Әтиебез – безнең горурлыгыбыз!

Безнең кадерле әтиебез һәм яраткан бабабыз Исхак Солтан улы Гельметдиновның тормыш, хезмәт юлы гыйбрәтле дә, сокланырлык та, күпләр өчен үрнәк тә булырлык.
Ул 1946 елның 5 мартында Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында сигез балалы колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Авылда урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, Ульяновск дәүләт педагогика институтының химия-биология факультетына укырга керә. Вузны бетергәннән соң, унике ел туган авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. 1971 елда Гөлсинә исемле математика укытучысы – әниебез белән гаилә корып җибәрәләр. 1980 елда партия райкомы аны Ертуган авылының “Восход” колхозына партоешма секретаре итеп юллый. Ә 1986 елда халык үтенече буенча авылда сигезьеллык мәктәп ачу эшләрен башлап йөри. Колхоз рәисе мәрхүм Әсхәт абый Сафиуллин ярдәме белән мәктәпне ачып, кирәкле җиһазларны кайтарталар һәм укытучылар эзләп табалар. Бик зур авырлыклар күреп, тормыш иптәше – әниебез белән кулга-кул тотынышып яңа мәктәптә балалар укыта башлыйлар. Әтиебез 2007 елга кадәр шушы мәктәптә директор вазыйфасын үтәде. Ул төрле фәннәр буенча белем бирде. Балаларда татар теле һәм әдәбиятына, милли мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләде. Мәктәп янындагы участокта яшелчәләр, матур чәчәкләр үстереп, районда гел мактаулы урын алдылар. Ул утырткан яшел чыршылар, авылда, мәктәптә олы эшләр башкарылуын һәм күпме гомер үткәнен билгеләп, бүген әтиебезгә баш иеп, рәхмәт укып торалар сыман.
Ертуган авылында 40 ел гомер кичереп һәм төрле холыклы кешеләр белән хезмәт итеп, бик күп авырлыклар күрсә дә, әтиебез сынмады, сыгылып төшмәде, беркайчан да югалып калмады. Лаеклы ялга чыккач, авыл халкы һәм Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте - мөфтият үтенече белән авыл мәхәлләсен әйдәп баруга бәйле мәшәкатьләрне үз җилкәсенә салды. Бүген ул мәчеттә имам-хатыйб вазыйфасын башкара. Үзенең дини белемен кирәккә генә кулланып, авыл халкын яхшылыкка, игелекле гамәлләр кылып яшәргә өнди, традицион ислам кыйммәтләрен саклап калуга зур өлеш кертә.
Күпьеллык тырыш, намуслы хезмәте өчен әтиебез Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, “Халык мәгарифе отличнигы”, “Хезмәт ветераны” дигән почетлы исемнәргә лаек булды.
Әтиебез белән әниебез гомере буе үрнәк гаилә булып, безне – энҗе бөртегедәй өч кызларын тәрбияләп үстерделәр, һәркайсыбызга югары белем биреп, тормыш юлына басарга ярдәм иттеләр. Хәзер балаларының гаиләләренә, балдан татлы оныкларының уңышларына сөенеп, туганнары белән аралашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Ә мәктәптә белем һәм тәрбия биргән укучылары илебезнең төрле почмакларына яшәсәләр дә, аларны онытмыйча, рәхмәтләрен җиткереп һәм бәйрәмнәр белән котлап, ярдәм итеп торалар.
Бөтен яктан да үрнәк булган хөрмәтле әтиебез белән горурланабыз һәм аңа барысы өчен дә олы рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез!
Балалары һәм оныклары.