Ташламыйк авылларны!

Бүген бездә кунак бар: Ульяновск өлкәсенең “Стратегик консалтинг агентлыгы” дәүләт предприятиесе җитәкчесе, татар автономиясенең Иске Майна район советы рәисе Әсхать Хуҗаҗан улы Галяутдинов.

- Әсхать Хуҗаҗанович, хезмәт юлыгызга күз салсак, Сез озак еллар федераль структуралар карамагындагы өлкә оешмаларында җитәкче булып эшләгәнсез, аннары дүрт ел туган авылыгыз Иске Кызылсу җирлегенең хакимият башлыгы вазыйфасын башкаргансыз.

– Чынлап та, мин озак вакыт “Ульяновскоблгазстрой” өлкә дәүләт предприятиесендә хезмәт иттем. Ульяновск өлкәсе торак пунктларында газүткәргечләр төзедек, заказчы-застройщик функциясен үтәдек. Хәзер өлкә районнарында еш булырга туры килә һәм газлаштырылган авылларны күреп шатланам, чөнки бу мөһим эштә минем өлешем дә бар.

Предприятиебезне үзгәрткәннән соң, тормыш тәҗрибәмне исәпкә алып, Ульяновск өлкәсенең суд департаменты идарәсенә матди-техник тәэмин итү, капиталь төзелеш, биналар һәм корылмаларны эксплуатацияләү, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге начальнигы итеп эшкә чакырдылар. Безнең бүлек тырышлыгы белән Ульяновск өлкәсенең район судлары биналарын ремонтлау һәм төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылды.

2020 елда туган авылым халкы чакыруы буенча Иске Майна районы Урайкино авыл җирлегенең администрация башлыгы вазыйфасын биләп торуга конкурста катнаштым һәм җиңдем. Ул вакытта мин авылга җан өреп, тулы канлы тормыш белән яшәтү максаты куйган идем. Өлкә җитәкчелеге белән элеккеге мәктәп бинасын реконструкцияләп, “Забота” учреждениесенең филиалын – картлар йорты ачу турында килештек. Шуннан соң мәктәп бинасы “Забота” балансына тапшырылды, сак хезмәткәрләре штатка алынды, шулай ук проект алды эшләре башкарылды. Бинаны яңарту проектын өлкә программасына кертү күздә тотыла иде. Кызганычка, заманалар үзгәрде һәм реконструкцияләү эшләре әлегә билгеле булмаган срокка кичектерелде. Мәктәп бинасын яңартканнан соң, авылда 100 бабай белән әбигә исәпләнгән картлар йорты ачу каралган иде. Бу – авыл халкы, яшьләр өчен 120 эш урыны дигән сүз. Әлеге социаль учреждение авылның үсеш драйверына әверелергә мөмкин иде. Иске Кызылсу авылын саклап калып үстерү өчен кирәкле булган бу проект кайчан да булса барыбер тормышка ашырылыр дип ышанам.

2024 елда өлкә җитәкчелеге тәкъдиме буенча “Стратегик консалтинг агентлыгы” дәүләт предприятиесе директоры вазыйфаларын башкаруга керештем. Безнең предприятие “Газпром” ширкате белән берлектә торак пунктларны газлаштыру программасын планлаштыру, газүткәргечләрне эксплуатацияләү белән шөгыльләнә, шулай ук Ульяновск шәһәренең төньяк өлешен ресурслар – җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итә.

- Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, Сез хәзер дә Иске Майна районы җирлекләренең иҗтимагый тормышында бик тә актив катнашасыз.

- Авыл җирлегенең хакимият башлыгы булып эшләгән вакытта ук инде халыкка аралашу, мәгълүмат җиткерү өчен социаль челтәрләрдә группалар булдырдым. Әлеге группаларда катнашучылар активлык күрсәтеп, туган авылыбызга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша. Мисал өчен, бергә һәм бердәм булып, мәчеттә ифтар, корбан мәҗлесләре үткәрәбез. Әгәр нинди дә булса проблемалы мәсьәлә килеп чыкса, бу хакта группага язабыз. Авылдашларыбыз беркайчан да битарафлык күрсәткәннәре юк әле, һәрвакыт ярдәм итәләр. Менә шулай дус-тату булып, аңлашып, Сабантуй бәйрәме үткәрергә, мәчетне яңартырга, зиратларны төзекләндерергә булышабыз. Күптән түгел генә безнең авылдан чыккан бер гаиләгә бәла-каза килде. Оныклары Диана тугызынчы этаждан егылып төшеп имгәнгән иде. Минем тәкъдим буенча авыл халкы, читтә яшәүче якташларыбыз шушы балага ярдәм кулы суздылар. Ә Иске Майнада яшәүче Гүзәл Әнвәр кызына фитра сәдакаларын илтеп тапшырдык.

СВОда – махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызны да онытмыйбыз, гуманитар ярдәм җыеп озатуда катнашабыз. Беренчеләрдән булып бронежилетлар, болгаркалар, телефоннарны зарядкага кую өчен аккумуляторлар сатып алып җибәрдек.

Туган авылларыбызны, ата-бабаларыбыз җирен онытмыйк, ташламыйк, аларга хәлебездән килгән кадәр ярдәм итик! Татар теле, милли гореф-гадәтләр, йолалар, динебез авылда саклана бит.

– Гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде.

– Иске Кызылсу авылы кызы – хатыным Әлфия белән матур гына яшәп, улыбыз Азатны тәрбияләп үстердек. Ул өч югары уку йортын тәмамлады. Хәзер “HAVAL” автосалонында менеджер булып эшли.

И.ХАСИБОВ.