СВО ветераны белән очрашу

Ульяновскиның “Гнездышко” балалар йортында СВО ветераны, 31 нче аерым бригаданың хәрби хезмәткәре, “Герои Симбирской земли” төбәк проектында катнашучы Айрат Хайруллин белән очрашу узды.

Ватан сакчысы малайлар һәм кызларга ВДВда – һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүе, махсус хәрби операциядә катнашуы, шулай ук сугышчыларга тыныч тормышка яраклашырга ярдәм итүче дәүләт программалары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Хөрмәтле кунак “Герои Симбирской земли” төбәк программасында катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм буыннар бәйләнешен, тарихи дөреслекне саклап калу кирәклеген ассызыклады.

“Герои Симбирской земли” проекты Губернатор Алексей Русских инициативасы буенча гамәлгә куелды һәм Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә эшләтеп җибәрелгән “Время Героев” федераль программасының дәвамы булып тора.