Дөнья бәхет өчен яралган!

Ә мин...

Авыл борылышын узып барам -

Ерак юлга китеп барышым.

Тау астында авылым, туган йортым,

Йөрәгемдә һәрбер карышы...

Узып барам, ә күңелем анда:

Бу юлы да кем дә кайтмаган...

Җилләр генә исә үз көенә,

Керә-чыга бикле капкадан.

...Ялгыз түгел инде безнең йорт та,

Тирә-күршеләр дә шул хәлдә.

Һәрберсе дә кемнедер көтә, дип

Үз-үземне аклыйм бу мәлдә.

...Шәһәр кешесе дә булалмадык,

Авылга да сирәк кайтыла.

Җилбәзәк җил кебек анда-монда,

Күңел... туган җиргә тартыла.

...Яши-яши гомер узып бара,

Адымнарын гына тизләтә.

Ә гаҗиз йорт көтә, көн дә көтә,

Сабырлыкка безне өйрәтә.

....Кичерер, дип өмет озатып калды,

Борылышны узды сагышым.

Урталай өзелеп сагынудан –

Балаларга китеп барышым.

Үз-үземнән китәлмәм

Кая китим... Үзем булып калып,

Кай тарафка китим, юл алып?

Үкенечне җир читенә илтим –

Иреклеккә яңа юл салып.

Түземлекнең чиксез түгеллеген

Белә тормыш. Язмыш – беләме?!

Әллә чиген алып, сыный һаман:

Бу түзәчәк, диеп көләме?

Беләме ул – кем соңыннан көләр,

Канатлылар каурый үрәме?

Йөзләгән сынаулар чиген ерып,

Сыгылмаганлыкны күрәме?

Кая гына китеп карасам да,

Үз-үземнән генә китәлмәм:

Нигеземә, яшәү асылыма

Беркайчан хыянәт итәлмәм!

Мин - бәхетле

Мин - бәхетле, берни булмагандай –

Каршылыклар киртә куйганда!

Шилмәс көчем иңен куя һаман –

Хәлем беткән сыман булганда.

Авыр сүзләр яра салган чакта,

Очар канатларым талганда:

Бер мәл кирәк, көчем җыяр өчен –

Таянычсыз ялгыз калганда.

Бер мәл кирәк үлеп терелергә,

Көчле булып калу ул – бәхет!

Ялгыз түгел – үз-үземә терәк,

Бирешкәнгә казылыр ләхет...

Гайбәт давылын да басар вакыт,

Онытылыр юк сүз ишкәннәр.

Сайда йөзгән – тирән күрә мени?!

Минем өчен маяк – җилкәннәр!

Кул сузымы шәйләр өчен генә

Исраф итеп булган гомерне:

Янәшәдә күпме андый затлар –

Бер файдасыз таптый бу җирне...

Уйларымның талмас канатлары

Сөртенсә дә, алга барганда,

Мин бәхетле төрле халәтемдә,

Аеруча – ялгыз калганда!..

Ике юл чатында

Кар ява... Бөтерелеп кар ява,

Без үткән юлларны тигезләп.

Һавада болытлар агыла,

Туктатырга теләп – үгетләп.

Ике юл чатында син дә мин...

Сораулы карашка юк җавап.

Җил, буран туздыра – түзәлми:

Аерылып булмагыз, дип, харап!

Ә күктә болытлар куера,

Яңгырлы кар ява эзләргә.

Без чиктә – ике юл чатында:

Ялгышлык булса да – түзәргә.

Сынаулар бик кырыс булдымы,

Күтәрмәслек авыр иңнәргә:

Язмышка селтәрбезме бар(ы)сын,

Әллә соң – буранлы җилләргә!?

...Уңда да, сулда да кар ява...

Әлегә – бертигез киләчәк.

Сиңа да, миңа да – эзсез юл,

Томанда - билгесез күрәчәк.

Сау бул, дип бик килә әйтәсем,

Аерылсак – кичермәс бураннар!

Борылсак та - юл юк. Үкенеч...

Буранга күмелгән урамнар...

Туң бәгырь

Туң бәгырь эрерме беркайчан?

Чатнаган. Бик сак бул, кагылсаң.

Кыйпылчык кадалмас, яралап,

Коелып та төшмәс, сак булсаң!

...Кыш та, җәй дә аңа бертөсле,

Мизгелләр арасы - озын юл...

Таныш та, ят кебек бу дөнья...

Адашканмы әллә монда ул?!

Чит, суык карашлар арасы –

Җилләргә генә ул үтәли.

Җылылык эзләгән бәгырьне

Боз сөңгесе угы киртәли.

...Язмыштан-ялгыштан яралган...

Боз булып яшәүгә кем риза?

Бик сак бул һәм кискен кагылма!

Мин аңлыйм: бу халәт – мең җаза!..

Аңламастыр моны табигать...

Кичерерме язмыш – кем белгән?

Нәрсә ул суыкка – бер сәгать?

Мәңгелек туңлыкка җир күнгән!

Хәтер капкасының биге юк

Хәтер ян капкасын ачып керәм –

Кайтып барам үткән елларга.

Зирекләрем танып кочар сыман –

Яфрак койган кайтыр юлларга.

Күпме еллар, күпме сулар аккан...

Күпме кеше күчкән зиратка.

Истәлектә алар барысы исән:

Тик мин генә идем еракта.

Хәтер урамында тормыш кайный,

Бала чагым йөгерә каршыга.

Әнә, әни чыгып бара йорттан,

Әллә күреп, каршы алырга...

Ничек кайтып җиттең, кызым, дияр

Һәм кочаклап сөяр аркамнан.

Көткән идем!.. Әйдә, өйгә, диеп

Алдан атлар ачык капкадан.

...Сагынып кайта идек һәрвакытта,

Җирсеп үттек гомер юлларын.

Әни безгә ярдәм сорагандыр,

Догаларда кушырып кулларын!

Әти - сабыр, сүзгә саран иде,

Яшерергә тырышып хисләрен,

Төгәл соравына җавап алып,

Канәгать елмайды күзләре.

Күрше-күлән керде күрешергә,

Сорашырга безнең хәлләрне.

Әни, гүя, көткән – табын әзер,

Ясый башлый кайнар чәйләрне.

Күңел күктә – шатлык дулкынында,

Мәңге шулай булыр шикелле.

Ә бу – бары хәтер күзәнәге –

Саг(ы)нуларның тик бер мизгеле...

...Кайтам кабат. Күңел монда кала...

Уйларыма да бит тынгы юк.

Капка төбендә кар. Ишек бикле.

Хәтер капкасының биге юк...

Көтәм әнине...

Вакытлы гына

чыккандыр, диеп

Көтәм әнине...

Бу озын көнне –

Эзләре дә юк.

Тоташ кар ява...

Кар көрәп кердем,

Көтәм әнине.

Самавырында

Чәй дә кайнады.

Нигә көттерә

икән ул мине?

Ялгыз утырып

эчтем чәемне.

Бәлки, юлдадыр –

Көтәм әнине.

Икенде җитте,

көн узып бара.

Күзем тәрәздә –

Кайтып килмиме?

...Көннәр дә узды,

Еллар да – юлда...

Һаман күнәлмим –

Көтәм әнине...

Кайтып керерме...

төшләрдә генә –

Сирәк булса да,

Бәлки, бер төнне?

...Кайтыр юл булса,

түзәр идеме?

Күңел - баладай,

көтә әнине...

Ак буран

Тәрәз(ә) аша күреп торам

Буран барын –

Түбәләрдән кочак-кочак

Себерә карын.

Болытларның иң карлысын

Җыеп килгән.

Миләш, чыршыларга аклы

Тун кидергән.

Сукмакларга, бакчаларга

Или мулдан.

Карны сөреп бара җилләр

Карлы юлдан.

Авыл тынган... Урам тынган.

Күңел тынган...

Юк, ялгышам, алмагачка

Бер кош кунган!

Җил, суыкка аның, гүя,

Исе китми.

...Миңа гына җылы өйдә

Нидер җитми...

Ак буранга ияримме

Әллә мин дә?

Көмеш бөртек булыйм

Миләш җимешендә.

Дөнья бәхет өчен яралган!

Язмыш сынауларын

барысын үтеп,

кичерергә кирәк, бәяләп –

Бәхетсезлек, әрнү-кайгылары

Үтсә дә йөрәкне телгәләп.

Шашкан гасыр караңгылык япса,

Юлдан тайпылмыйча үтәргә!

Сизгер җанлы кеше булып калып,

Акыллы гына эш итәргә.

Һәм яшәргә –

Югалтулар аша!

Язмышка буйсынмас рух һәм дәрт.

Тиешле бәя – барысы да мәгълүм.

Яшәү таянычы – хак кодрәт.

Бу йөрәксез тормыш дәверендә

Төзәлгәнме-юкмы бар хата –

Калган чиксез гомер юлларында

Бәхет, игелек сибелеп ята.

Бәлки, шунда гына кемдер аңлар –

Дөнья бәхет өчен яралган!

Намусыбыз саклап, җиңел сулап:

Ул без булырбыз – алга юл алган!

...Язмыш сынауларын кыю үтеп,

Кич(е)рү канәгатьлек бирәчәк.

Шул вакытта гына һәр таң безгә

Шатлык, сөю алып киләчәк.

Күңелем шат!

Мәшәкатем күп булса да,

Яшәү дәрте! Күңелем шат!

Оныкларның, кыңгырау күк,

Көлгәне чыңлый кат-кат!

Тынычлыкка омтыласың,

Ялгыз калырга кайчак...

Мәшәкатьнең шатлыклысы

Булсын - мин шуңа бик шат!

Тәрәзә төбе ямь-яшел

Үсенте...Урамда март.

Язга кердек. ...Карлы кояш.

Җылы кирәк - тик бер шарт!

Гөлсинә ХАНӘФИ,

Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы.