Шамил Латыпов истәлегенә

Ульяновскиның Россия Герое Д.С.Кожемякин исемендәге 48 нче урта мәктәбендә Шамил Яков улы Латыпов истәлегенә стенд ачу тантанасы узды.

“Мин синең белән горурланам, Россия солдаты!” дип аталган тантаналы чарада Законнар чыгару Җыелышы һәм шәһәр Думасы депутатлары, “Боевое братство” оешмасы һәм ветераннар Советы вәкилләре, Шамил Яков улының туганнары һәм якыннары, педагоглар һәм укучылар катнашты.

Шамил Яков улы нәкъ менә шушы уку йортында үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнашкан, Батырлык дәресләре үткәргән, яшьләрдә патриотлык һәм тарихыбызга хөрмәт тәрбияләп, үзенең белеме һәм тормыш тәҗрибәсе белән бүлешкән.

Тантаналы чарада катнашучылар Ватанны саклаучы юлын чын фидакарьләрчә үтеп, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәм махсус хәрби операция барышында сугышчан бурычларын үтәгәндә Туган ил хакына газиз гомерен биргән Шамил Латыпов турында истәлекләре белән уртаклаштылар

“Шамил Яков улы “Боевое братство” ветераннар оешмасының безнең райондагы филиалы җитәкчесе буларак ватандашларыбыз күңелендә якты эз калдырды. Геройның тормыш юлы батырлык, ныклык һәм патриотлык үрнәге булып тора. Аның турында истәлекләр безне барыбызны да игелекле эшләргә һәм Туган илебезгә хезмәткә илһамландырсын, аны белүчеләр һәм хөрмәт итүчеләр күңелендә һәрчак саклансын иде”,- ди Тимерьюл район хакимияте башлыгы Алмаз Иматдинов.