“Наилә” мәчетендә – ифтар ашы

Новоспасское эшчеләр бистәсенең “Наилә” мәхәлләсе мәчетендә район ифтары узды. Танылган меценат Кәрим Абдулхак улы Аделов тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесендә йөздән артык кеше катнашты.

Хәзер инде традициягә кергән күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесенә Сызран шәһәрендә, Николаевка, Радищево, Иске Кулаткы районнарында яшәүче мөселман кардәшләребез дә чакырулы иде. Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин аларга Аллаһы Раббыбыз кушкан фарыз гамәлне – ураза тотуны җиренә җиткереп үтәү, изге Рамазан аенда мохтаҗларны шатландыру кирәклеге турында вәгазен ирештерде. Ә шәрәфле кунаклар – Новоспасское районы башлыгы Александр Горбунов, Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова һәм Иске Кулаткы район хакимияте башлыгы Рево Тяминов, шулай ук мәхәллә мөселманнары үзенең хәләл малыннан дин эшләренә өлеш чыгаручы Кәрим Аделовка рәхмәт белдерделәр. Кәрим Абдулхак улы туган авылы Татар Сайманы мәчетендә дә ифтар уздырырга ниятләве хакында хәбәр итте. Без – эшмәкәрләр, СВО зонасында хезмәт итүче егетләргә дә, милләт һәм дин эшләренә дә булышырга тиеш, диде ул.