Фермерлар саны арта

Өлкә фермерлары съездында 2025 елга нәтиҗә ясалды һәм агымдагы елга планнар билгеләнде. Фермерлар форумында Губернатор Алексей Русских катнашты.
“Безнең өлкәдә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә финанс ярдәме күрсәтүнең 40тан артык юнәлеше гамәлдә, фермерлар алардан актив рәвештә файдалана. Үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр өчен уку-укыту программалары бар. Моңа кадәр авыл хуҗалыгына гомуми программалар кысаларында ярдәм күрсәтелсә, быелдан башлап дәүләт ярдәме адреслыга әверелде. Быел “Кече агробизнес үсеше” федераль проекты старт алды, ул фермерларга, кооперативларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышлык күрсәтүне күздә тота. Шулай ук быел дәүләт ярдәме күрсәтүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керә - әлегә кадәр грантлар системасында катнашмаган фермер хуҗалыклары гына ярдәм алу мөмкинлегенә ия булачак”,- дип белдерде Губернатор.
Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсе фермерлары төбәктәге чәчүлек мәйданнарының 28%ын эшкәртә, 24% - ашлыкны, 49% - шикәр чөгендерен, 33% - көнбагышны, 16% - яшелчәләрне һәм 12% сөтне, шулай ук бөтен товарлы балыкны җитештерә. Ягъни өлкәбездә эшләнгән барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 16 процент чамасы (15 миллиард сумлык) фермерлар өлешенә туры килә. Бу күрсәткеч буенча безнең фермерлар Идел буе федераль округы төбәкләре арасында җиденче урында тора.
Төбәкнең фермерлар бергәлеге җитәкчесе Сергей Черкасов белдерүенчә, хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсе территориясендә 1077 фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген алып бара, шуларның 148е быел оешкан.
“Ульяновск өлкәсендә фермерлык - динамикалы рәвештә үсеш юлыннан баручы сектор, ул кече агробизнеска ярдәм күрсәтүнең флагманы булып тора. Фермерның уңышлы эшләве дәүләт ярдәменә, яңа шартларга яраклашуга һәм базарда уникаль урыныңны табуга бәйле. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны крестьян-фермер хуҗалыкларына әверелдерү - күп кенә уңышлы эшләүче аграрийларның классик үсеш юлы. Бу адым бизнесның масштабын киңәйтү, продукцияне рәсми рәвештә сату, дәүләт грантлары, субсидияләр һәм льготалы кредитлар алу мөмкинлеге бирә”,- ди ассоциация җитәкчесе.