Ә син җавап тотарга әзерме?
Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рәхим!
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә дөнья гомеренең озынлыгын җир йөзендәге бер көн белән чагыштыра, ә шушы көннең кичкә авышкан чагын үзенең фани дөньяга килү вакыты дип атый. Әлеге хәдис кешелек дөньясы җир йөзендә дүрттән өч өлешен инде яшәгән булуы һәм аңа фәкать дүрттән бер өлешен генә яшәргә калганлыгы турында сөйли.
Кыямәт көненә әллә ни күп калмавын аңлата бу. Изге Коръәни-Кәримдә болай диелгән: “Сәгать якынайды һәм ай ярылды” (54:1). Бу исә кояшның бүтән беркайчан да чыкмас өчен соңгы тапкыр иңүгә таба хәрәкәт итүе хакында сөйли. Ай – соңгы тотылуын, йолдызлар – атылуларын, таулар тузанга әверелүләрен көтә. Ягъни бу безнең яңадан кубарылып, мәхшәр мәйданында җыелу көненә, Аллаһы Раббыбыз каршында хисап тоту көненә әллә ни күп калмавын аңлата.
Нәкъ менә шуңа күрә Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Кеше ничек дөньяви тормышка шатланып яши ала! Исрафил (а.с.) сурны иреннәренә якынайтты бит инде, аңа әмер бирелгәч, ул бер генә минутка да соңга калмас” (Тирмизи).
Хөрмәтле дин кардәшләребез, шуңа күрә һәрбер мөселман кешесе исәп-хисап көненә әзер булырга тиеш. Аллаһы Раббыбыз каршына барып басарга әзер булырга тиеш. Фани дөньяда яшәгән вакытта кылган эш-гамәлләре өчен җавап бирергә әзер булырга тиеш.
Ә хәзер шул хакта сорыйсы килә: син, мөселман кардәшем, җавап тотарга әзерме соң? Гомере буе җыйган акчаң, малың да, таныш-белешләрең дә, дөньяви тормыштагы дәрәҗәң дә берничек тә ярдәм итә алмаячак Кыямәт көнендә Бөек Хөкемдар – Аллаһы Тәгалә каршына барып басарга син әзерме?
Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә безгә болай дип боера: “Мин җеннәрне һәм кешеләрне Миңа гыйбадәт кылсыннар дип яралттым” (51:56).
Шуңа күрә, мөселман кардәшем, Аллаһыга гыйбадәт кылу өчен яралтылган адәм баласы буларак, Аның каршындагы бурычларыңны үтисеңме?
Көн саен биш вакыт намазны укыйсыңмы? Әллә намазны җомга көннәрендә, гает бәйрәмнәрендә генә укыйсыңмы?
Аллаһыбыз кушкан фарыз гамәлне үтисеңме – ураза тотасыңмы? Әллә Рамазан ае кергәч, сәламәтлегең белән проблемалар килеп чыгамы?
Раббыбыз әмер иткән бурычны үтисеңме – зәкятеңме бирәсеңме? Әллә мохтаҗлар өлешен дә алып калып, үзеңне тәмуг уты өчен ягулык итеп әзерлисеңме?
Изге җирләргә хаҗ кылырга барасыңмы? Әллә, анда барып йөрүчеләр акчаларын гарәпләрне ашатуга гына сарыф итәләр, дип уйлыйсыңмы? Мөселман кешесе болай дип уйларга, ялгыш фикер йөртергә тиеш түгел.
Әй, дин кардәшем, шушы сорауларга җавап бирергә син әзерме?
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримнең биш йөздән артык аятендә адәм баласын һәрдаим уйланырга өнди. Шуларның берсендә болай диелгән: “(Дөньяның гомере кадәр озын бер вакыт итмәгәннән соң Аллаһы Тәгалә аларга:) “Үгетләнгән кешене дә анда (вакыт эчендә) үгет алырлык кадәр яшәтмәдекме? Сезгә (пәйгамбәр, Коръән, картлык һәм якыннарыгызның үлеме кебек) кисәтүчеләр дә килгән иде...” (35:37).
Әй, дин кардәшем, башыңны тотып, болар турында кайчан да булса уйланганың бармы соң? Газиз гомереңнең кадерле сәгатьләрен нәрсәгә сарыф итүең хакында уйланасыңмы? Иртәгә, гомереңне нәрсәгә сарыф иттең, дип сорагач, ничек җавап бирерсең икән, и, кардәшем?
