Үрнәк алырлык хатын-кызларыбыз

Губернатор Алексей Русских “Россия хатын-кызлар союзы”ның Ульяновск бүлекчәсе активистлары белән очрашты. Киңәшмәдә уртак эш юнәлешләре һәм балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү чаралары билгеләнде.

Төбәгебез башлыгы хатын-кызларга һәрьяклап ярдәм күрсәтүләре һәм иҗтимагый тормышка зур өлеш кертүләре өчен бүлекчә әгъзаларына рәхмәт белдерде.

“Махсус хәрби операциянең беренче көннәрендә үк сез сугышчыларга булышлык күрсәтү буенча системалы эшкә керештегез. Хатын-кызлар көндәлек режимда маскировкалау челтәрләре үрәләр, азык-төлек наборлары җыялар, сугышчыларыбызга озату өчен гуманитар йөк әзерлиләр. Гуманитар йөк передовойга һәм Курск өлкәсендә, Луганск халык республикасында яшәүчеләргә озатыла. Бүлекчә вәкилләре инвалидлыгы булган хатын-кызларның, СВОда катнашучылар гаиләләренең, күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрнең, өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының хәлләрен белешеп торалар. Алар системалы рәвештә ярдәм күрсәтеп, ситуациягә тирәнтен төшенәләр һәм һәрбер конкрет кешегә игътибар бирәләр”,- диде Алексей Русских.

“Россия хатын-кызлар союзы”ның Ульяновск региональ бүлекчәсе демография, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм экология өлкәсендәге илкүләм проектларны тормышка ашыру максатында социаль инициативаларга актив рәвештә булышлык күрсәтә. Бүлекчә вәкилләре хатын-кызлар эшмәкәрлеге һәм социаль инициативаларга булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән карарларны әзерләүдә катнашалар.

Социаль үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Ульяновск өлкәсендә балалы гаиләләргә ярдәм итүне күздә тоткан 50дән артык чара гамәлдә, шуларның җидесе быел “Гаилә” илкүләм проекты кысаларында кертелгән. Хәзерге вакытта СВОда катнашучыларның сигез меңнән артык гаиләсенә дәүләт тарафыннан социаль ярдәм күрсәтелә. Дүрт мең тирәсе гаилә – балигъ булмаган балалы гаиләләр. Алар финанс һәм финанс булмаган ярдәм алып торалар.

Әлеге мәртәбәле чарада танылган милләттәшләребез - Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина һәм кунакханәләр челтәре директоры Гөлнара Гиниятуллина катнашты. “Россия хатын-кызлар союзы”ның төбәк бүлекчәсен Ульяновск шәһәр Думасы рәисе урынбасары Алсу Айзатуллина җитәкли.