Тугызынчы балалары туган

Чынлы районында “Социаль десант” эшләде.

“Социаль десант” кысаларында районның ЗАГС бүлегендә гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга багышланган мәйданчык оештырылган иде. Анда районның яшь гаиләләре һәм гаилә юбилейларын билгеләп үтүче бәхетле парлар катнашты. Алар озак еллар бергә яшәп, буыннар бәйләнешенә, иң яхшы гаилә традицияләрен саклап калуга булышлык итү үрнәге булып тора.

Әлеге чарада Цильна эшчеләр бистәсендә яшәүче күпбалалы Рөстәм Әмин улы белән Раушания Рәфкат кызы Хуснутдиновлар гаиләсен тәбрикләделәр. Быел аларның 9 нчы сабыйлары – кызлары Ясминә якты дөньяга аваз салган. Хуснутдиновлар гаиләсендә 7 кыз: Кәүсәрия, Мәрьям, Хәлимә, Әмирә, Асия, Ләйлә, Ясминә һәм 2 ир бала – Әмин белән Абдулхәким үсә. Быел Хуснутдиновларның гаилә корып бергә яши башлауларына 25 ел була. Алар балаларында гаилә традицияләренә хөрмәт тәрбиялиләр.