ВАТАН ӨЧЕН ГОМЕРЕН БИРГӘН ГВАРДИЯ РЯДОВОЕ ИЛЬЯС ШӘЙДУЛЛИН ЯДКАРЕ

Ил каһарманнарын исемләп белү һәм аларга тиешле хөрмәт күрсәтү – шулай ук Ватанга бирелгәнлек, аны ярату билгесе. Чын патриотизмның – ватанпәрвәрлекнең иң беренче чиратта сүздә түгел, гамәлдә булуын алдагы буыннарга төшендерү өчен без бүгенге батырларыбыз исемен “ташка бастырып калдырырга”, алар турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат туплап, халкыбызга җиткерергә бурычлыбыз.

Якташларыбыз – Ульяновск өлкәсе ир-егетләренең кыюлык күрсәтеп яу кырына китүе, анда үз-үзләрен аямыйча сугышуы – безнең өчен горурланырлык батырлык үрнәге. Аларның һәркайсы – үз өстенә хәрби ант белән җаваплылык алган солдат һәм шул ук вакытта һәркемнеке кебек бердәнбер гомерле, үз өметләре, хыяллары, тыныч тормышта башкарырга тиешле эшләре, омтылышлары булган аерым кеше.

Безнең заманның шундый каһарманнарыннан берсе – Димитровград каласында гомер иткән якташыбыз, махсус хәрби операция зонасында һәлак булган гвардия рядовое Ильяс Шәйдуллин.

Махсус хәрби операция зонасында катнашып һәлак булган Ильяс Җәмил улы Шәйдуллинның нинди кеше булуы, аны каһарманлык юлына – үз теләге белән бүген ил язмышы, димәк, барыбызның да язмышы хәл ителгән вакыйгалар эченә керергә нинди ниятләр этәрүе турында да, аның бу гамәле артында җан бәргәләнүләре ятамы, әллә үзенә-үзе куйган бәяне күтәрү омтылышымы дип тә уйланырга, хәтта бәхәсләшергә дә мөмкиндер. Бернәрсә һич бәхәссез – Ильясның әлеге адымы аның дөньяга карашының мантыйкый (логик) дәвамы булды. Тыныч тормышта да гадәти яшәеш тәртипләреннән авышып, яшәү белән үлем чигендә көн итүе үзен туры юлга басарга өндәгән якыннарының үгетләүләренә каршылык күрсәтүе булдымы, тормыш рәвешенә үк әверелгән идеме аның? Ул башкалар “дөрес” дип тамгаланган тәртипләрне санга сукмаудан, үзе билгеләгән әхлак кысаларында яшәү һәм үзе теләгәнне эшләүдән тәм таба башлаган иде шикелле. Безнең карашка бәхәсле шәхси принципларга нигезләнгән, үз яшәү фәлсәфәсе булган эчке дөньясы Ильяс Шәйдуллинны махсус хәрби операциядә катнашучылар сафына алып килде һәм ватанпәрвәрлекнең үзенчәлекле символына әверелдерде дияр идем мин.

Гвардия рядовое Ильяс Шәйдуллинның, хөрмәтле Җәмил ага һәм Гөлсем апаның уллары Ильясның 2025 елның 16 ноябрендә яуда батырларча һәлак булу хәбәре килгәннән һәм җәсәде туган ягына кайтарып җирләнгәннән бирле туганнары, якыннары аның нинди кеше, нинди шәхес булуын аңларга тырыша, ачыкларга омтыла. Зур тармаклы нәселдән кайберәүләр аңа элекке тормыш рәвешенең корбаны дигән ашыгыч бәяләмә бирергә дә өлгерде. Минем фикеремчә, Ильясның Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәт контракты төзүенең нигезендә бу зур дөньяда үзенең “кечкенә кеше” булмавын раслау, үзен көчсез итеп танырга теләмәү, чын ир-егет сыйфатлары турында тирәнтен уйлану, үзендә шул сыйфатлар барлыгын бүгенгебезнең җитди сынавы аша исбатлау булгандыр.

