СВОга булышлык күрсәткән өчен

Ульяновск районының “Оптимисты” ТОСы рәисе Ришат Арсланов “СВОга булышлык күрсәткән өчен” медале белән бүләкләнде. Илебез язмышына битараф булмаучы кешеләрдән торган безнең бөтен командага бирелгән бүләк бу, ди ул.

“Игелеклелек һәм мәрхәмәтлелек россиялеләрнең генотипына салынган. Минем бурычым - эшне оештыру, кызыксындыру, шәхси үрнәгем белән инандыру. Шунысы шатландыра: күпчелеге сугышчыларыбызга ярдәм күрсәтү кирәклеген аңлый”,- ди Ришат Абдулхак улы.

“Оптимистлар” февраль аенда гына да 25 маскировкалау челтәре үргән, 66 нашлемник теккән, йөзләгән порция сублимацияләнгән продуктлар әзерләгән, гигиена әйберләре һәм җылы киемнәр, башка бик күп нәрсәләр сатып алган. Актив хатын-кызлар иртәдән кичкә кадәр, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшлиләр. Әлеге хәрәкәткә өйдә утыручылар да кушылган - челтәрләр үрәләр һәм халыктан ярдәм җыялар.

Ришат Арсланов 8 март алдыннан “Оптимистлар”ның гүзәл затларын бәйрәм белән котлады - команданың 90 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.

“Битараф булмавыгыз һәм дөньяны яхшыртырга тырышуыгыз өчен рәхмәт сезгә”,- ди ул.