Хәләл

Хәләл, хәләл ризык... Бу сүзләр миңа балачактан ук таныш. Соңгы вакытта алар халык теленә тагын кулланышка керделәр.
Сарманда супермаркетлар, бүтән азык-төлек кибетләре дә күп. Яңа гына “Находка” дигәне ачылды. Анда хуҗалык өчен кирәк-яраклар да сатыла. Быел кыш башында кар күп яуды, суыклар да булачак дигәннәр иде. Аягыма киез итек булмасмы дип, шунда киттек. Ишегеннән килеп керүгә, каршы як стенасының иң югары киштәсендә торган кер юу порошогына күзем төште. Казанда җитештерелгән икән. Зур хәрефләр белән “Зифа” дип язылган исеме өстендә “хәләл” дигән сүз дә бар. Алай икән?!
Азык-төлек кибетләренең барысында да диярлек хәләл сүзе астында ит ризыклары сатыла башлаган иде инде. Тирә-як төбәкләрне тавык ите продукциясе белән тәэмин итеп торучы “Чаллы-бройлер” комбинатының да Сарманда кибете бар. Анда, бәясе югарырак булса да, хәләлен күбрәк алалар ди (хәләл булмаган түшкәләр дә сатыла). Шуңа бәйле ниләр, нинди ризыклар хәләл икән дип кызыксындым. Җавабын күп кенә чыганаклардан эзләп карадым. Бары тик - мин кечкенәдән хәләл ризык ашап үскәнмен икән дигән нәтиҗәгә килдем.
Ислам дине рөхсәт иткән, шәригать законнары буенча җитештерелгән һәм әзерләнгән, экологик яктан чиста ризык хәләл була ди.
Татарстанга чиктәш, заманында 7 мәхәлләле бик зур татар авылында туып үстем. Бабаларым укымышлы зыялылар нәселеннән. Әтием белән әнием дә авыл мәдрәсәсендә белем алганнар. Аннан соң Ульяновск шәһәрендә укытучылыкка укыганнар. Әнием ягыннан Шәфигулла бабам белән әтием Нурмөхәммәт сугымчылар иде. Авылыбыз халкы “куллары тәмле” дип, аларны мал чалырга йөртте.
Әтием гомеренең соңгы көненә кадәр (75 яшьтә бакыйлыкка күчте) мал-туар, кош-корт асрады. Аларны бары тик табигый ризыклар гына ашатып үстерде. Ихатабызда малларны билгеле бер чиста урында махсус үткен пычак белән чалды. Сак кына аякларын бәйләп, башын кыйблага каратып яткыргач, тиешле догасын укый иде. Мал бит куркып кала, стресс кичерә. Шул вакыт эчендә ул күпмедер тынычлана. Аңа хәтта пычакны да күрсәтергә ярамый. Муен артериясен табып кискәч, кан үз уңаена чыгып бетәргә тиеш икән. Шул чакта гына мал ите тәмле дә, хәләл дә була ди.
Аллаһка шөкер, ата-бабаларыбыздан килгән Ислам дине йолаларын, гореф-гадәтләрен онытмыйбыз. Яшьлектә беләкләрдә көч, дәрман барда хуҗалыгыбызда үстерелгән бакча нигъмәтләре дә хәләл булды. Сарман кошчылык инкубаторы чыгарган каз, үрдәк бәбкәләрен, тавык чебиләрен алып үстердек. Ирем Илсөярнең дә кулы тәмле. Өлкән яшькә җиткәч, ризыкларны бәрәкәтле, шифалы булсын дип, кибетләрдән алабыз. Илсөяр: “Гомер буе намуслы хезмәт куеп алган пенсия акчама юнәткән ризык та хәләл”,- ди. Килешәм.
Клара ВӘЛИШИНА-САБИРОВА,
Сарман-Иске Төгәлбуга.