Башкаларныкыннан үзгә үз дөньясында яшәгән кешенең сугышта батырлык кылып һәлак булуында, ничек кенә кырыс тоелмасын, ниндидер закончалык, эзлеклелек бар кебек. Аның психологиясе һәм тормыш кредосына XX–XXI гасырлар чигендәге иҗтимагый-сәяси вакыйгалар: илдәге яшәешнең мизгел эчендә асты өскә килү, Хөкүмәтнең җимергеч реформалары һәм кешеләр арасында барлыкка килгән яңа социаль мөнәсәбәтләр аркасында халыкның, шул исәптән шәхсән үз гаиләсенең дә тормыш хәле начараю көчле йогынты ясагандыр дип уйларга кирәк. Бу үзгәрешләр совет җәмгыятенең ярлылар һәм байларга: “тормыш хуҗалары” һәм аларның хезмәтчеләренә – яңа хуҗаларның һәр теләген үтәргә, алар кушканча яшәргә мәҗбүр хезмәтчеләргә бүленүенә китерде. Шул ук вакытта кабул ителгән яңа тәртип-кысаларга сыймаучы, җәмгыятьтә кабул ителгән һәм башкалар тарафыннан башкарыла торган эш-гамәлләргә кушылып китә алмаган маргиналлар саны геометрик прогрессиядә артты. Ильяс та шулар арасында иде. Ул элеккечә эшли-яши алмаудан, тормыш каршылыкларыннан гаҗиз булып төшенкелеккә бирелде, гаиләсе һәм туганнары ярдәмен аңлап кабул итәргә теләмәде.

Шушы хәлдәге кырык дүрт яшьлек ир-ат нишләргә тиеш? Украина территориясендә бара торган махсус хәрби операциядә катнашу максатыннан контракт төзү Ильяс өчен барлык проблемаларны берьюлы чишү юлы булып күренгәндер, мөгаен. Бу очракта контракт буенча хезмәт итү, бер яктан, ил алдындагы бурычны үтәү, патриотлык үрнәге күрсәтү кебек үзеңне үз алдыңда югары күтәргән күңел таләбе булса, икенче яктан – тормышыңдагы күп кенә мәсьәләләрне, шул исәптән матди проблемаларны, берьюлы хәл итәргә мөмкинлек бирүче, Хөкүмәтнең матди ярдәменә нигезләнгән туры юл да бит. Әлбәттә, бу адымны атлаганда бар ягын да уйлау-исәпләү мөһим. Сугыш эше талантлы кешеләр өчен һәрвакыт социаль лифт булган, Россия армиясендә мөмкинлекләре уртача булганнар да үз-үзләрен күрсәтә һәм үсә алган. Әйтергә кирәк, бу хәзер дә шулай.

Хәрби хезмәт контракты төзү – Ильяс өчен, һичшиксез, беренче чын сынау. Моңа кадәр аның Россия армиясенең махсус хәрби операция алып баручы подразделениеләрендә хезмәт итү кебек зур әһәмияткә ия һәм ахыры да бик аянычлы булырга мөмкин карар кабул иткәне булмый. “Мин куркак түгел” дигән психологик халәткә (күңел халәтенә) ирешкәнгә һәм махсус хәрби операция зонасына китү карарына килгәнгә кадәр ул бик нык уйлангандыр дип уйлыйм. Баштарак, мөгаен, уйлары үз “мин”е тирәсендә бөтерелгәндер: батырлык кылу, һәлак булу, яралану һәм гарипләнү... Мин. Менә шул пункт биләгәндер аның аңын. Кабул иткән карарың әтиеңә, туганнарыңа, аларның балаларына ничек тәэсир итәр – Ильяс өчен болары икенче урында булгандыр. Солдат хезмәтенә иң якыннарына да белгертмичә җыенып китүе шул турыда сөйли.

