Бердәмлек һәрвакыт кирәк!

Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм изге Рамазан аенда мөмкин кадәр күбрәк изгелекләр эшләү нияте белән Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов СВО зонасында хезмәт итүче мөселман кардәшләребезнең әти-әниләре, әби-бабайлары, гаиләләре белән очрашу оештырды.
Әлеге җыелышта Мәләкәс һәм Яңа Малыклы районнарының хакимият башлыклары, шулай ук СВОга авыллардан киткән мөселманнарның туганнары катнашты.
Ильяс хәзрәт Коръәни-Кәримнән аять-сүрәләр укыды һәм ил-көннәребезнең тыныч, имин булуын теләп дога кылдырды. Өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Рамил Хайруллин Россия халыкларының бердәмлеге елында барча милләт һәм дин вәкилләре белән дә дус-тату, аңлашып яшәргә өндәде һәм мөселман хатын-кызларының көчле рухлы булуын билгеләп үтте. Шәһәребез башлыгы Сергей Сандрюковның чыгышы да гыйбрәтле яңгырады:
“Мөселманнар элек-электән дус-тату яшиләр, әби-бабалары мирас итеп калдырган туган телне, гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклап, яшь буынга тапшырып калдырырга тырышалар. Шулай ук башка милләтләрнең телләрен, йолаларын хөрмәт итүләре белән бердәмлеккә омтылалар. Бердәмлек ул яхшы, тыныч тормыш белән яшәгәндә генә түгел, илебезгә куркыныч янаганда да кирәк”,- диде шәһәребез башлыгы.
Сергей Сандрюков кыю, батыр ир-егетләр тәрбияләп үстергән өчен барлык әниләргә, әбиләргә рәхмәт белдерде.
Димитровград шәһәренең Иҗтимагый палатасы рәисе Марина Макшанцева һәм шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова СВО зонасында геройлык һәм кыюлык күрсәтеп һәлак булган якташларыбызның якты истәлеген саклап, аларның якыннары белән тыгыз элемтәдә торуы, халыкның бердәмлеген ныгытуга зур өлеш кертүе өчен Ильяс хәзрәт Мухутдиновка рәхмәт белдерделәр.
Очрашу “Времена года” кафесында хәләл ризыклардан сыгылып торган табын артында дәвам итте. СВО геройларының якыннары үзләренең уй-кичерешләре, теләкләре белән бүлештеләр, Ильяс хәзрәт белән кафе хуҗаларына рәхмәт әйттеләр.
Мәҗлеснең ахырында Ильяс хәзрәт Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер кылып килгән кунакларга саулык-сәламәтлек, имин көннәр, илебезгә тынычлык, якты, матур киләчәк теләп дога кылдырды.
Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА,
Димитровград шәһәре.