Балтачиевлар шәҗәрәсе
(Ульяновск өлкәсе Папау авылы)

Безнең бабайлар Петербургда кенәз правасы белән торганнар. Аталары үлгәч, нигәдер Петербургда торасылары килмәгән. (Аналары бозык юлга кергән, имеш).
Ике туган Петербургдан чыгыб киткәнләр. Олысы Үти исемле булган. Барганда, йулда бер адәм үләксәсенә очраганлар. Андагы кешеләрдән сорашканлар. Андагы кешеләр һәрберсе «безнең түгел» диб әйткәнләр.
Үти бабай әйткән: «Алай булса, бу кырны безгә бирегез, без бу үлгән кеше өчен җаваб бирербез»,- дигән. Андагы кешеләр дә, бик шад булыб: «Алыгыз, бу безнең гир (җир. - М.Ә.) түгел», - дигәнләр.
Шундан Үти бабайлар да шунда утырыб, бер ауыл йасаганлар. Ул ауылга да Үти Чатказы диб исем биргәнләр.
Шундан бик озак вакытлар үткәч, Бәшир хәзрәт вакытында булса кирәк, «Безнең кенәз правабыз булган, без аны сораб карыйк», - дийеб, Петербурга барганлар. Анда тийешле урыннарга кергәнләр, ләкин боларга: «Варут закрыты», - диб җаваб биргәнләр, йәгъни «Ул хөкем бетерелде», - дигәнләр.
Шунда кергәндә, Йөзи дигән кешегә очраганлар да сөйләшкәнләр.
Йөзи бабай күб йыллар солдат булган, анарга гир бирербез дигәнләр. Шул гирне сораб гери (йөри. - М.Ә.) торган булган. Йөзи бабайга безнең Чатказ бабайлар зур йәрдәм иткәнләр (гир алу хакында).
Йөзи бабай әйткән: «Безнең бабайларга гир чыкса, килегез, бик кабул итәрмен», - дигән. Гир чыккач, Бәшир хәзрәтнең дүрт малайы балалары белән Кечкенә Калмайурга (Папауга) киләләр.
Безнең бабай Габделнафыйгъ була. Ул Кечкенә Калмайурга 1813 йылда килә.
Габделнафыйгъның ир баласы Габделҗаббар була.
Мөхәммәдтаһир бине Сәгъдетдин бине Габделҗаббар бине Габделнафигъ бине Габделбәшир бине Максуд бине Һашим бине Үти Келисар кенәз Балтачай улы ауылда иң күб иген чәчүчеләр, балтачыйлар иде, бик тырыш кешеләр иде.
Йөзи бабай Исән Тимернеке (авыл исеме. - М.Ә.) булган. Гир алгач, Кечкенә Калмайурга килгән. Ул гирдә кечкенә генә Папау дигән рус булган, шуның белә безнең ауылга Папау дийүб йөртелә.
ИСКӘРМӘ
Гарәп графикасында язылган шәҗәрә тексты безгә археографик экспедиция барышында 1974 елның сентябрендә тапшырылган иде. Ул Ульяновск өлкәсе турындагы сирәк мәгълүматларның берсеннән күчерелгән. Татар язма чыганакларында Балтачиев дип йөртелгән биләр яки мирзалар булуы турында хәзергә мәгълүмат юк. Шәҗәрәнең кыйммәте - Сембер якларына татарларның XVI-XVIII гасырларда авыллар нигезләп килеп утыру тарихларыннан бер версияне бәян итүдә. Шәҗәрә тексты Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фондында теркәлгән (99 колл. - 1 тасв.- 219 сакл. бер.). Матбугатка беренче мәртәбә тәкъдим ителә.
Марсель ӘХМӘТҖАНОВ,
"Татар шәҗәрәләре".