Нугай иле авылына табигый газ ягулыгы килеп җитте!

Карсун районы Нугай иле авылында поселок эчендәге газүткәргечне файдалануга тапшыру тантанасы узды. Әлеге чарада Губернатор Алексей Русских катнашты.
“Бүген Ульяновск өлкәсе картасында тагын бер газлаштырылган авыл пәйда булды. Нугай иле авылында яшәүче 400дән артык кеше үз өйләренә табигый газ ягулыгы кертү мөмкинлегенә ия булды, күбесе заявкалар бирергә өлгергән дә инде. “Газпром” компаниясе белән конструктив хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, без РФ Президентының йөкләмәсен эзлекле рәвештә үтибез һәм газлаштыру темпларын арттырабыз. 2025 елда Карсун районының Вальдиватское, Потьма, Большие Поселки авылларына табигый газ килде һәм тагын 14 торак пунктны газлаштыру бурычы тора. Алда зур эш көтә”,- дип белдерде Алексей Русских.
Нугай иле авылын газлаштыру эшләре “Газпром” компаниясе катнашында Ульяновск өлкәсен газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру программасы буенча башкарылган. Моның өчен 37 километр озынлыгындагы поселокара газүткәргечен төзергә туры килгән. Шулай ук “Газпром газораспределение Ульяновск” компаниясе белгечләре 16,5 километр озынлыгындагы поселок эчендәге газүткәргечне сузганнар. Хәзерге вакытта төзелеш-монтажлау эшләре тулысынча башкарылган, йорт хуҗалыкларын газ белән тәэмин итү системасына тоташтыру бара.
“Нугай илендә 287 йорт хуҗалыгын һәм дүрт котельныйны (фельдшер-акушерлык пункты, мәктәп, мәчет, балалар бакчасы) газлаштыру өчен техник мөмкинлек бар”,- ди “Газпром газораспределение Ульяновск” компаниясе генераль директоры Владимир Камеко.
“Авылдашларыбыз бу көнне озак, зарыгып көттеләр һәм, ниһаять, ул килеп җитте. Табигый газ ягулыгы безнең өйләребезгә килде. Хәзер инде авылыбыз тормышында яңа үсеш чоры башлана. Бездә яңа ФАП бар, мәктәп эшләп килә, балалар күп. Бүген инде газ да бар, димәк, Нугай иле үсеш юлыннан барачак”,- дип ассызыклады Нугай иле авылы мәктәбе директоры Илдар Меннибаев.
Хәзерге вакытта Карсун районында 21 торак пункт газлаштырылган, газлаштыру дәрәҗәсе 43% тәшкил итә.