“Кызлар күңеле” ансамбле – лауреат

Мәркәзебез Казанда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганееваның «Сандугач – Соловей» халыкара җыр бәйгесе узды. Әлеге конкурс быел инде унөченче тапкыр үткәрелде.
Конкурста илебезнең төрле төбәкләреннән 1500дән артык вокалист катнашты. Алар арасында Ульяновск өлкәсе вәкилләре дә бар иде. Чардаклы район мәдәният йортының "Кызлар күңеле" вокаль ансамбле (сәнгать җитәкчесе - Лилия Хузеева) мәртәбәле конкурста ике номинациядә - эстрада җырлары һәм халык җырлары номинациясендә катнашып, 2 нче дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булды.
Лауреатлар - Зарина Хәсәнова, Азалия Хисамова, Залина Билалова, Виктория Дерендяева белән остазлары Лилия Хузееваны зур уңышка ирешүләре уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз!