Китап тарихка керә

Үткән ел азагында Казанда «Кулаткы укулары», «Хансөяров укулары», «Ганеев укулары»: фәнни-гамәли конференция материаллары» дип исемләнгән китап басылып чыкты.

Исеменнән үк күренгәнчә, 735 битле бу җыентык Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы авылында булып үткән конференцияләрнең материалларыннан тупланган. Билгеле, әлеге чараларны районыбызда оештыруда, шулай ук китапның дөньяга танылуына безнең кадерле якташыбыз, меценат, хаҗи Эдуард Әнвәр улы Ганеев төп сәбәпче була. Ул Саратов шәһәрендә яшәсә дә, безнең динебез юлыннан атлауда, мөселманнарны берләштерүдә күп эшләр башкарды. Ә инде ул Иске Кулаткы районы башлыгы булып хезмәт иткән чорда район халкы өчен зур изгелекләр кылды. Аның ярдәме белән күп кенә мөселманнарыбыз хаҗга сәфәр кылу теләгенә иреште, районыбыз мәчетләрендә рухи чаралар актив рәвештә алып барылды. Әнвәр хаҗи халкыбызны Татарстан Республикасы, Казан шәһәренең шәрәфле кешеләре, дин әһелләре белән якыннан таныштыручы шәхесләрнең берсе булды. Аның җитәкчелегендә районыбызда һәр ел «Кулаткы укулары», «Хансөяров укулары» алып барылды. Әлеге чараларны Эдуард Ганеев хәтта Шәһри Болгар җирендә дә оста итеп оештырды. Казандагы форумнарда, Болгарда да безнең мөселманнарыбыз аның ярдәмендә зур делегация булып катнашты. Югарыда әйтеп үткән мөһим чараларда без гел Татарстанның танылган дин әһелләре белән бергә булдык.

Саны белән егермедән артык булган фәнни-гамәли конференциянең барышы «Күмәк көч» район газетасында, Татарстан матбугатында да киң чагылдырылды. Ул гына да түгел, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсенең мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, конференцияләр турында матур итеп брошюралар бастырып, әлеге чараларда катнашучыларга истәлекле бүләк итеп тапшырып килде. Бу басмаларда фоторәсемнәр белән имамнарның, шәрәфле дин әһелләренең, журналистларның чыгышлары урын алган. Алар яшь буынны шушы юлда тәрбияләүгә нигез салды.

Билгеле, китап бастыру - катлаулы эш, ул күп эзләнүләр һәм чыгымнар таләп итә. Шуңа карамастан, Иске Кулаткы районының мөхтәсибе, районыбыз җитәкчелеге, дин әһелләре бу мәсьәләдә Ильяс хәзрәт Җиһаншин белән фикер алышты. Һәм 3 ел эчендә, ниһаять, көтелгән басма дөньяга чыкты. Китапның беренче битләрендә үк Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның, аның беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншинның сәламләүләрендә, чыгышларында кадерле якташыбыз хаҗи Эдуард Ганеевка, Иске Кулаткы районына карата ихтирам сүзләре төп урын алган. Ә бу исә Татарстанның безнең районга, халкыбызга хөрмәте турында сөйли.

Элекке елларда конференция «Кулаткы укулары», «Хансөяров укулары» дип үткәрелсә, кадерле якташыбыз 2019 елда бакый дөньяга күчкәч, аны искә алу йөзеннән «Ганеев укулары» дигән исем дә өстәлде. Моның турында китапның матур тышлыгы да сөйли.

Басманы әзерләүдә Ильяс хәзрәт Жиһаншин (баш мөхәррир), Ләбиб хаҗи Лерон (җыентык редакторы), Хәйдәр хәзрәт Койрыков һәм Зөлфәт хәзрәт Мингалиев (мәдрәсә мөгаллимнәре), хаҗия Фидания Леронова (корректор) зур эш башкарган. Ошбу басма Эдуард хаҗиның кияве - «Гэксар» электротехника заводы генераль директоры Рәшит хаҗи Бикташев һәм Эдуард хаҗиның кызы - Эльмира ханым Бикташева иганәчелегендә нәшер ителгән. Шушы җаваплы, истәлекле эшне башкарган өчен искекулаткылылар аларга олуг рәхмәтен җиткереп кала.

Рөстәм АРИФУЛЛИН,

Иске Кулаткы районы.