунда эшләдем. Контракт тәмамлангач, аны яңартмадым, чөнки, үзең беләсең, контрактны озайту өчен рецензияләнә торган фәнни журналларда мәкаләләр бастырып тору кирәк. Дүрт эштә эшләү, өстәвенә, йорт та төзү фәнни хезмәтләр язу өчен вакытымны тарайтты. Институт белән саубуллаштым, хәзер мин пенсионер, бер генә эштә эшлим, Мәскәү янында яшим». Роберт Мөдәррис улы безнең сыйныфтагы малайлар арасында бердәнбер отличник иде. Аңа да, күрәбез, тормышның ачысын бик күп татырга туры килгән.
Безнең һәрберебез, абсолют ышаныч белән, Әбдери сигезьеллык мәктәбе һәм безнең 1975 елгы чыгарылыш – чын гаилә, дип әйтә алабыз. 50 ел дәвамында без үзебезне нәкъ шулай хис итәбез – еллар һәм ераклык белән аерылган, әмма мәктәптә уздырылган уртак эш һәм бәйрәмнәр белән мәңгегә берләштерелгән гаилә. Нәкъ менә шушы сагыныч хисләрен сыйныфташыбыз Әнисә Нуретдинованың авыл мәктәбен тәмамлавыбызга 50 ел тулуга багышланган «Классташларыма» дигән шигыре бик ачык сөйли.
Мәктәп елларын сагынып
Җыелыштык без бүген.
Илле ел үтеп киткәнгә
Һич тә ышанмый күңел.
Күпме еллар, күпме сулар
Ургып аккан булса да,
Әле һаман йөрәкләр яшь,
Чәчләргә чал кунса да.
Мәктәп еллары һичкайчан
Безнең хәтердән чыкмас:
Туган көннәр, “Аҗаган”нар,
Театр уйнау, су коену,
Улька тавында уйнаган уеннар
Мәңге-мәңге онытылмас.
Мәктәп бакчасына кереп
Алмалар да урладык.
Ул гынамы, наратлыкта,
Күрше тавыгын пешереп,
Ашы белән сыйландык.
Үсә төшкәч, малайларның
Көндәлекләрен тутырып,
Саф хисләрен кузгаттык.
Алар безне дәрестән соң,
Портфельләребезне тотып,
Өйгә кадәр озатты.
Истә калды Искәндәрнең
Моңлы гармун тавышы.
Әминәнең газеталары
Һәр бәйрәмне балкытты.
Әлфияләр, Әнисәләр,
Наиләләр, Сарияләр
Җырлары белән истә.
Зәкиянең бантиклары
Күбәләктәй җилпенерләр,
Керсәләр әгәр төшкә.
(Дәвамы бар).
Рафаил ШӘЙДУЛЛИН,
тарих фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе.