Махсус операциядә катнашучы гаиләсенә – торак сертификаты
Ульяновск мэры Александр Болдакин тагын бер яшь гаиләгә торак сертификаты тапшырды. Әлеге гаиләнең башлыгы махсус хәрби операциядә катнаша.

Ильяс Сахабутдинов 2022 елның сентябрендә өлешчә
мобилизация буенча СВО зонасына китә. Хәзер ул Орехов юнәлешендә Запорожье өлкәсендә
контракт буенча хезмәт итә. Хатыны Фаинә бала карау буенча отпускыда – уллары
Кемалне тәрбияләп үстерә.
Сахабутдиновлар 2024 елның ноябреннән “Россия
Федерациясе гражданнарын һәркем алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь
хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасында катнаша. Социаль түләүне алар
фатир өчен ипотека кредитын каплауга юнәлтергә ниятли.
“Дәүләт программасында торак шартларын яхшыртуга
мохтаҗлык кичергән һәм керемнәре җитәрлек дәрәҗәдә булган 35 яшькә кадәрге яшь
гаиләләр катнаша ала. Со
циаль ярдәм күрсәтү чарасы Россия
Федера
циясе Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә
тормышка ашырыла”,- диде шәһәребез башлыгы.
Льгота шартлары буенча торак сертификатын торак
сатып алуга яки төзүгә, торак кредиты алган вакытта беренчел взносны түләүгә,
бурычның төп суммасын каплауга һәм торак кредиты буенча процентлар түләүгә
юнәлтергә мөмкин.
Ульяновскида
әлеге ярдәм
чарасы 2006 елдан тормышка ашырыла. Шушы вакыт эчендә 563 гаилә социаль түләүне
алырга өлгергән инде.