Иске Үрәнбашта йола бәйрәмнәрен онытмыйлар

Чардаклы районы Иске Үрәнбаш авылы мәдәният йортында Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән күркәм чарада - "Татар халкының йола бәйрәмнәре" дип аталган очрашуда төрле буын вәкилләре катнашты. Өлкәннәр үзләре белгән, әби-бабалары белән әти-әниләреннән күреп, ишетеп калган милли, дини гореф-гадәтләребез белән йолаларыбызның бөтен нечкәлекләрен яшь буынның күңелләренә сеңдереп калдырырга тырыштылар. Ә милли рухта тәрбияләнеп үсүче балалар һәм яшьләр "Балага исем кушу", "Яучы килә" һәм "Килен бирнәсе" йолаларында үзләренең осталыкларын бик теләп күрсәттеләр.

“Халыклар бердәмлеге елында милли гореф-гадәтләр белән йолаларны саклап калып үстерү мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирәбез. Авылыбыз, халкыбыз язмышына битараф булмаган апаларыбыз бездә үткәрелгән чараларда актив катнашалар. Мәктәп укучылары белән яшьләрдә дә кызыксыну көчле”,- ди мәдәният йорты җитәкчесе Розалия Хәлилова.