Яңа Тимерчән мәктәбендә – Батырлык дәресе

Зур Нагаткино урта мәктәбенең Яңа Тимерчән корпусында Батырлык дәресе узды.

Мәктәп укучылары белән очрашуга Ватан сакчылары Р.Ш.Латыйпов, Н.Н.Левендеев, Г.П.Ермилов, С.В.Петрянкин, М.К.Саяпов һәм шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналары килгән иде. Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре һәм махсус хәрби операция геройлары Кораллы көчләрдә хезмәт итүгә бәйле истәлекләре белән бүлештеләр һәм күп сынаулар аша узулары, җиңү шатлыгын кичерүләре турында сөйләделәр. Хәзерге заман беспилотниклары хакында бәян итүләре балаларда аеруча зур кызыксыну тудырды.

Малайлар һәм кызлар кунакларны игътибар белән тыңлаганнан соң, сораулар бирделәр һәм геройлардан төпле киңәшләр ишеттеләр: авырлыклардан беркайчан да курыкмаска, яхшы укырга, Ватаныбызны яратырга, Туган илебезне саклаучылар һәм яклаучыларны бервакытта да онытмаска.

Истәлекле очрашу СВО сугышчыларының әниләренә истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.