Рәхмәт хаты

Безнең газиз балабыз - кадерле улыбыз Руслан Рөстәм улы Миннебаев (1973 елның 5 апрелендә туган) быелның 19 гыйнварында СВОга - махсус хәрби операция зонасына китте. 15 февраль көнне ул сугышчан бурычларын үтәгәндә hәлак була. 25 февральдә Руслан улыбыз туган авылыбыз Иске Төгәлбуга зиратында Ислам дине кануннары буенча җирләнде.
Безнең авыр кайгыбызны барлык туганнар һәм авылдашлар уртаклаштылар. Туганнарыбызга, авылдашларга - барысына да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Шәүкәт hәм Равия Загретдиновларга, Сания, Җәмил һәм Дания Абдулвалиевларга, Шәүкәт Салиховка, Назимә Алиевага, киленебез Алсуга hәм оныкларыбызга аерым рәхмәтләребезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә барчагызга да исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер, иман байлыгы, кайгы-хәсрәтсез имин, тыныч тормыш насыйп итсен.
Фәния hәм Рөстәм Миннебаевлар,
Иске Төгәлбуга авылы.