“Бердәм Россия” хисап тота

“Бердәм Россия” сәяси партиясе Ульяновск өлкәсендә халык программасын тормышка ашыруның нәтиҗәләре турында хисап тотты.

Төбәгебездә “Нәтиҗә бар!” (“Результат есть!”) форумының ун тематик мәйданчыгы эшләде. Анда катнашучылар соңгы 5 елда төрле тармаклар буенча башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар.

Отчет кампаниясе Николаевка районында старт алды. Биредә сүз партия халык программасының сәламәтлек саклау системасы үсешенә бәйле казанышлары хакында барды.

Тематик мәйданчык ике этапта узды. “Звездный” физкультура-сәламәтләндерү үзәге базасында “Санитар оборонага әзер бул” курсы кысаларында дәрес үткәрелде. Беренче ярдәм күрсәтү буенча дәресне “Сәламәт киләчәк” партпроектының төбәктәге координаторы Сергей Беззубенков уздырды.

Николаевка район хастаханәсендәге мәйданчыкта сәламәтлек саклау системасының соңгы 5 елдагы төп казанышлары хакында фикер алыштылар: 47 ФАП төзелгән, 37 поликлиника ремонтланган, 759 берәмлек медицина җиһазы һәм беренчел звено өчен 85 машина сатып алынган, цифрлы системаларга һәм ясалма интеллектка күчү 100 процентка тәэмин ителгән, бу исә онкологияне башлангыч стадияләрендә ачыклауны 51 процентка арттыру, инфаркттан үлүчеләр санын 18 проценттан 10,7 процентка кадәр киметү, профилактик тикшеренү үтүчеләр санын 72,5 процентка чаклы җиткерү мөмкинлеге биргән.

Очрашуда катнашучылар шулай ук партиянең яңа программасына кертү өчен өлкә халкыннан һәм профессиональ җәмәгатьчелектән тәкъдимнәр җыю планын билгеләде. Мәйданчыкның модераторы – “Бердәм Россия”нең төбәктәге исполкомы җитәкчесе Константин Долгов.

“Бүген яңгыраган саннар – гади отчет кына түгел. Болар барысы да реаль үзгәрешләр, халык аларны үзләре яшәгән авылларда һәм шәһәрләрдә күрә. Яңа ФАПлар, заманча җиһазлар, врачка приемга җәһәт кенә язылу мөмкинлеге – сайлаучыларның наказлары буенча булдырылган халык программасын тормышка ашыру нәтиҗәсе. Без моның белән генә чикләнмибез, чөнки бик күп нәрсәне яхшы якка үзгәртәсе бар әле. Хәзер яңартылган программага яңа тәкъдимнәр җыя башлыйбыз. Төбәгебездә сәламәтлек саклау уңайлы һәм сыйфатлы булсын өчен врачларның да, пациентларның да фикерен исәпкә алырга кирәк. Эшне дәвам итәбез”,- дип белдерде Константин Долгов.

Ульяновскиның тимер юл транспорты техникумында торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы үсешенә кагылышлы мәсьәләләрне карадылар. Халык программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, безнең төбәк төзекләндерү эшләрен башкаруда җитди уңышларга ирешкән. Соңгы 5 елда гына да 300 җәмәгатьчелек киңлеге һәм 600 торак йорт территориясе яңартылган.

“Бердәм Россия”нең төбәк бүлекчәсе секретаре Владимир Камеко үзенең чыгышында инфраструктураны уңышлы яңарту һәм челтәрләрне модернизацияләү өчен федераль программаларда катнашу кирәклегенә басым ясады.

“Халык программасы үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады – биш ел эчендә барлык тармакларның да уңай якка үзгәрүен күрәбез. Әмма алда әле күп эшләр көтүен яхшы аңлыйбыз. ЖКХ тармагы һәрвакытта да аерым игътибар бирүне таләп итә, чөнки халыкның тормыш сыйфаты турыдан-туры шуңа бәйле. Коммуналь аварияләрне булдырмый калу өчен таушалып беткән челтәрләрне федераль үзәк ярдәмендә мөмкин кадәр тизрәк яңартырга кирәк. Без халык белән уртак тел табып эшләү максаты куябыз: һәрбер проект җәмәгатьчелек тарафыннан тикшерелә, гражданнарның фикерләре һәм теләкләре исәпкә алына. Ульяновск өлкәсендә яшәүче һәрбер кеше уңай нәтиҗәне тойсын өчен киләчәктә дә нәкъ менә шул форматта эшләячәкбез”,- диде Владимир Камеко.