“Әй, Раббым, мин эшләдем, йокладым, күңел ачтым, телевизор карадым, ашадым, су эчтем, урамда йөрдем, җомга көннәрендә мәчеткә намазга бара идем”,- диярсеңме? Синең үзеңә шундый җавап ошыймы соң?
Гомереңне нәрсәгә сарыф итүең турында җавап тотарга син әзерме?
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) хәдисендә болай дип әйтелә: “Зирәк акыллы кеше һәрдаим үз-үзен хисапка тартып, үлемнән соң булачак нәрсәләргә әзерләнә. Ә үзенең дәрте һәм теләкләре артыннан гына баручы кеше ахмак, юләр була” (Тирмизи).
Шушы сыйфатлар буенча үзеңнең кем икәнлегең – зирәк акыллымы яки ахмакмы (глупец) булуың турында уйлап караганың бармы? Әллә теләкләрең һәм нәфесең артыннан ияреп барып, алкоголь – исерткеч эчемлекләр кулланасыңмы, ул Коръәндә “шайтан гамәлләреннән булган шакшылык” дип атала (5:90) һәм комарлы уеннар уйнап ятасыңмы?
Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә шулай ук проценттан кергән акчага яшәүчеләргә болай дип белдерә: “(рибаны тыйган әмерне үтәмәсәгез), Аллаһ һәм Рәсүленнән булачак сугышны белегез” (2:279) һәм Кыямәт көнендә алар: “Риба ашаучылар (каберләреннән) шайтан сугып еккан тиле кеше газапланган кебек кубарылырлар” (2:275).
Процентлар һәм кредитлар белән эш итеп, шул юл белән тапкан акчага ничек ашап ята аласыз? Сез менә шушы сорауга җавап бирергә әзерме?
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә безгә болай дип әмер бирә: “И, иман китерүчеләр! Үз-үзләрегезне һәм гаиләләрегезне уттан саклагыз, (башка утларның ягулыгы булса) аның ягулыгы кешеләр һәм ташлар” (66:6).
Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: «Сезнең һәркайсыгыз көтүче һәм һәркем үз көтүе өчен җаваплы», – дигән (Бохари).
Ә хәзер, дин кардәшем, менә шушы сорауга җавап бир: үзеңне һәм гаиләңне ягулыгы кешеләр һәм ташлар булган тәмуг утыннан коткарып калу өчен син нәрсәләр эшлисең? Хәзерге вакытта урамда трай тибеп, тәртип бозып йөрүче яшьләр арасында синең бала-оныкларың да бар түгелме соң?
Хөрмәтле дин кардәшләребез, җавап тотарга һәм һәрбер сорауга җавап бирергә әзер булырга кирәк. Чөнки үлем фәрештәсе Газраил (а.с.) синең яныңа килергә ашыга бит инде, аны каршы алырга әзер бул. Каберең, колачын җәеп, сине көтә, анда кереп ятарга әзер бул. Күкләр ярылырга, җир тетрәнеп куярга, таулар урыннарыннан күчәргә, диңгезләр кайнап чыгарга әзер, син дә җавап тотарга әзер бул.
Шушы олуг Кыямәт көнендә, исәп-хисап тоткан һәм әҗер-саваплар бирелгән көндә, Коръәни-Кәримдә әйтелгәнчә: “Телләре, куллары һәм аяклары (телгә китерелеп) кылган (яла һәм ялган кебек) нәрсәләре турында аларга каршы шаһитлык итәчәк” (24:24).
И, кардәшем, шуны исеңдә тот: әлеге шаһитлыкларны инкарь итәргә, аларга каршы төшәргә беркемнең дә хәленнән килмәс, көче җитмәс.
Мәңгелек Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримнең күп аятьләрендә безгә мөрәҗәгать итеп, болай ди:
“Һаман аңламыйсызмы әллә?” (21:10).
“Һаман тыңламыйсызмы?” (32:26).
“Сез бер дә уйламыйсызмы әллә?” (16:17).
Тирәнтен уйланырга һәм акылга килергә әлегә соң түгел, үзгәрергә һәм “(колларның гамәлләре язылган) Сәхифәләр ияләре арасында таратылгач” (81:10) җавап бирергә әзер булырга кирәк!
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.