Бәрәкәтле, бөек һәм изге Рамазан ае
Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рәхим!
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле җәмәгать, бүгенге вәгазебез Рамазан аенда ураза тотуның әһәмияте хакында булыр.
Абдуллаһ бине Үмәр бине әл-Хәттабтан (р.а.) Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе хакында тапшырыла: “Ислам дине биш баганага нигезләнгән: Аллаһыдан башка илаһы булмавына һәм Мөхәммәд (с.а.в.с.) Аллаһының Рәсүле булуына иман китерү, намаз уку, Рамазан аенда ураза тоту, бай кешеләрнең зәкят түләве (зәкят – сәдаканың мәҗбүри төре) һәм мөмкинлеге булган кешегә хаҗ кылу” (Сәхих әл-Бохари).
Әлеге хәдистә Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) безгә Рамазан аенда ураза тоту динисламның бер нигезе икәнлеген күрсәтә. Әшхәдү ән Ләә иләәһә ил Аллаһ үә әшхәдү әннә Мүхәммәдән абдүү үә рәсүүлүхү дигән сүзләр, ягъни иман кәлимәсе Исламның түшәме – потологы булса, намаз уку, ураза тоту, зәкят түләү һәм хаҗ кылу динебезнең диварын – стеналарын тәшкил итә.
Мәгълүм булганча, Аллаһы Раббыбыз зәкят түләү белән хаҗ кылуны матди мөмкинлеге булган мөселманнар өчен генә үтәлергә тиешле мәҗбүри гамәл итеп билгеләде. Ә биш вакыт намаз уку белән ураза тоту барлык мөселманнар өчен дә фарыз гамәл итеп билгеләнде. Ни өчен шулай икәнен беләсезме соң? Безнең һәркайсыбыз ике стенага эләгеп торган потолокны күз алдына китерә ала. Бу очракта намаз уку белән ураза тоту стеналар булып исәпләнә. Ә бер стенага гына терәлгән потолок эләгеп тора аламы? Эләгеп торырга мөмкин, ләкин озак түгел.
Әлһәмдүлилләһи шөкер, Аллаһының рәхмәте белән изге Коръәни-Кәрим иңдерелгән, ярлыкау һәм мәрхәмәтлелек, зур әҗер-савапларга ирешү ае булган, ураза тоту барлык мөселманнар өчен дә фарыз гамәл итеп билгеләнгән мөбарәк, бәрәкәтле, бөек Рамазан ае башланды. Аллаһы Раббыбыз болай ди: “И, иман китерүчеләр! Сездән алда килеп киткәннәргә (фарыз булып) язылган кебек, сезгә дә (Рамазан аендагы) ураза (фарыз буларак) язылды. Бәлки, тәкъвалык ияләреннән булырсыз!” (әл-Бәкара, 183).
Һәрбер мөселман Рамазан аенда ураза тоту Раббыбыз тарафыннан билгеләнгән фарыз гамәл икәнлеген төгәл белергә һәм моңа инанырга, шулай ук бернинди сәбәпсез ураза тотмау зур гөнаһ икәнлеге, ураза тотуны инкарь итү (отрицание) кешене диннән чыгаруы, имансыз итүе турында белергә тиеш.
Рамазан аенда ураза тоту таң алдыннан башланып, кояш иңгәч тәмамлана, шушы вакыт аралыгында мөселман кешесе ашау-эчү һәм җенси якынлык кылудан тыелырга тиеш.
Ураза тоту кабул булсын өчен берничә мәҗбүри шартны үтәргә кирәк: 1. Ният кылу (мәсәлән, Аллаһы Раббыбыз хакына таң алдыннан алып кояш батканчы Рамазан аеның фарыз уразасын тотарга ният кылам); 2) Сәхәр ашау һәм ифтар кылу вакытын белү; 3) Ураза тотуны боза торган гамәлләрдән тыелу.
Рамазан аенда ураза тоту җенси яктан өлгергән барлык мөселманнар өчен дә фарыз гамәл булып исәпләнә. Әмма Аллаһы Раббыбыз кайбер категория мөселманнарны ураза тоту бурычыннан азат итте: картлыгы аркасында көче җитеп бетмәгән өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм өзлегү яки үлеп китү куркынычы янаган авыруларның ураза тотмау мөмкинлеге бар. Әмма Аллаһы Тәгалә кушуынча, алар фидия сәдакасы (400 сум) бирергә, ягъни уразаның һәрбер көне өчен мохтаҗ мөселманны ашатырга, ифтар кылдырырга бурычлы. Раббыбыз шулай ук сәфәрдәге кешеләрне ураза тотудан азат итте, ләкин сәфәрдән кайткач алар төшеп калган көннәре өчен ураза тотарга тиеш була.
