Рамил бәете

Бисмилләһи, дип башлыйм әле,

Һәр дога бит шулай башлана.

Раббым Үзе түземлек бирсен

Балакаен җуйган ата-анага.

Салкын январь аенда,

Рамил, үлем хәбәрең килгәч,

Әти-әниең, туганнарың

Өнсез калдылар, белгәч.

Тетрәнде бөтен халык,

Үкенечле үлем шул.

Кемнең кайчан, ничек үләсен

Аллаһы гына белә шул.

Балакаем, бәхилләшә алмасак та,

Бәхил булышыйк инде.

Аллаһыдан елап сорыйм,

Урының җәннәттә булса иде.

Мәҗлесләреңне уздырдык,

Өстәл тулы сый-хөрмәт.

Кайгыбызны уртаклашкан

Бар кешегә дә зур рәхмәт.

Әти-әнием, еламагыз,

Каберемә су төшмәсен.

Карый торыгыз каберемне,

Чүп үләне анда үсмәсен.

Әти-әнием, төшләрегездә

Кабат әле сезгә кайтырмын.

Гөллиямне, кызларымны рәнҗетмәгез,

Каберемдә тоеп ятармын.

Әти-әнием, Гөллиям, еламагыз,

Аллаһы миңа шулай язгандыр.

Раббым Үзе миңа гомерне

Шулай кыска итеп биргәндер.

Аерылдык, Рамил улым,

Аерылдык шул мәңгегә.

Аллаһы безгә насыйп итсен

Күрешергә җәннәт түрендә.

Улым, инде елың җитте,

Укытырбыз “Ясиннар.

Гөллиянең канаты сынды,

Ятим калды сабыйлар.

Кем уйлаган шулай буласын,

Матур гына парлап яшәгәндә

Гөллиянең ялгыз каласын,

Пар канаты яшьли сынасын.

Язмышлар, сагышлар төрле,

Алар бер-берсенә ошамый.

Аллаһы биргән язмышны

Беркем дә үзгәртә алмый.

Күпме генә еласак та,

Үлемнән котылып булмый.

Аллаһы биргән гомерне

Һич тә озайтып булмый.

Уйламадым һичкайчан

Кинәт кенә үләсемне,

Кызларымны ятим калдырып,

Караңгы гүргә керәсемне.

Гөллия бәгърем, елама әле,

Күз яшеңне тамызма кәфенемә.

Онытма син мине, кайтып йөре,

Гөлләр утырт син каберемә.

Гомер үтәр, таңнар атар,

Сагышка баткан ата-ананы,

Ятим калган балаларны

Кемнәр икән юатыр?

Төне буе елап, серем сөйлим, Рамил,

Синнән калган салкын мендәргә.

Белмим инде, Рамил бәгърем,

Синнән башка ничек яшәргә?!

Балаларга насыйп булмады,

Әти, диеп иркәләнеп үсәргә.

Әтиебез кайда, дигәч,

Белмим нәрсә әйтергә...

Халифә, Индус, сабырлык бирсен

Сезгә авыр кайгыга түзәргә.

Аллаһы насыйп итсен ике ятимәгә

Җан җылыгызны тоеп үсәргә.

Гөллия балакаем, исән бул,

Кызларыңны үстереп,

Шатлыкларын күрергә

Үзеңә насыйп булсын.

Балакай, күз алдында тора

Гәүдәң, елмаеп керүләрең.

Аллаһы гына белә, балакаем,

Синең өчен үзәгем өзелгәнен.

Раббым, ярдәмең бир

Авыр кайгыга түзәргә.

Кызларыма насыйп булмады шул

Ата назын тоеп үсәргә.

Хәлимә САФИУЛЛИНА,

Яңа Малыклы районы,

Өчкаен авылы.