Бистәгә нур бөркеп торучы мәчет

Чардаклы районы Колхозный бистәсенең үзәк урамында балкып утыручы мәһабәт мәчет бинасы тирә-юньгә нур сибә. 2020 елда әлеге Аллаһы йортының биек манарасыннан беренче тапкыр моңлы азан тавышы яңгырап бөтен җиһанга таралган.
Ульяновск шәһәренә терәлеп үк утырган күпмилләтле Колхозный бистәсендә 1600дән артык кеше яши, шуларның 500гә якыны, ягъни 30 процент тирәсе – татарлар, мөселман кардәшләребез. Алар “Красноярский” колхозы гөрләп эшләп торган советлар заманында өлкәбезнең татар авылларыннан, күрше Татарстан һәм Чувашия республикалары районнарыннан килеп урнашкан. Бөтен уңайлыклары булган йортларда яшәп, тырышып эшләгәннәр, балалар үстергәннәр һәм, ни гаҗәп, халыкны бары тик яхшылыкка гына өйрәтүче мәчет төзү кирәклеге турында хәтта уйлап та карамаганнар.
2011 елда Красноярское авыл җирлегенең хакимият башлыгы Назыйм Хәйретдинов һәм мәхәллә халкы беренче мәртәбә мәчет салу мәсьәләсен күтәреп чыга. Тынгысыз йөрәкле Назыйм Мөнип улына җир участогы алу, документларны рәсмиләштерү проблемасы белән төрле кабинетлар буйлап күп һәм озак йөрергә туры килә. Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында милли һәм дини тәрбия алып үскән Назыйм Хәйретдинов сынауларга бирешмичә һәм кул селтәмичә, мәчет төзү өчен рөхсәт алу бәхетенә ирешә. 2017 елда бистә татарлары бергә җыелып, мәчетнең нигез ташын куялар һәм фундамент салалар. Ә 2018 елда инде биек стенасын күтәрәләр. 2020 елда бинаны газлаштырганнан соң, мөселман кардәшләребез намазларга йөри башлый. Колхозный бистәсе мәчете дәүләт органнарында рәсми рәвештә теркәлгән һәм хәзер Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте канаты астында эшләп килә.
Колхозный поселогына кабатланмас ямь өстәп торучы мәчетне торгызу максатында күп көч куйган Назыйм Хәйретдинов изге эшкә хәләл малларыннан өлеш чыгаручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыга. Иске Кулаткы районы Иске Атлаш авылының данлыклы Тяминовлар нәселе вәкилләре – хәзерге вакытта Мәскәү шәһәрендә яшәүче Рәшидә Хәмидулла кызы Акжигитова һәм аның булдыклы, тырыш уллары Солтан белән Альберт мәчет төзелешенә бәйле чыгымнарның күпчелек өлешен үз өсләренә алганнар. Акжигитовлар бүген дә мәчетебезгә булышып торалар, аларга Аллаһының рәхмәтләре яусын, ди Назыйм кардәшебез. Мәчет бинасына урнаштырылган истәлек тактасына да, әлеге гыйбадәтханә бертуган Солтан Әбдрәшит улы Акжигитов белән Альберт Әбдрәшит улы Акжигитов, төбәк халкы ярдәмендә төзелде, дип бик тә хаклы рәвештә язылган.
“Мәчетебезне салырга ярдәм итүчеләрне барысын да санап үтүе мөмкин түгел. Ә шулай да, кайберләрен аерым билгеләп үтәсе килә. Чардаклы район хакимияте башлыгы Юрий Сергеевич Нестеров рәсми документларны әзерләргә бик нык булышты. Ә Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин, ярты юлда туктап калырга ярамый, гел алга барырга кирәк, дигән сүзләре белән безне һәрдаим канатландырып торды. Танылган эшмәкәребез Рафаэль Айзатуллов геодезия мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итте, хәзер газ белән ут өчен түләргә булыша. Мирный бистәсеннән Яруллиннар гаиләсе, Татар Колмаерыннан Суфия Давлетшина, Үрән авылы һәм Чардаклы район үзәге мөселманнары, Татарстанның Нурлат, Буа районнары мәчетләре, Илгиз Салихов, Нәгыйм Шарафутдинов, Измайловлар гаиләсе, Рәфәгать Шайдуллов, Ульяновскидан Руслан Абдулвалиев һәм Фәргать Хайбуллов гаиләләре сәдака акчаларын китереп тапшырдылар. Рәмис Расих улы Валеев эретеп ябыштыручы буларак мәчеткә җылылык кертүне үз өстенә алды. Мәчетебез мөәзине Марат Сабиров, мәхәллә советы әгъзасы Альберт Шарафутдинов, Папау авылыннан Махмутовлар гаиләсе, Үрәннән Әминә Мөслихетдин кызы, Буа шәһәреннән Сулеймановлар гаиләсе дә сәдака-җарияләрен китереп бирделәр. Башка милләт вәкилләре – руслар белән әрмәннәр дә изге эштән читтә калмады. Мәчет халыкны яхшылыкка, тәртипле һәм әдәпле булырга, кешенекенә тимәскә өйрәтә бит, ди алар. Чынлап та, православие чиркәве белән күршедә генә урнашкан мәчетебез мөселманнарны туры, хак юлга өнди, традицион ислам кыйммәтләре сагында тора”,- ди Назыйм Хәйретдинов.
Бүген “Солтан” мәчетендә биш вакыт намаз уку, дини гыйлем алу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Мәхәллә халкы изге Рамазан аенда бергә җыелып ифтар мәҗлесе үткәрде. Анда өлкәннәр дә, яшьләр дә – башларына түбәтәй кигән ир-атлар һәм яулык бәйләп куйган хатын-кызлар күпләп килгән иде. Махсус дини белеме булган – Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлаган имам-хатыйб Ринат хәзрәт Гарифуллин гайбәт сөйләүнең олы гөнаһлардан саналуы турында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Күптән түгел генә имам булып эшли башлаган Ринат хәзрәт мәчеткә тәравих намазларына бик аз кеше йөрүе, дини белем алырга теләүчеләр бөтенләй булмавы турында бераз зарланып та алды. Әлбәттә, халык белән ныклап эшләргә, аларны дин, мәчет юлына тартырга, гафләт йокысыннан уятырга кирәк, ди үз алдына изге максатлар куючы имам. Ә Ульяновскиның “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Фәнис хәзрәт Гиниятуллин нәфесне йөгәнләп ураза тоту, юмартлык күрсәтеп ифтарлар уздыру, әдәп һәм әхлак кагыйдәләрен үтәп яшәү кирәклеге турында вәгазен җиткерде. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов бала-оныкларыбызга татар телен, дин нигезләрен, милли гореф-гадәтләребез белән йолаларыбызны өйрәтергә өндәделәр.
Ерактан ук үзенә тартып, нур бөркеп торучы “Солтан” мәчетенә илтүче сукмакка беркайчан да үлән үсмәс дип ышанасы килә. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән эшмәкәрләр һәм халык акчасына төзелгән гыйбадәтханәнең биек манарасыннан биш вакыт намазга чакырып моңлы азан тавышы яңгырасын, бабайлар һәм әбиләр, аларның оныклары, яшьләр монда йөреп калебләрен сафландырсын, ике дөнья бәхетенә ирешү юлын тапсын иде.
Исхак ХӘЛИМОВ.