Карар кабул итеп тынычлангач, ул болайрак фикер йөрткәндер: “Армиядә булганым булмаса ни, солдат хезмәтен үтмәсәм ни... Анда өйрәтерләр. Бабай (Вәли Әхмәт улы, 1924–2012) сугышны буеннан-буена кичкән, әти (Җәмил Вәли улы, 1948 елда туган) Төньяк флотта хезмәт иткән, уртанчы абый (Ренат Җәмил улы, 1975 елда туган) Тын океан флотында булды, абыйның улы Таһир Ренат улы (2002 елда туган) солдат хезмәтен махсус хәрби операциянең беренче елында Белгород өлкәсендә үтте. Бөтен кеше дә үлеп калмый, яраланмый...” Хәзер инде беребез дә әйтә алмас, догалар белдеме икән ул, хәлиткеч мизгелләрдә күзләрен күккә багып ялвардымы икән?..

Иң якыннарыннан Ильясның яу кырына китү карарына ничек караулары турында сорашучылар булгандыр. Юк, алар бу турыда белмәгән. Ильяс бу турыда һичкем белән киңәшләшмәгән. Әнисе (Гөлсем Рәшит кызы, 1952 елда туган) бер ел элек вафат, абыйлары Рамил (1973 елда туган) һәм Ренатның үз тормышлары. Әтисен, дөньядагы иң якын һәм кадерле кешесен, мөгаен, борчырга теләмәгәндер. Башта якыннары аның югалып торуына игътибар бирмәгәннәр, дуслары-әшнәләрендә атналап яшәп яту гадәте булганга, барлауны да кирәк санамаганнар. Бу юлы ике атналап хәбәре булмагач, туганнары Ильясны эзләргә керешкәннәр. Телдән телгә күчеп, энеләренең әйләнеч юллар белән контракт төзеп, хезмәт итү урынына китеп баруы турындагы хәбәр килеп җиткән. Ильяс Шәйдуллин үзе, үз язмышы турында гына уйлап, алдагы язмышын югары көчләр хөкеменә тапшырган, күрәсең.

Без, совет чоры малайлары, әле солдат, әле командир булып, сугыш-сугыш уены уйнап үстек. Ә аннары... Армиядә хезмәт иткән яки вузда хәрби җыеннарда булган һәркайсыбыз яңа гына бирелгән хәрби киемне кулга алган, киеп караган, хәрби кием кигәннән соңгы тәэсирләр белән уртаклашкан, гәүдәгә ятып бетмәгән урыннарын бергәләшеп яраклаштырып көйләгән-утырткан мизгелләрне хәтерлидер. Күңелләрдә бала вакыттагы “бүләк” алу шатлыгы, җанлылык. Күбебез чын-чынлап балачакка әйләнеп кайткандай сөенә: әле генә кулына яңа “уенчык” тоттырдылар – уенчык түгел, чын автомат! Ильяс та “Кара гусарлар” подразделениесе сугышчылары киемен кигәндә шундыйрак хисләр кичергәндер. Авырлыклар, яралану яки үлем куркынычын уйлау юк, алары аннары...

...1986 елны Ильяс әти-әнисе белән Казанга килде. Бу минем Казан танк училищесы полигонында хәрби җыеннарда булган вакытыма туры килде. Малайның гаҗәпләнеп, сокланулы күзләрен елтыратып минем өстәге хәрби форманы сыйпап-тотып караганы исемдә. Ильяска бу вакытта дүрт яшь ярым иде. Моны ни өчен бик яхшы хәтерләвемә килсәк, малайның шул яшендә сөйләм проблемасы бар һәм аны докторга, атаклы балалар неврологы, профессор А.Ю.Ратнерга күрсәтергә алып килгәннәр иде. Доктор барыбызны да сөендергән диагноз куйды: бала сау-сәламәт, тиздән сөйләме көйләнәчәк. Җирле врачлар куркытып торсалар да, ул чыннан да сөйләшеп китте, сигезьеллык мәктәпне, аннары урта һөнәри училищены тәмамлады.

