Күңелгә якын бәйрәм

Табигатьтә кабат яз - күк йөзендә кояш тагын да озаграк күренә, көчлерәк җылыта, тәнгә генә түгел, күңелгә дә җылылык бирә сыман. Шундый матур яз безгә байтак күркәм бәйрәмнәр алып килә. Шуларның беренчесе ул, әлбәттә, әниләр бәйрәме, гомумән, барлык хатын-кызлар бәйрәме - 8 март.

Хөрмәтле һәм зур ихтирамга лаек хатын-кызларыбызны язның иң матур һәм иң күркәм бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Бу - үзенчәлекле бәйрәм. Язның бу көнендә гаилә учагын саклаучы хатын-кызга, әниләребезгә, әбиләребезгә, тормышыбызны игелекле иткән һәркемгә тагын бер кат рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Хезмәт сөючәнлегегез һәм зирәклегегез, дөньяны игелекле итү сәләте өчен рәхмәт! Сезгә сәламәтлек, мәхәббәт, ышаныч, укуда һәм эштә уңышлар, бәхет һәм гаилә иминлеге юлдаш булсын!

Яз башы, табигатьтә тормыш башы, елның беренче җылы көннәре… Бу җылылык йортыгызны, гаиләгезне һәм җаныгызны җылытсын. Табигатьнең матурлыгы рухландырсын, ә яз башы сезнең тормышыгызда бик кирәкле һәм матур үзгәрешләрнең башлануын гәүдәләндерсен!

Сезгә бәхет, иминлек һәм уңышлар насыйп булсын. Сезнең барлык көннәрегез дә кояшлы, якты һәм истә калырлык булсын, гаиләләрдә татулык хөкем сөрсен, тормышларыгыз матур булсын. Сәламәт булыгыз, яратып һәм яратылып яшәгез! Бәхет, уңышлар, яхшы кәеф һәм зур шатлыклар теләп калам!

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Ф.Сафин.