Эшлекле хатын-кызлар форумы

Губернатор Алексей Русских Ульяновск өлкәсенең эшлекле хатын-кызлары форумында катнашты. Гүзәл затларга видео-сәламләү белән Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко мөрәҗәгать итте.

Пленар утырышта эшмәкәрләргә булышлык күрсәтү һәм инициативаларны тормышка ашыру чаралары каралды. Хатын-кызлар шулай ук үзләренең социаль һәм белем бирү проектларын тәкъдим иттеләр.

“Барлык инициативаларны да тормышка ашыру юлларын табачакбыз. Мәсәлән, махсус операция ветераннарына ярдәм итүне, хатын-кызлар сәламәтлеген саклауны, мәктәп эшмәкәрлеген үстерүне, балаларны сәламәтләндерүне, җиңел промышленность үсешен, креативлы индустрияләрне алга җибәрүне күздә тоткан проектлар бар. Үз эшен башлап җибәрүче эшмәкәрләргә аеруча игътибар бирергә кирәк - старт алганда аларга соцконтракт кебек дәүләт ярдәме инструменты бик нык булыша. Шулай ук хатын-кызлар эшмәкәрлеге буенча Иҗтимагый совет булдыру турында карар кабул ителде. Ул даими нигездә эшләп, барлык идеяләр һәм тәкъдимнәрне, проблемалы мәсьәләләрне өйрәнәчәк һәм хәл итү юлларын билгеләячәк”,- дип ассызыклады Алексей Русских.

Әлеге чарада 1,5 меңнән артык кеше катнашты. Ульяновск өлкәсе эшлекле хатын-кызларының 10 нчы форумы “Нәтиҗәле һәм конкурентлы экономика” илкүләм проекты кысаларында үткәрелде. Ул РФнең Федерация Советы канаты астында өлкәнең “Мой бизнес” үзәге тарафыннан оештырылган иде.