Никулино авылына газ килеп җитте

Николаевка районы Никулино авылында 116 йорт хуҗалыгы табигый газ торбасына тоташтырылды. Губернатор Алексей Русских авыл халкын поселок эчендәге газүткәргечне файдалануга тапшыру уңаеннан котлады.

“2021 елда шушы зур эшне башлап җибәрүебезне, поселок эчендәге челтәрләр төзүебезне яхшы хәтерлибез. Бүген – истәлекле, символик мәгънәгә ия көн. Бүген без, барысы да килеп чыкты, дип рәсми рәвештә әйтәбез. Әлбәттә, сезнең тормыш сыйфатыгызны яхшырту, уңайлыклар булдыру буенча эш моның белән генә чикләнми. Россия Президенты авыл территорияләрен үстерү бурычы куя. Шуңа күрә Никулино авылында яшәүче һәрбер гаилә үз йортын газлаштыра алсын өчен киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез. Николаевка районын газлаштыру дәвам итә. 29 торак пункт газга тоташтырылган инде һәм без бу санны арттыру өстендә эшлибез. Алда тагын 21 торак пунктны газлаштыру бурычы тора”,- диде Алексей Русских.

Никулино авылын газлаштыру өчен өлкә бюджеты акчасына 8,3 км озынлыгындагы поселок эчендәге газүткәргеч төзелгән. Бу максатта 11,6 млн сум акча бүлеп бирелгән. Авылдагы 116 йорт хуҗалыгының 8се льготалы категориягә керә, торакларын газлаштыру өчен аларга адреслы материаль ярдәм күрсәткәннәр. «Газпром газораспределение Ульяновск» компаниясе Зур Чирекле авылы – Курмаевка авылы – Никулино станциясе бистәсе – Нагорный бистәсе – Дубровка авылы поселок эчендәге газүткәргечен файдалануга тапшырган.

“Әлеге торак пунктта 116 йорт хуҗалыгы белән ике котельныйны (мәктәп һәм гыйбадәтханә) газлаштыру өчен техник мөмкинлек булдырылды. Хәзергә авыл халкы 81 заявка бирде, 65 йорт хуҗалыгында йорт эчендәге газ җиһазларын монтажлау эшләре тәмамланды, ә 52 йорт газ белән тәэмин итү системасына тоташтырылды инде”,- дип хәбәр итте «Газпром газораспределение Ульяновск» ширкате генераль директоры Владимир Камеко.

Никулино авылында яшәүче күп балалы ана Гөлнара Ягудина социаль газлаштыру өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Минем гаиләм льготалы категориягә эләкте. Безнең авылда хәзер табигый газ бар, һәммәсенә дә зур рәхмәт”,- ди Гөлнара Ягудина.

Губернатор Алексей Русских шушы көннәрдә генә табигый газдан файдалана башлаган Рахмаевлар гаиләсендә кунакта булды.

“Вахтадан кайтып төшә дә, утын яра, күмер ташый. Ни әйтсәң дә, авыр иде инде. Утын белән күмерне, газ баллоннарын күтәреп ташырга бер дә җиңел түгел. Ә хәзер шәһәр халкы кебек уңай шартларда яшибез. Духовка эшли, газ бар – теләсәң нәрсә пешер”,- ди Румия Рахмаева.

2026 елның 1 февраленә Николаевка районын газлаштыру дәрәҗәсе 47,16% тәшкил итә. 29 торак пункт газлаштырылган.