Аллаһы кануны

Ак буранлы декабрь аенда көтеп алган улыбыз җиһанга беренче мәртәбә аваз салды. Ак дөньяны бүләк иткәч, ак биләүләргә биләп, озын гомер, сәламәтлек, ак бәхетләр юрадым.

Әмма күңелләргә сары сагыш салып килгән сентябрьдә ул 25 яшендә, хушлашмыйча, мәңгелеккә китеп барды. Тәкъдиребез шулдыр инде, шулдыр… Инде 28 ел буена каберен зиярәт кылырга йөрибез. Язларда чәчәкләр утыртабыз, көз җиткәч, чүп үләнен җыябыз, чардуганын алыштырып торабыз. Барган саен баш очына утырып, күңелемнән генә булса да аның белән сөйләшеп алам, тууыннан алып дөньялыктагы соңгы көненә кадәр гомере юлларын барлап чыгам, догалар багышлыйм. Газизебез күкләрдән барысын да күрәдер, без килгәнне дә көтәдер сыман. Көтеп торучы әле ул гына да түгелдер. Янындагы ике кабердә ятучы кемнәрнеңдер якыннары да көтәдер. Берсендә таш та, чардуган да юк. Икенчесенең күптән куелган чардуганы күгәреп беткән, исемен дә язып элгән булганнар. Онытылганнар… Аларның каберләре өстен дә чистартып кайтам. Рухларын сөендереп, саваплы эш эшли алам әле дип күңелемне юатам.

Әйе, арабыздан киткәннәргә без бары тик шундый яхшы гамәлләр генә кыла алабыз бит. Каберләрне зиярәт кылырга, өсләрен чистартып торырга кирәклекне һәр гаилә әгъзасы бала чактан ук белергә тиешледер, минемчә.

Сиксәненче еллар. Гимназиядә эшләп йөргән чаклар. Уннарымны чыгаргач, дүртенче классны кабул итеп алдым. Гадәттәгечә, беренче кыңгыраудан соң класста тәрбия дәресе исемлек буенча укучылар белән танышудан башлана. С. хәрефеннән башланган фамилияләргә җиткәч, йөрәгем авырттырып кысып куйды. Эш шунда, бу класста укырга тиешле укучы җәйге ялда фаҗигале төстә арабыздан китте. Дәрес ахырында: "Әллә И. янына барып кайтабызмы?”- дип балаларга мөрәҗәгать иттем. Барысы да бик теләп ризалаштылар. Алар да классташларын юксынганнардыр, күрәсең. Каберенә чәчәк бәйләме салдылар, хәтер тактасына куелган елмаеп торган сурәтенә, тын да алмыйча, озак кына карап тордылар. Классташларының мәңгелек йортка вакытсыз күчүе аларның йөрәкләрен тетрәндергәндер шул. Үз гомерләрендә беренче тапкыр дуслары каберен зиярәт кылулары иде. Бу йола классның традициясенә әверелде, мәктәпне тәмамлаганчы һәр беренче кыңгыраудан соң искә алып тордылар, шулай ук якыннарының каберләрен дә белгәннәрдер дип ышанасы килә. Тәрбия сәгатьләрендә бу темага әңгәмә үткәргәндә Ризаэддин Фәхреддиннең "Әдәп дәресләре" исемле китабының "Каберләр әдәбе" дигән өлешен кулландым. Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм) дә: "Иминлек булсын сезгә, ий, мөэминнәр кавеменең йорты, без дә Аллаһы теләсә, сезнең белән тоташачакбыз", - дигән әнисе каберен зиярәт кылган вакытта.

Ризаэддин Фәхреддин: "Бу тән яки тал чыбыгы кебек яшь вә нәзек вакытында дөньядан китәчәк, яки картаеп эштән чыкканнан соң туфрак астында урын алачак. Аллаһының сөннәте (канун) вә тәртибе шушыдыр",- дигән. Ягъни, якыннарны, бигрәк тә балаларны салкын җир куенына салу мәңге китмәс, төзәлмәс йөрәк ярасы булса да, язмышларга буйсынып, Аллаһтан сабырлык сорарга гына кала.

Клара ВӘЛИШИНА,

Сарман-Иске Төгәлбуга.