Азат Вахитов иҗатыннан

Үзем булып калыр идем
Мин килгәнмен икән изге җиргә,
Яшәргә тиешмен кешечә.
Борын чөеп, ияреп очмыйм
җилгә,
Гади калам – шушы көенчә.
Табадагы кызган борчак
сыман
Бәргәләнеп йөрмим сикереп.
Һәр олыга башым иеп
калам,
Исәнләшәм шартын китереп.
Чыпчык борыны кадәр нидер
эшләп,
Күркә кебек йөрмим
күпереп.
Дуслар уңышына чынлап
сөенәм,
Җаннарына шатлык җиткереп.
Кемнәргәдер ярар өчен
генә
Алыштыра алмам холкымны,
Хәләл хисләр тулы
күңелемне,
Йөрәгемдә янган ялкынны.
Зөбәйдә
Яшьлегемнең гөлләр
бакчасында
Очрадың син миңа, Зөбәйдә.
Чәчәк бүләк иткән идем өзеп,
Көтмәгәндә, кинәт шул
җәйдә.
Еллар гына түгел, гомер
кичтек,
Авырлыклар күпме
булмасын,
Тормыш дәрьясында туры
йөздек,
Югалтмыйча яшәү
кыйбласын.
Җәйләр узып, көзләр
җиткәч кенә
Зөбәйдәмнең сиздем
карашын.
Мин көзләргә китә алмыйм,
диде,
Җәйләремдә килә каласым.
Көзләр бары минем өчен
генә,
Ә син һаман җылы җәйләрдә.
Әрнеп өзгәләнә нечкә
бәгырь,
Йөрәгемне кысып бәйләргә
Син кирәксең, ласа, Зөбәйдә!
Үткәннәрне сагынып
Табигатьнең юктыр шыксыз
чагы –
Һәрчак матур, һәрчак
сөйкемле.
Һәр фасылын аның көтеп
алам
Тәүге ярны көткән
шикелле.
Искә төшсә үткән яшь
чакларым,
Йөгереп кайтыр булам
яныңа.
Аккош булып очып барыр
идем,
Чыкса әгәр шундый җай
гына.
Булмас инде җилдәй искән
чаклар,
Кошлар кебек язда
кайтмаслар.
Бөреләре шиңәр
чәчкәләрнең,
Хуш ис бөркеп бүтән
атмаслар.
Яшеннәрдәй яшьнәп, яңгыр
булып
Яшьлектәге кебек явалмам.
Кичерәлсәң мине,
кичерерсең,
Йөрәгемдә йөрткән
багалмам!
Сине күреп хәйран калган идем -
Чибәркәйне - кара кашлыны.
Яшерен генә гашыйк булдым шунда,
Сөя алмадым һич тә
башканы.
Ак күлмәкле каен кызы
сыман
Күзләреңне йомчы, йом,
әйдә.
Күтәрәм дә алып китәм
үзеңне
Яшьлегебез үткән шул
җәйгә!
Яшик әле ак дөньяда
Мин үлгәч тә дөнья бетәр,
димә,
Җирдә тормыш дәвам итәчәк.
Мәңгелектән килгән яшәү
гаме
Кешелеккә сүнми күчәчәк.
Һәрбер шәхес эз калдырып
яши,
Гомер шәме яна җиһанда.
Димәк, яңа тарих битендә без,
Яшәсәк тә төрле заманда.
Без килгәнбез икән аваз салып,
Кунак булып, изге бу җиргә,
Яхшылыклар кылып яшәп калыйк
Тарих битләрендә гомергә.
Яшәгәндә яшик әле бер чак
Аралашып һәм көлеп кенә.
Өч көнлек дөнья бу, диләр,
бары
Төштәге мизгел кебек
кенә!
Азат ВАХИТОВ,
Татарстан Язучылар
берлегенең Шәрәфле әгъзасы.