Аллаһы Раббыбызның барлык кушканнарында да зирәклек һәм кеше өчен олуг файда салынган. Шуңа күрә бер ай дәвам иткән ураза тотуның рухи һәм физик файдасына тукталып үтик.
Кешенең иртәдән кичкә кадәр ач торуында нинди зирәклек һәм файда булырга мөмкин инде, дип әйтүчеләр табылыр.
Билгеле булганча, безнең ике дошманыбыз бар: тышкы дошманыбыз – шайтан, эчке дошманыбыз – нәфес. Алар бөтен көчләрен куеп, безнең фани һәм бакый дөньябызны җимереп ташларга тырышалар. Аллаһы Тәгаләне зикер кылып һәм шул рәвешле үзебездән ерагайтып, тышкы дошманыбыз – шайтанны җиңәргә мөмкин. Ә эчке дошманыбызны – нәфесне җиңү, йөгәнләү өчен аны һәрдаим тәрбияләргә кирәк. Ягъни барлык тере җаннарга да хас булган хайвани теләкләрдән – ашау, эчү һәм җенси якынлык кылу теләгеннән аны мөмкин кадәр читләштерергә кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә акыл нигъмәте биргән һәм башка җан ияләреннән шуның белән аерылып торабыз. Раббыбыз биргән акылыбызга таянып, үзебезне хайвани, түбән теләкләрдән тыя алсак, рухи яктан күпкә өстен булырбыз һәм Аллаһының буйсынучы колларына, нәфесләре бөтенләй булмаган фәрештәләренә якынаербыз. Мөселманның ураза тоту юлы белән үзенең нәфесен өйрәнү, якынрак белү мөмкинлеге бар. Хәдисләрдән билгеле булганча, Рамазан аенда Аллаһы Раббыбыз шайтаннарны чылбырларга богаулый һәм кеше нәфесе белән үзе генә кала. Ул аны бөтен яктан өйрәнеп, зәгыйфь урыннарын ачыклый һәм алдагы унбер ай дәвамында аларны төзәтү өстендә эшләргә ниятли. Ураза тотуның рухи яктан тагын бер зур файдасы бар – мөселманнар ачлык һәм сусауның тәмен татып, мохтаҗлыкта яшәүчеләрнең хәлен аңлыйлар һәм мул итеп биргән сый-нигъмәтләр, рәхәтлекләр өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга өйрәнәләр.
Рамазанда ураза тотуның физик файдасына килгәндә, сәхәргә кергән мөселман организмына үзенә күрә ял биреп, төрле шлаклар һәм паразитлардан чистарыну мөмкинлеге тудыра. Теләсә нинди завод яки автомобиль өзлексез, ватылмыйча эшләп торсын өчен аларга профилактика яисә ремонт ясыйлар. Адәм баласы белән дә шундый ук хәл – сихәтләнү, яңару, яңадан аякка басу өчен организмга елына бер тапкыр ял бирергә кирәк. Галимнәр раславынча, ураза тоту бөтен организмга уңай йогынты ясый. Күптән түгел табиблар ураза тоту нәтиҗәсендә баш миендәге клеткаларның яңаруын ачыклаганнар.
Ә шулай да, Рамазан аенда ни өчен ураза тотарга кирәк соң? Әбү Хүрәйрәдән (р.а.) тапшырылганча, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Аллаһы әйтте: “Адәм баласы, ураза тотудан кала, теләсә нинди гамәлне үзе өчен кыла. Чөнки, хаклыкта, ул (ураза тоту) – Минем хакка, һәм Мин аның өчен әҗер-савапны Үзем бирермен...” (Сәхих әл-Бохари).
Әлеге хәдистән күрүебезчә, Рамазан аенда ураза тоткан өчен әҗер-савапны Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә Үзе бирәчәк, әлеге әҗер-савап турында Раббыбыздан башка беркемгә дә билгеле түгел. Ураза тоту – ул безнең ни дәрәҗәдә ихлас булуыбызны һәм Раббыбызга буйсынуыбызны, икейөзлелек (монафыйклык) һәм күз буяу өчен генә эшләүдән ерак икәнлегебезне күрсәтә.
Аллаһы Раббыбыздан изге Рамазан аенда барлык мөселманнарны да гафу кылуын, ярлыкавын, безгә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булуын догалар кылып сорыйбыз!
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.