Ульяновск өлкәсе ифтары – ифтар дипломатиясе үрнәге

13 мартта Ульяновск шәһәренең иң зур спорт корылмасында – “Волга-Спорт-Арена” боз сараенда хәзер инде традициягә кергән өлкә ифтары узды. Күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесендә быел дүрт меңгә якын мөселман кардәшебез катнашты.
Мөфтият белән “Сембер” бизнес-клубы өлкә ифтарына әзерлек эшләрен узган елның ахырында ук башлап җибәрделәр. Декабрь аенда Губернатор урынбасары Александр Коробко, өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин һәм төбәгебез башлыгының тышкы икътисади мәсьәләләр буенча киңәшчесе Руслан Гайнетдинов җитәкчелегендә үткәрелгән оештыру комитеты утырышында спонсорлар җәлеп итү, волонтерлар группасын туплау һәм шәрәфле кунакларны чакыру өчен җаваплы кешеләр билгеләнде. Аннары оештыру комитеты атна саен өлкә мөфтиятенең тарихи бинасында җыелып, көндәлек мәсьәләләрне хәл итте. Уртак тырышлыкның нәтиҗәсе күзгә күренерлек: “Сембер” бизнес-клубы активистлары һәм милләтебез, динебез язмышына битараф булмаган эшмәкәрләр өлкә ифтары фондына ике миллион сумга якын акча күчергәннәр. Тагын бер сөенечле хәбәр: узган елларда волонтерлар төркеме чит илләрдән килеп бездә белем алучы мөселман яшьләреннән тупланса, быел волонтерларның күпчелек өлешен үзебезнең татар егет-кызлары, нигездә, “Сембер мирасы” оешмасына йөрүчеләр тәшкил иткән. Дүрт меңгә якын кешегә исәпләнгән бәйрәм табынын әзерләү мәшәкатьләре менә шушы уңган, булдыклы яшьләребез җилкәсенә төште. Бу – имамнарыбызның дистә еллар дәвамында халык, яшьләр арасында аңлату эшләре алып баруының нәтиҗәсе, әлһәмдүлилләһи шөкер, иманлы егет-кызларыбыз буыны үсеп җитте, ди мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин.
Күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесенә региональ диния нәзарәте карамагындагы барлык мәчетләрдән дә вәкилләр, милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре, СВОда – махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, татар автономиясе активистлары чакырулы иде. Ә шәрәфле кунаклар арасында Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Иран Ислам Республикасының Казандагы консулы Мансур Хоссейни, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Ульяновск автомобиль заводы генераль директоры Илнур Сәхәбиев, Ульяновск өлкәсе хәрби комиссары полковник Ринат Аминов, шәһәр Думасы рәисе урынбасары Алсу Айзатуллина, өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин, шулай ук Удмуртия һәм Чувашия республикаларыннан, Татарстанның Чүпрәле, Апас районнарыннан килгән делегацияләр бар иде. Апас районы вәкилләре – СВОга җибәрү өчен маскировкалау челтәрләре үрүче хатын-кызлар Ульяновск ифтарының югары дәрәҗәдә узуына соклануларын белдерделәр һәм аларга бөтен яктан ярдәм күрсәткән волонтер егет-кызларыбызга рәхмәт әйттеләр.
Өлкә ифтары узган елның җәендә “Болгар заставасы” тарихи-туристлык комплексында үткәрелгән “Татар азаны” конкурсы, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте тарихы һәм Сембер-Ульяновск төбәгендә Ислам диненең торышы турында видеофильмнарны карау белән башланып китте. Аннары Ульяновскиның “Биләр” мәдрәсәсендә Коръән-хафиз булырга әзерләнүче шәкертләр барлык мөселманнар өчен дә изге Коръәни-Кәримнән сүрәләр һәм аятьләр укыдылар. Аларның остазы – мәдрәсә ректоры Фәнис хәзрәт Гиниятуллин тоткан уразаларның, үткәргән ифтар ашларының кабул булуын, шулай ук ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп дога кылдырды. Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков башкаруында яңгыраган “Хуш киләсең, Рамазан!” һәм “Кадер киче” дип исемләнгән җырлар күпләрне яшәү мәгънәсе, изге аебызның санаулы көннәре бик тиз үтеп китүе хакында уйланырга мәҗбүр иткәндер, мөгаен.
Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин ифтар ашында катнашучыларны сәламләп, төбәгебезнең барлык мәчетләрендә дә авыз ачу мәҗлесләре уздырылуы, анда район хакимияте башлыкларының катнашуы турында сөйләде. Ә өлкә ифтарын быел да Губернаторыбыз Алексей Юрьевич Русских һәм юмарт эшмәкәрләребез ярдәмендә оештырдык, диде мөфти хәзрәтләре. Ул дини эшләрдә актив катнашучыларга нәзарәтнең бүләкләрен тапшырды. “Өмет” газетасы редакциясе өлкә мөселманнары алдындагы казанышлары өчен “Әл Игътисам” – “Ихласлык” медале белән бүләкләнде. Менә егерме елга якын атна саен газетабыз битләрендә җомга вәгазьләрен бастыруыбыз мөфтият тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде. Мөселман кардәшләребезне корбанлык сарыклар белән тәэмин итеп торучы эшмәкәр Наил Музяфаров та шундый ук медальгә лаек булды. Өлкә ифтарының поварлары һәм волонтерлары Хәйдәрали Махмадҗонов, Таһир Зайналобудинов, Сәидҗон Каримов, Фәрхадҗон Рахманов һәм Марат Ахмеров мөфти кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар.
Өлкә Губернаторының тышкы сәүдә һәм икътисади үсеш буенча киңәшчесе Руслан Гайнетдинов Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү ниятендә өлкә ифтарын оештыруда катнашучыларга – “Сембер” бизнес-клубы активистларына, меценатларга һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләренә, хәзрәтләргә һәм Ульяновск мөфтиятенә рәхмәт сүзләрен ирештерергә ашыкты.
“Бүгенге мәҗлесебез Россиянең нәкъ үзәгендәге Исламның меңьеллык традицияләре гаиләне, җәмгыятьне, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерүен күрсәтә. Күмәкләшеп авыз ачуның төп мәгънәсе хәлле, акчалы кешеләрнең мохтаҗларны табын артына җыеп ризык белән сөендерүеннән гыйбарәт”,- диде Руслан Шәвкәт улы.
СВОның утлы юлларыннан узган Суворов медале кавалеры, танылган спортчы Солтан Зәйдуллин мөселман кардәшләребезне тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә, сугыш кырындагы егетләребезне онытмаска, аларга һәрьяклап ярдәм итәргә өндәде. Ә Россия Федерациясе Кораллы көчләре һава-десант гаскәрләренең имам-ахуны Али Шамшетдинов ифтарда катнашучыларга юллаган видеоролигында явыз шайтанга – неонацистларга каршы сугышта җиңү барыбер безнеке булачагына ихластан ышануы хакында белдерә. Биредә передовойда – алгы сызыкта мөселман ир-егетләре Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инанып, Туган ил, традицион ислам кыйммәтләрен саклап калу өчен батырларча сугышалар, диде Али хәзрәт.
Ульяновскиның “Сальсабиль” балалар үсеше үзәгендә белем алучы сабыйлар “Әмәнтү билләһи” дип аталган нәшидне башкарып, Фәнис хәзрәт Гиниятуллин Рамазан аеның, Кадер кичәсенең фазыйләтләре турында вәгазь сөйләгәннән соң, өлкә ифтарында беренче тапкыр мөфтиебез Илдар хаҗи инициативасы буенча Гомрә хаҗына бару өчен ике юллама уйнатылды. Ульяновск шәһәрендә яшәүче Рим Әхтәм улы Шәрипов белән Минневәгиз Минневазыйх улы Закиров путевкага ия булу бәхетенә ирештеләр. Алар икесе дә изге Мәккә җирләренә шәхсән үзләре барырга җыенулары турында хәбәр итте.
