Ифтар һавасын сулау күңелләрне нечкәртә

“Өмет” газетасы редакциясе традицион ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерүгә зур өлеш кертүе өчен Ульяновск өлкәсе мөфтиятенең “Әл-Ихлас” медале белән бүләкләнде.
Хөрмәтле Исхак Хасибулла улы һәм Рузия Генерих кызы! Чын күңелдән сезне һәм редакция коллективын “Өмет” газетасының Ульяновск өлкәсе мөфтияте медале белән бүләкләнүе уңаеннан котлыйбыз! Халыкка Ислам динен кайтару максатында берничә дистә ел дәвамында зур хезмәт куеп киләсез. Хезмәтегезне күрделәр, тиешенчә бәяләделәр. Бу шатлыкны без дә бүлешәбез, киләчәктә дә иҗат уңышлары насыйп булсын, халык тулы иманга кайтсын иде.
Менә берничә ел инде Губернатор Алексей Русских, Казаннан килгән Васил Шәйхразыев һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашында шундый зур мәйданда берничә мең кеше катнашында өлкә ифтары узып килә, төбәгебез татарлары өчен бу - зур дәрәҗә. Шундый дәрәҗәле авыз ачу мәҗлесендә катнашу, кунаклар белән аралашу, мөнәҗәтләр һәм нәшидләр тыңлау, шифалы Зәм-зәм суы белән авыз ачу, җәмәгать белән бергә ахшам намазын уку, гомумән, ифтар һавасын сулау күңелләрне нечкәртә, иманны ныгыта, калебтә канәгатьлек хисе тудыра. Соңыннан бөтенебез бергә дога кылуга аеруча зур игътибар бирәм һәм киләсе еллардагы ифтарларга да исән-сау барып җитәргә язсын иде дип ишектән чыгам.
Наилә ЯУШИРМӘЛЕ,
Чардаклы бистәсе.