Игорь Комаров: “Ульяновск өлкәсе – ПФОда әйдәп баручы төбәкләрнең берсе”

13 мартта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы (ПФО) тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Ульяновскида эшләде.

Ул Губернатор Алексей Русских белән очрашты, хәзерге вакытта биш меңнән артык кеше хезмәт иткән УАЗда булды. Җирле власть автогигант җитәкчелеге һәм хуҗалары белән һәрвакыт элемтәдә тора. Киләсе ике елда Московское шоссе урамындагы заводка 12 миллиард сумлык инвестицияләр кертү күздә тотыла, диде төбәгебез башлыгы. Тиздән Sollers ST9 маркалы яңа внедорожник конвейердан чыгачак.

“Өч ел элек Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең турыдан-туры катнашында УАЗны реконструкцияләү турында карар кабул ителгән иде. Моның өчен Игорь Комаровка рәхмәт белдерәсем килә”,- диде Русских.

Игорь Комаров билгеләп үтүенчә, Ульяновск өлкәсе - промышленность производствосының үсеш темпы күрсәткечләре буенча ПФОда да, тулаем Россия буенча да әйдәп баручы һәм иң яхшы төбәкләрнең берсе.

“Власть органнары белән Ульяновск предприятиеләренең эше күренеп тора. Шулай ук быел юбилеен – 50 еллыгын билгеләп үтәчәк Авиастарның үсеш юлыннан баруы күренә. Автомобиль төзелеше тармагы проблемалы булса да, Sollers продукциясенә ихтыяҗ зур. Ульяновскидагы ОПК предприятиеләренең, башка тармакларның, шул исәптән югары технологияле тармакларның динамикалы үсешен күрәбез. Ульяновск өлкәсе инвестицияләрнең үсеш темплары буенча да алдынгы позицияләрне били”,- диде Комаров.

Алексей Русских әйтүенчә, өлкәбездә «Арнест Упаковочные Решения» һәм «Росатом ветролопасти» кебек яңа предприятиеләр дә уңышлы эшли. Беренчесе елына 2,5 миллиард алюминий банка җитештерә, икенчесе дә проектлы куәтенә чыккан инде. Шунысы аеруча игътибарга лаек: икесе дә Россиядән киткән чит ил инвесторларын алмаштырганнар.

Вәкаләтле вәкил һәм өлкә Губернаторы СВОда катнашучыларга булышлык күрсәтүгә, аларны тернәкләндерүгә һәм эшкә урнаштыруга, шушы сферадагы объектив проблемаларны хәл итүгә бәйле мәсьәләләрне дә карадылар.

“Болар барысы да СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре дәүләтнең кайгыртучанлык күрсәтүен тойсыннар өчен бик тә кирәк”,- дип белдерде Игорь Комаров.

Ульяновск өлкәсендә СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә 45 төрле ярдәм чарасы күрсәтелә. Передовойдан – алгы сызыктан кайткан сугышчыларга “Защитники Отечества” фондында (Ульяновск, Киров урамы, 20) һәрьяклап ярдәм итәләр. Реабилитацион ярдәм күрсәтү системасы ныгый – ике ел эчендә Чучкалов исемендәге үзәктә 2,5 меңнән артык махсус операция ветераны һәм аларның гаилә әгъзалары сәламәтлеген яхшырткан. “Герои Симбирской земли” региональ программасы – махсус операция ветераннары өчен федераль кадрлар проектының аналогы эшләп килә.

Вәкаләтле вәкил быел төбәктә Россия Дәүләт Думасы депутатларын һәм Ульяновск өлкәсе башлыгын сайлауларны үтә күренмәле, халык өчен уңайлы, иминлекне тәэмин итеп үткәрү кирәклеген билгеләп үтте.