Ифтарыбызның шәрәфле кунагы – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та семберлеләргә бүләкләр алып килгән иде. “Чәкчәк” кафесы директоры Эльмира Ахметзянова, “Дворянская” агрофирмасы директоры Камил Бирюков, Ислам бизнесы халыкара ассамблеясенең Ульяновск өлкәсендәге вәкиллеге җитәкчесе Җәмил Хайруллов белән “Фабрика снов” компаниясе генераль директоры урынбасары Абдурахман Альтапов конгрессның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
“Ульяновск өлкәсе ифтары – ифтар дипломатиясе үрнәге ул. Бары тик Ульяновскида гына өлкә мөфтияте белән “Сембер” бизнес-клубының власть органнары, Губернатор белән уртак тел табып эшләве нәтиҗәсендә ел саен дүрт мең кешегә исәпләнгән ифтар уздырыла. Башка бик күп регионнардан аермалы буларак, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских шәхсән үзе һәр елны ифтарга килә һәм мөселманнар белән бергә утырып ифтар ашы белән сыйлана. Шуңа күрә башка төбәкләр сезгә сокланалар, сездән үрнәк алып, үзләрендә дә күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесләре үткәрәләр”,- диде Васил Шәйхразыев.
Өлкә Губернаторы Алексей Русских мөселман җәмәгатьчелегенең төбәгебез үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте һәм якташларыбызга һәрьяклап риясыз ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
“Илебез Президенты агымдагы елны Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан итте. Һәм бүген бергә һәм бердәм булуыбызны аеруча сизәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына булышлык күрсәтүегез өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә. Ватаныбыз сакчыларына сәламәтлек, уңышлар, җан тынычлыгы телибез һәм һәркайсының җиңү шатлыгы белән кайтуын түземсезлек белән көтәбез. Хәзерге катлаулы чорда бөек, изге эш тирәсендә берләшеп, безгә бергә булырга кирәк”,- диде төбәгебез башлыгы.
Губернатор Ульяновск өлкәсе территориясендә рухи-әхлакый традицияләрне саклап калып үстерүгә өлеш кертүләре, нәтиҗәле иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлекләре өчен Көнбатыш мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Гизатуллов белән “Сембер” бизнес-клубы әгъзасы Рәшид Сулеймановка, шулай ук “Сәдака” хәйрия фонды директоры урынбасары Фәрит Галяутдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды.
“Ләйли Җамал” мәчете шәкерте Адель Айзятов татар мәкаме белән азан әйтеп, шифалы “Зәм-Зәм” суы белән авыз ачканнан соң, өч меңнән артык мөселман кардәшебез тигез сафларга бастылар һәм өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин җитәкчелегендә ахшам намазын укыдылар.
Аннары дин кардәшләребезне ифтар табыны көтә иде. Алар махсус билгеләнгән урыннарга рәт-рәт тезелеп утырып, хәләл ризыклар - телеңне йотарлык тәмле итле пылау, өчпочмак һәм чәкчәк, шулай ук җиләк-җимешләр, хуш исле татар чәе белән сыйландылар. Ифтар ашы “Биләр” мәдрәсәсе мөгаллиме Рөстәм хәзрәт Дәвлетбаевның дога кылдыруы белән тәмамланды.
“Мөселманнарның бердәмлеген, татар эшмәкәрләренең юмартлыгын, волонтерларыбызның киң күңелле, ярдәмчел булуын, өлкә җитәкчелегенең дөрес, уйланылган милли һәм дини сәясәт алып баруын ачык күрсәтүче быелгы ифтарыбыз да тарих сәхифәләрендә үз урынын алды. Хәзер инде меценатларыбыз белән бергә киләсе ел ифтарына җиң сызганып әзерләнә башлыйбыз”,- ди “Сембер” бизнес-клубы җитәкчесе Эльмира Алиакберова.
Исхак ХӘЛИМОВ.