Казанда кунаклар тулай торактагы кечкенә генә бүлмәмдә тукталдылар. Мин гаиләле студент, инде кызыбыз Ләйсән бар иде. Ильяс Ләйсәннең караватында йоклады. Ильясның Казанда беренче тапкыр булуы, бала вакытның җете хәтере белән ул зур шәһәргә баруын, анда күргәннәрен күз алдында, күңелендә калдырган икән. Бу вакытта әниебез Әкълимә Исмәгыйль кызы Казанда, Республика клиник хастаханәсендә дәваланып ята иде. Ильяс әти-әнисе белән әбисе янында булды, анда әбисен генә түгел, әнинең хәлен белергә дип Ульяновскидан килгән башка туганнарыбыз белән дә очрашты. Моннан беркадәр ел элек, 2020 еллар башында, туган ягыма бер кайтуымда иң өлкәнебез булган Җәмил абыйларга кереп чыктым, шунда Ильяс белән дә күрештек. Шул көнне күргәнемчә, зәңгәр күзле, дулкынланып торган аксыл чәчле, какча гәүдәле булып күз алдымда торыр инде ул хәзер. Шунда Ильяс зур тәэсирләнү белән Казанга баруларын искә алды, үзеннән дүрт яшькә кечерәк туганнан-туган сеңелесен – кызым Ләйсәнне сорашты. Юл кешесе булгач, кызганычка, мин ашыга идем. Сорауларына ашыгыбрак җавап биреп, кузгалдым. Сөйләшәсе-аралашасы килеп калды шикелле. Шуннан соң бик кыска араларда тагын бер-ике тапкыр күрештек.

Контракт төзегәннән соң, Ильяс Шәйдуллин Самара өлкәсенең рәсми булмаган исем белән “Кара гусарлар” яки (“Пятнашки”) дип йөртелүче 15 нче аерым гвардия мотоукчы Александрия бригадасы хәрби подразделениеләренең берсенә эләгә. Элекке кавалеристлар данын данлап кына түгел, бригада сугышчыларының махсус хәрби операция барышындагы батырлыклары хакына да аны тагын бер исем белән – “Үлемсезләр” дип тә атыйлар. Александрия бригадасы махсус операция барышында беренчеләрдән булып “гвардияче” исеменә лаек була.

Бригаданың тарихы XVIII гасырга барып тоташа: 5 нче Александрия полкы 1776 елның августында оеша. XVIII гасыр ахырында, император Павел I вакытында ул гусарлар полкы дип үзгәртелә. Озак елларга “Александриялеләр”нең аерымлык билгесе булган атаклы кара мундирлар да шул вакытта барлыкка килә. Пруссиянең Кацбах елгасы (хәзер - Польша территориясендәге Качава елгасы) буендагы бәрелештән соң “Кара гусарлар”ны “Үлемсезләр” дип атый башлыйлар. 1910 елда полк Казан хәрби округына кертелә һәм Самара шәһәренә, полк өчен махсус төзелгән хәрби шәһәрчеккә күчерелә. 1914 елда гусарлар Беренче бөтендөнья сугышы фронтларына нәкъ менә шуннан китәләр. Полк Самарага кабат әйләнеп кайтмый. “Кара гусарлар” подразделениесенең яңартылуы 2016 елда Самарада “Кара гусарлар” хәрби-тарихи клуб оешу белән бәйле. 5 нче Александрия гусарлар полкының формуляры табылганнан соң, аның мирасын дәвам итәргә карар кылына. Шул максаттан Россия Федерациясе Оборона министрлыгына мөрәҗәгать ителә. 2019 елда Үзәк хәрби округның 15 нче тынычлык саклаучылар мотоукчы бригадасына Александрия мактаулы исеме бирелә һәм 5 нче Александрия гусарлар полкы штандартының тарихи күчермәсе тапшырыла.

әвамы бар).

Рафаил ШӘЙДУЛЛИН,

тарих фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе.