Ватанны саклау - изге эш

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Фәнис Рәмис улы Мухаметов белән очрашу узды.

Әлеге очрашу “Класслы очрашулар” проекты буенча үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатында оештырылган иде.

Фәнис Рәмис улы Мухаметов Туган илне ярату һәм аның алдындагы изге бурычны үтәү кирәклеге, шулай ук СВО зонасындагы хезмәте, көн саен очрашырга туры килгән авырлыклар һәм сынаулар, сугышчан иптәшләренә таяну, үзара ярдәмләшү тәҗрибәсе турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Малайлар һәм кызлар Ватан героен игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Урта Исәнтимер мәктәбенең педагогик коллективы вакыт табып очрашуга килүе, сугыш кырында батырлык һәм тәвәккәллек үрнәге күрсәтүе, илебез өчен мөһим тарихның бер өлеше белән бүлешүе, Туган илне ахыргача сакларга әзер булуы өчен Фәнис Рәмис улына рәхмәт белдерә.