Димитровградның атом-төш технологияләре лицее һәм Ульяновскиның 101 нче лицее базасында мәгариф тармагындагы уңышларга багышланган түгәрәк өстәл утырышлары узды. Соңгы 5 елда төбәгебездә 30 мәктәп төзелгән һәм капиталь ремонтланган, 9500 бала яңартылган белем бирү оешмаларындагы дәресләргә йөри башлаган. Мәйданчыкның модераторы – Законнар чыгару Җыелышы депутаты Алексей Кошаев.

Яшьләр йортында яшьләр темасына багышланган тематик мәйданчык эшләде. 2021 елдан башлап төбәгебездә 3 күп функцияле яшьләр үзәге булдырылган, 4 студентлар тулай торагы ремонтланган, техникумнар һәм көллиятләр базасында 6 алдынгы белем бирү-производство кластеры җиһазландырылган, яшь гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча яңа чаралар кабул ителгән.

“Ныклы гаилә” мәйданчыгын Водорацк авылында үткәрделәр. Төбәгебездә балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең 50дән артык чарасы гамәлдә, шуларның 11е – керемнәрне исәпкә алмыйча. Бүген өлкәдәге һәр сигезенче гаилә – күпбалалы, хәерчелек дәрәҗәсе 12,4 проценттан 9,3 процентка кадәр кимегән. Гаиләләр өчен өч күп функцияле үзәк эшләп килә, ел ахырына кадәр тагын җиде шундый үзәк ачылачак. Заволжьеның күп функцияле үзәгендә биш ай эчендә 1,6 мең гаилә ярдәм алган. Халык программасы кысаларында яңа чаралар гамәлгә ашырыла: студент кызларга йөклелек буенча түләүләр, яшь гаиләләргә торакны арендалаган өчен компенсация түләү, өченче бала тугач 300 мең сум күләмендә акчалата түләү каралган, яңа туган сабыйлар өчен прокатка бирү пунктлары эшли.

Өлкә үзәгендә һәм Димитровградта промышленность үсеше темасына мәйданчыклар узды. Ульяновск өлкәсе лидерлык позициясенә ия булуын дәвам итә һәм промышленность производствосының индексы буенча ПФО күләмендә беренче өчлеккә керә. Төбәгебез чит ил инвесторлары киткәннән соң “басып торган” 13 предприятиене яңадан эшләтеп җибәрүгә иреште.

Эшмәкәрләр йортында “Үсеш экономикасы” темасына дискуссия оештырылган иде. Төбәкнең төп экономик күрсәткечләре тотрыклы уңай динамиканы күрсәтә: кече предприятиеләрнең әйләнеше 103,4 процентка үскән, аларда хезмәт хаклары 116,2 процентка арткан. Шунысы игътибарга лаек: сыйфат кына түгел, секторның масштабы да арта. Хәзер төбәгебездә 70 меңнән артык МСП субъекты теркәлгән. Чагыштыру өчен: 2020 елда аларның саны 41 мең тирәсе булган. Берничә ел эчендә кече һәм урта предприятиеләр саны ике тапкыр арткан.

Партиянең чаралар комплексы Новоспасское районында “Авылның үсеше” мәйданчыгы белән тәмамланды. Авыл җирендә яңа ФАПлар төзү сәламәтлек саклау системасы үсешендә мөһим адым булып тора. Соңгы 5 елда 49 объект сафка бастырылган. Белгечләрне авылга җәлеп итү максатында “Земский доктор” һәм “Земский учитель” программалары тормышка ашырыла. 393 белгеч әлеге программалар буенча дәүләттән ярдәм алган. Социаль газлаштыру программасы да авыл җирендәге тормыш сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә яхшырта. Халык программасы буенча гомуми озынлыгы 1300 километр булган 25 яңа поселокара һәм 88 поселок эчендәге газүткәргеч төзелгән. Партия булышлыгы белән 14 мөһим социаль учреждение зәңгәр ягулык торбасына тоташтырылган. 2025 ел ахырына Ульяновск өлкәсен газлаштыру дәрәҗәсе 83 процент тәшкил иткән.