Тырыш һәм бар җиргә дә өлгерә ул

Димитровград шәһәре 3 нче янгын-коткару отрядының ветераннар советы рәисе Азат Абдулла улы Ибраһимов юбилейлы туган көнен билгеләп үтә.

Азат Ибраһимов күңеленә хуш килгән профессияне Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә сайлый. Армиядән соң Свердловскиның пожар-техник училищесына укырга керә. Кулына яңа гына диплом алган яшь белгеч Ульяновск шәһәренең Госпожнадзор идарәсенә инспектор итеп билгеләнә. 1983 елның июлендә аны өлкә эчке эшләр идарәсенең 17 нче хәрбиләштерелгән янгынга каршы частенә начальник урынбасары итеп күчерәләр. Беркүпме вакыт янгыннар сүндерү дежур сменасы җитәкчесенең ярдәмчесе булып эшләп алганнан соң, Димитровград шәһәренә юнәлтәләр. Әлеге кала Азат Абдулла улы өчен кыска гына вакыт эчендә туган шәһәренә әверелә. 2004 елга кадәр ул 3 нче янгын-коткару отряды начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкара, аннары шушы отрядка җитәкчелек итә. Хәзерге вакытта МЧСның ветераннар советы рәисе буларак төрле чаралар оештыра, лаеклы ялга китүчеләрне туган көннәре, юбилейлары белән котлый. Шулай ук шәһәр мәдәният учакларының берсендә иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнергә дә өлгерә. Ә эштән бушаган арада умартачалык белән мавыга.

Тынгысыз йөрәкле Азат Абдулла улы менә ун елдан артык инде без яшәгән йортта “старший по дому” вазыйфасын җиренә җиткереп, бөтен күңелен биреп үти. Авырлыклар белән чыныккан батыр, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, халыкка ярдәмгә ашкынып торучы милләттәшебез подъездларны ремонтлау, тәрәзәләр белән ишекләрне яңартып тору мәсьәләләрен чишү юлларын таба. Аның тырышлыгы аркасында подъездларда светодиодлы лампочкалар куелды, тротуарлар төзекләндерелде, бик тә уңайлы автостоянка булдырылды, йортыбызның түбәсе һәм отмосткалар яңартылды. Хәзер бөтен җирдә матурлык, пөхтәлек, тәртип хөкем сөрә, кыскасы, тел-теш тидерерлек урын юк. Яңартылган балалар мәйданчыгы янында олылар өчен урындыклар куелды. Заманча яктыртылган подъезд һәм гирляндалар белән бизәлгән ишек төбендә ике яклап уңайлы эскәмияләргә утырып эштән соң ял итүе үзе рәхәт. Ә инде видеодомофонлы подъезд ишекләренең уңайлылыгы турында әйтеп торасы да юк.

Форсаттан файдаланып, Азат Абдулла улын юбилее белән котлыйбыз һәм саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы, иман байлыгы, бала-оныкларының игелеген күреп яшәвен телибез.

Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА,

Димитровград шәһәре.