20 март – Ураза бәйрәме

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсе мөселманнары!

Сезне изге Рамазан ае тәмамлануы һәм Ураза бәйрәме килеп җитүе уңаеннан тәбрик итәм! Бу – хәйриячелек белән шөгыльләнү, гаилә белән очрашу һәм игелекле гамәлләр кылу өчен менә дигән мөмкинлек.

Ульяновск өлкәсе мөселман оешмаларының тырышлыгы аркасында төбәгебездә өзлексез конфессияара коммуникация һәм мәдәниятләрнең бер-берсен баетуы бара. Бу милләтара татулыкны ныгыта, Россия халыкларының бердәмлеге елында монысы аеруча да мөһим.

Кадерле дуслар! Әлеге күркәм бәйрәм һәрбер йортны күңел җылысы һәм шатлык белән тутырсын. Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.