27 март – Россия Федерациясенең милли гвардия гаскәрләре көне

Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр, милли гвардия гаскәрләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез һәм Росгвардия барлыкка килүенең 10 еллыгы уңаеннан тәбриклим!

Милли гвардия сафларында һәрвакытта да иң яхшы, аеруча әзерлекле профессионаллар хезмәт итә, алар һәрчак батырлыгы, чыдамлылыгы һәм кыюлыгы белән аерылып тора.

Росгвардиянең Ульяновск өлкәсендәге бүлекчәләре хезмәткәрләре иң катлаулы һәм стратегик әһәмияткә ия юнәлешләрдә намус белән хезмәт итәләр.

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк безнең бүлекчәләр сугышчан бурычларны уңышлы үтиләр, профессиональлек күрсәтәләр, билгеләнгән бурычларның мөһимлеген төгәл, тирәнтен аңлыйлар.

Туган илебез һәм Россиянең киләчәге хакына башкарган барлык эшләре өчен дә хәзерге хезмәткәрләргә, шулай ук гаскәрләрнең һәм хокук саклау хезмәтләренең ветераннарына Ульяновск өлкәсендә яшәүче барча халык исеменнән рәхмәт белдерәм. Сезгә нык исәнлек, тынычлык һәм иминлек телим!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.